16+

Баш җитми...

Газетабызның юбилей елында бергәләп «Шәһри Казан»ның еллык төпләмәләрен карыйк, шул еллар авазын ишетик әле.

Газетабызның юбилей елында бергәләп «Шәһри Казан»ның еллык төпләмәләрен карыйк, шул еллар авазын ишетик әле.

Узган ел азык-төлек  143 миллиардлык булган. Сәүдә челтәренә җибәрелгән ит һәм ит ризыклары 60 мең тоннага, сөт һәм аңардан эшләнгән ризыклар – 672 меңгә, он – ярты миллионга, ярма – 256 меңгә, шикәр – 309 меңгә, тоз – 106 мең тоннага, йомырка 227 миллион данәгә артыграк сатылган.

Җитештерү дә күбрәк, сату да артыграк, ә кибет  киштәләрендә  җил уйный. Узган ел халык  тары, арпа һәм  бодай ярмаларына әйләнеп тә карамый иде, быел исә алар талонга  калды. Дөге  буа буарлык иде, бүген аны, талоныңны  тотып,  Казанның барлык кибетләрен йөреп  чыксаң да, таба алмассың. Кибетләрдә йомырка атна-ун көнгә  бер күренә һәм шунда ук су  буе чират баса.

Ни хикмәт? Ни өчен дефицит көннән-көн арта. Югары түрәләр раслаганча, моңа акчасы күплектән «айга сикерүче халык» үзе гаеплеме? Ленин районында 214нче азык-төлек кибете бар. Шунда ноябрь башыннан, ягъни талон кертелгән  көннән, 24 тиенлек икенче сорт он сатылды. 18-20ләре тирәсендә шул районның башка кибетләрендә 26, 41 тиенлек  он сатыла башлагач та, монда үзгәреш булмады. Борчуга төшкән кешеләр минем янга шикаять белән килә башладылар. «Безне ни токмач басарга, ни камыр ашы пешерергә ярамаган  шул он белән калдырырлармы?» – диючеләр дә булды. Эшнең нәрсәдә икәнен белергә теләп, азык сәүдәсе идарәсенә, эшче контрольгә шалтыраттым. Бу сөйләшүдән 15-20 минут үткәч, шикаятьчеләрем хәбәр иттеләр: сатуга 26 тиенлек он чыкты, диләр. Нәкъ менә әкияттәгечә!

...Илдә ризык күп. Кибетләрдә ризык юк. Ни өчен алай, һич кенә дә шуңа баш җитми.


Хәбиб ГОБӘЙДУЛЛИН, 21 декабрь, 1990 ел.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading