16+

Бар да үз вакытында. Һәм... вакытлыча

«Эх, нигә студент чагымнан ук эшкә урнашып, зур акча эшли башламадым икән? Аспирантура миңа нигә кирәк булды инде?» – дигән уй килә кайчак үземә. Кем белә, бәлки моңарчы миллионер да булыр идем. Мин генә түгел, күп танышларым шулай фикер йөртә.

Бар да үз вакытында. Һәм... вакытлыча

«Эх, нигә студент чагымнан ук эшкә урнашып, зур акча эшли башламадым икән? Аспирантура миңа нигә кирәк булды инде?» – дигән уй килә кайчак үземә. Кем белә, бәлки моңарчы миллионер да булыр идем. Мин генә түгел, күп танышларым шулай фикер йөртә.

Әлбәттә, узган тормышны, ничек кенә теләсәң дә, кире кайтарып булмый. Без шул вакытта яшибез, шул вакытка хас гамәлләр кылабыз. «Здесь и сейчас» дип язарга ярата бит хәзерге мотиваторлар, асылда, һәркем шушы кагыйдәгә буйсынып яши. Ничек кенә әйләндереп карама, синең һәр көнең «монда һәм хәзер»...

Бүгенге көн студентларына көнләшеп тә, алар өчен борчылып та карыйм. Бер караганда, аларның I курста ук акча эшләү, мөстәкыйль яшәү мөмкинлекләре күбрәк сыман. Кемдер укып та акча эшли югыйсә. Грантлар ота, конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулый, зур стипендияләр алу мөмкинлегенә ия. Аңлашыла ки, андыйлар массачыл күренеш алмый, уникумнар, «акыллылар» күп булырга тиеш тә түгелдер ул. Укуга артык исе китмәгәннәре, «дүртле», «бишле»ләр өчен баш ватып утыр­маучылары официант булып эшли, промоутерлыкка урнаша, өй җыештыру, бала карау кебек хезмәтләрне башкара. СММ хикмәтләрен белгәннәр дәресләрдә кулларына телефон тотып, физик көч кулланмыйча гына үзенә яшәрлек һәм финанс мендәре булдырырлык дәрәҗәдә акча эшләү мөмкинлегенә ия...

Икенче яктан карыйм да, кызганып та куям үзләрен. Дөньядан, кешедән калышмыйм, күбрәк акча эшлим, әйбәтрәк яшим дип, бигрәкләр дә акча һәм... дөнья колларына әверелеп китә кайберәүләр. Фатир, машина алыйм, диңгезләргә барыйм, дөнья күрим дип яши-яши, егетләр ялгыз яшәүне хуп күрә, кызлар, бала чүпрәкләренә күмеләсем килми дигән рухта яшәп, бала назлау, әни булу бәхетеннән мәхрүм кала... Күпчелек ирекле мәхәббәтне өстен күрә. 

Әйе, бар да гармониядә булырга тиеш. Вакытында уку да, эшләү дә, сөю-сөелү дә кирәк шул. Ничек кенә яшәсәк тә, үкенеч булмасын иде. Киләчәктә диюем. Яшьрәк чакта тиешенчә укымаган өчен, яшь чакта дөнья җимертеп эшләмәгән өчен, вакытында өйләнмәгән-кияүгә чыкмаган өчен, үз яшеңдә бала тапмаган өчен. Дөньяны барыбер куып тота алмыйбыз. Ә бәлки, киресенчә, ул безне куадыр. Икенче дөнь­я артыннан...

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading