16+

Балык чиренең котырган чагы – май ае

Бүген балыкка барабызмы? Арча шәһәрендә яшәүче Гариповлар гаиләсендә күпчелек иртә әнә шул сораудан башлана.

Балык чиренең котырган чагы – май ае

Бүген балыкка барабызмы? Арча шәһәрендә яшәүче Гариповлар гаиләсендә күпчелек иртә әнә шул сораудан башлана.

Гаилә башлыгы Наил абыйга – 65, Фирая апага исә 61 яшь. Гаилә башлыгы гомерлек балыкчы, ә менә хәләленә бу чир 23 ел элек килеп ябышкан. 

–    Мин Арча кызы, Наил абыегыз Әлкинеке, Алпар авылында су буенда үскән егет. Аларда Чирмешән елгасы ага, элек балыгы да күп иде, дип сөйли. Берсендә шулай ул шаярып чакырганга гына иптәшкә барган идем дә, чире йокты. Саф һавада рәхәт, ял итеп кайтасың икән, мәйтәм, юкка гына балык дип йөгермисең, дим Наилгә. Шуннан гел бергә йөри башладык. Әле бүген, ярар инде, үзең генә бар дигән идем дә, икәү күңелле дигәч, тагын ияреп килдем, – ди Фирая апа.

Мин аларны Арча районының Урта Курса авылы яныннан агучы Кесмәс елгасы өстендә эзләп таптым. Җиделәп балыкчы тезелгән, бер-берсенең ачуын гына китерәләрдер кебек тә, әмма алар киресенчә, үзара хикмәтле дәрәҗәдә дус-тату икән. 

–    68 яшьлек бик һәвәс балыкчы бар – Гадилә апа. Ул да Арчаныкы. Камага кадәр бара, курыкмый. Балык чиертә башласа: “Әйдә килегез, минем янга гына тишегез, бергәләп тотабыз”, – дип бөтенебезне дә үз янына җыя. Киң күңелле, дөнья бәясенә торырлык! – ди Фирая апа. 

Яшьлекләрендә алар Әлки районының Алпар авылында яшәгәннәр. Фирая апаны ул якларга юллама дигәне алып килгән. Наил абый белән 3 бала үстергәннәр.

–    Фирая апагыз хисапчы иде. Мин башта күмәк хуҗалыкта агроном булып  эшләдем, соңрак сельпо рәисе иттеләр. Оешмалар таралгач, Казанга якынрак булган җиргә күчендек – Арча бик матур, – дип сүзгә кушылды Наил абый. 

Көзләр җитеп, кышлар якынайгач, елга өстендәге бозның калынгылы 3 сантиметр булуга балык тотарга керешәләр икән. Язын исә елганың бер ягы боздан ачылып, су ага башлаганчы аю мае сөрткәндәй, гел боз өстендә бөтереләләр. Курыкмыйлар да. Балык тоту чиренең котырган чагы – май ае. Вак балыгы эләгә, ди.

–    Кармакны салып, алып кына торасың, Наил белән икебезгә берәр чиләк балык тотып кайтабыз. Мин аннан бик тәмле консерва ясыйм. Балалар да яратып ашыйлар, күчтәнәчкә дә шул, – ди Фирая апа.

Җәй көне Кесмәс елгасыннан ике килограммлы чуртан тотсалар, быелгы кышта боз астыннан берәр килолысын тартып чыгарганнар. Кыш көне нигездә ваграк балыклар эләгә икән, ләкин балыкчы күңеле шуңа да бик риза. Иң мөһиме, чиертсен генә. Бик кечкенәләрне кире суга җибәрәләр, үссен, диләр. 

–    Эләксә алтышар сәгать боз өстендә без, чиертмәсә ике сәгатьтән үпкәләп кайтып китәбез. Алай да күңел тулы рәхәтлек, сеңлем, балыктан бушанып, канатланып кайтасың. Мунчадан соң яңадан тугандай буласың бит, шуның кебек, – ди Фирая апа.

Ял дигәнен һәркем үзенчә аңлый инде. Кемдер җай чыккан саен чит илләргә йөри, ә Гариповлар гаиләсе әнә балыкка! 

Фирая ападан балык консервасы ясау ысулы:
Ярты литрлы банка төбенә бер аш кашыгы сыек май, 3 кара борыч, 1лавр яфрагы салып, чистартылган балыкны бер рәт тезәбез, дә өстенә пмидор белән болагр борычы кисеп тезәбез, аннан тагын балык. Шул рәвешле банканы тутыргач, капкачын борып ябабыз да, духовкага куябыз. Кайнау кергәч, 200 градус 15 минут пешерәбез дә, мичнең утын кысып, 6 сәгать пешереп бетерәбез. Бик тәмле була ди.   

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading