Балаларны мәктәп яшеннән үк эт һәм мәчеләрне дүрт аяклы дустыбыз дип өйрәтәләр. Дуслык белән дошманлык арасында бер адым икәнен генә искә төшерергә онытабыз, бугай. Соңгы вакытта адәм баласына урамда йөрүче этләр тарафыннан адым саен куркыныч яный...
Әле ярый ярдәм булган!
Узган атнада Казанның Мәскәү районында урамнан барган балага хуҗасыз өч эт һөҗүм иткән. Бәхеткә, янәшәдәге ир-егет ярдәмгә килгән. Бу хәлне йортларның берсенә урнаштырылган видеокамера төшереп алган. Бала этләрдән качарга теләп йөгергән, әмма егылган. Ярдәмгә килүче булмаса, азагы нәрсә булып бетәр иде икән?!
– Без хакимият һәм моның бары административ ягын гына күрәбез. Безнең торак-коммуналь хезмәтләр бүлеге халыктан килгән гаризаларны кабул итеп туплый һәм Торак-коммуналь хезмәтләр комитетындагы хезмәттәшләргә тапшыра, – дип җавап бирделәр бу уңайдан Казанның Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте матбугат хезмәтендә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ел башыннан әлеге район хакимиятенә 348 мөрәҗәгать килеп ирешкән, 188 эт тотылган.
“Гомерем кадерлерәк”
Казанның “Якты алан” торак комплексында яшәүче Динара Әхмәтовага да хуҗасыз этләр белән күзгә-күз очрашырга туры килгән.
– Без бик матур, заманча, тормыш өчен барлык уңайлыклары булган комплекста яшибез. Ләкин соңгы елда кыргый этләр артты. Алар белән ничек көрәшергә дә белмибез. Йортларны да ел буе төзиләр, ә төзүчеләр этләрне территорияне сакларга дип ияләштерә икән. Без балалар өчен бик куркабыз. Өерләре белән килеп чыксалар, зур ир-ат та җиңә алмас иде. Бер көнне үземнең каршыга 9 эт килеп чыкты, бик курыктым. Балалар бакчасы ишек алдына качып өлгердем. Аннан өйгә кадәр каравылчы озатып куйды. Күршебезнең кызын да мәктәптән кайтканда таладылар. Шул вакыйгадан соң да бик күп урыннарга яздык, уңай җавап килгәне юк. Ә этләр үрчүен дәвам итә. Хайваннарны бик яратсам да, кызгансам да, кыргый этләрне йоклату яки махсус приютларга тапшыру яклы. Миңа үземнең һәм балаларымның гомере кадерлерәк, – ди Динара.
Гуманлы юл
2020 елның 1 гыйнварыннан федераль канун нигезендә, йортсыз хайваннарны ату тыела. Бу гамәлне эт яки мәче дәвалап булмаслык дәрәҗәдә авырганда гына эшләргә мөмкин. Башка очракта исә аларны тоталар, стерильләштерәләр, вакцина кадыйлар һәм кире тоткан җиргә кайтаралар. Моның өчен бюджеттан миллионлаган сум акча түгелә. Мисал өчен, 2020 елда хуҗасыз этләрне тоту һәм аларның санын контрольдән чыгармас өчен генә дә 17,5 млн сум акча тотылган.
Стерильләштергән вакытта этләрнең аналык торбалары алынмый. Бу – канун таләбе. Димәк, киләчәктә ул этнең җенес органыннан сыеклык агарга (русча моны “течка” дип атыйлар) мөмкин. Белгәнебезчә, хайваннар парлашкан вакытта яисә балаларын саклаганда аеруча да агрессив. Стерильләштерүнең нәтиҗәсе дә шул кадәр генә булып чыга түгелме?
Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: хуҗасы теләсә нинди операциядән соң этен, мәчесен бала караган кебек карый. Ә йортсыз-җирсез хайваннарның еш гына җөйләре “бозыла” башлый икән. Хуҗасыз хайван булса да, кызганыч бит.
Бу сүзләрне мал табибы Гүзәл Хәмзина да раслады. Аның сүзләренчә, проблема тагын да тирәнгәрәк китә. Бу акчага гына түгел, ә хезмәткәрләрнең җитмәвенә дә бәйле.
Аналык торбаларын бәйләү – ул иң ансат эш. Әмма проблеманы чишү юлы түгел. Андый хайван ауга чыга, әмма үрчеми. Вакыт узу белән ул хайван үләчәк, чөнки аның кан әйләнеше системасы кысыла. Өстәвенә, ул бәйләнгән урыннар бозыла башлый. Аналыкны тулысынча алып ату исә озак үткәрелә торган операция. Ул чыгымлы да. Дәүләтнең, күрәсең, моңа акчасы да юк, белгечләр дә җитми. Тик аналык торбаларын бәйләп куюны гына мин гуманлы юл дип санамыйм. Алай эшләп, хайван күп дигәндә 1,5 ел гына яшәячәк, – дип аңлатты Гүзәл Хәмзина.
Исламдагы караш
Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов Ислам динендә хуҗасыз этләргә, мәчеләргә нинди мөнәсәбәт булуын аңлатты.
– Ислам динендә һәрбер нәрсәгә күркәм, йомшак карарга кушыла. “Кемдер Җирдәге булган җан ияләренә мәрхәмәтле булмаса, Аллаһы Тәгалә аның үзенә мәрхәмәтле булмас”, – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик күп хадисләрендә шундый гыйбарәне китерә. Көннәрдән бер көнне бер кеше су эчәргә дип коега төшә һәм су савыты булмагач, суны аяк киеменә тутыра. Коедан менгәндә кое янында сусаган этнең шатланып басып торганын күрә һәм аңа су эчерә. Пәйгамбәребез һәрбер җан иясенә изгелек кылган өчен Аллаһ сезгә әҗер-савап яза, ди. Гомумән, Пәйгамбәребез, этләрне, песиләрне, җан ияләрен мыскылларга, рәнҗетергә, аштамыйча тотарга, кыйнарга ярамый, ди. Әгәр алдың икән, кеше ул җан иясе өчен җаваплы булырга тиеш. Әгәр дә хайван ерткыч хайваннар кебек кешеләргә ташлана башласа, балаларга, хатын-кызларга һөҗүм итсә, авырулар таратса, ул вакытта аларны юк итәргә була. Андый очракта Ислам дине моңа каршы килми, – дип аңлатма бирде Рамил хәзрәт Ибраһимов.
Этләрне кая “тапшырырга” була?
Авыл җирлекләрендә хуҗасыз этләр проблемасын авыл советы хәл итә. Ә шәһәрләрдә моның белән шөгыльләнә торган махсус оешмалар бар.
Мисал өчен Казанда “Ачык Казан” порталы эшли. Әгәр дә өй тирәгездә хуҗасыз этләрне күрәсез икән, шул порталга кереп, аларны тотарга гариза калдыра аласыз.
Икенче бер ысул – Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак коммуналь хезмәтләр комитетына 5-900-426 номеры аша шалтыратып, этләрне каян тотарга кирәклеген хәбәр итәргә мөмкин.
Лилия Локманова.
Комментарийлар