16+

"Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...

Казанның Уникс концертлар залында Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың "20 ел сәхнәдә" дип исемләнгән зур концерты узды. Яңа программа белән төзелгән концерт бик матур үтте. Илдә  күңелсез вакыйгалар булып торганда да, тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырышып, җыр-моң сөюче тамашачы күп җыелган, алар һәр чыгышны ихластан җылы кабул итте. Кушылып җырладылар да, җырның моңлыларына кушылып еладылар да. "Нинди нечкә күңелле халык яши безнең якларда!" , дип сөенеп утырдым. Тик...

Тик концерт тәмамлангач, киенү бүлмәсендәге бер күренеш күңелемдәге барлык матур уйларымны юкка чыгарды. Тамашачы арасында төрлесе бар икән шул. Киемнәрне алуы бик җайсыз. Халык күп, кайсы каян керүчесе дә, чиратка басканнары да бар. Бер таныш апаның хәле начарланып китте, аннан да түгел, ул чиратны аңлап та өлгермәде, икенче яктан да берле-икеле кеше кергәч, ул да шуннан пәлтәсен алып тизрәк һавага чыгасы итте. Шул арада чираты инде килеп җиткән бер хатын, усал, нәфрәтле чыраен күрсәтеп, әлеге апага кычкыра башлады: "Бар, чиратка бас, әле төштең генә, инде кием аласың киләме?!". Ул апа бит берни әйтми, борылды да чиратның иң арттагы кешесе артына барып басты. Төрле хәлдәге кеше бар, бәлки ул апаның җитди сәбәбе булгандыр киемен тизрәк алырга.

Анысы ярар, бәлки килешмәссез дә минем белән, йөрмәсен хәле булмаса концертта диярсез. Теге кычкыручы хатынның әлеге апаны куллары белән төрткәләве җанны әрнетте. Беләсезме, гаепләмәгез, минем ул хатынга: "нигә төрткәләргә аны, бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде. Аның күзләрендә мәрхәмәтсезлек, явызлык чаткылары күреп, тыелып эндәшми  калдым. Матур гына, итагатле генә дә кисәтү ясап була бит! Ә чит кешегә кул тидерергә, кемнең нинди эше бар?! Шулкадәр тәртипсез очрак бу!

Шушы хатын әнидер, әбидер әле, балалар тәрбияләгәндер. Белмибез бит кешенең эчендә ни барын! Арада балалары ил сагында булучылар, авыручылар да бардыр мөгаен. Бүген син аңа тузынасың, кычкырасың, ә иртәгә ул кешенең язмышы синдә булырга мөмкин. Дөнья күләсә...

Укучыгыз

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит...

    Мөһим

    loading