Шәһри Казан

Баш мөхәрриребезне туган көне белән котлыйбыз!

Бүген безнең баш мөхәрриребез Сабиров Радик Рәшит улының туган көне! Ничә яшь икәнен әйтмибез,тәбрикләгәндә, шәхсән үзеннән сорарсыз.

Без аны олы йөрәкле,киң күңелле, һәрчак позитив, әдәпле, максатчан  җитәкче буларак кына түгел, ә чын иптәш, барлык сер сыя торган дус һәм ярдәмчел кеше буларак та яратабыз, хөрмәт итәбез! Ул нәкъ бүгенге май көне төсле: алмагач чәчәкләре кебек чиста күңелле дә, кояш сыман ачык йөзле дә, кирәк вакытта "болытлары куерып", безне "җилләтеп" тә ала белә. Әмма чама белән генә. 

Реклама

Радик Рәшит улы! Без сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, күбрәк бәхетле көннәр, хыялларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз! Кызларыгыз уңышлары белән киләчәктә дә сезне бары куандырып кына торсын! Кайгы-хәсрәтләр сезнең адресны белмәсен!

Иң изге теләкләр белән "Шәһри Казан" газетасы коллективы. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: