16+

Башкача мондый горурлык күрмәдем

2005 елның 30 августында Казан шәһәре 1000 еллыгын билгеләп үтте. Улым Рушан белән без дә бәйрәмгә барырга булдык. Маршрутыбызны алдан ук билгеләп куйдык.

Башкача мондый горурлык күрмәдем

2005 елның 30 августында Казан шәһәре 1000 еллыгын билгеләп үтте. Улым Рушан белән без дә бәйрәмгә барырга булдык. Маршрутыбызны алдан ук билгеләп куйдык.

Без Казанга килеп җиткәндә иртә иде әле. Урамда халык бик аз. Трамвайга утырып, Казанның үзәк урамына килдек, метрога төштек. Исәбебез Тукай мәйданыннан Кремльгә бару иде.

«Тукай» станциясе рәсми рәвештә 2005 елның 27 августында ачылды. Аның матурлыгын күреп таң калган идек шул чакта. Стеналарда Габдулла Тукайның шигырьләренә багышланган мозаика белән эшләнгән 22 панно элгәннәр: «Ай белән Кояш», «Таз», «Кичке азан», «Кисекбаш», «Пар ат», «Туган авыл» һәм башкалар. Бер паннода Тукайның портреты. Шулай ук сөекле шагыйребезнең бюсты да бар. Шулай сокланып йөри торгач, күзем рельслар арасына төште: анда зур гына күлдәвекләр җыелып тора. Метроны су басмасмы икән дип уйлап куйдым. Тиз генә меңьеллыкка багышланган жетон сатып алдык та поездга кереп утырдык.

Вагоннар чиста, матур, әмма татар дикторының тукталышларны әйткәндә тавышының чыңгылдап китүе генә (яздырулары шулай булгандыр инде) бераз кәефне төшерде. Кирмән тавы итәгендә урнашкан «Кремль» метро станциясендә төшеп, Казан Кремленә юнәлдек. Аның тарихы шулкадәр бай һәм гыйбрәтле ки, мөгаен, китап язарга мөмкиндер.

«Кол Шәриф» мәчете – Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Ул татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Кол Шәриф исемен йөртә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә ачылды. Мәчетнең сигез манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, лалә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән. «Кол Шәриф» мәчете халыктан җыелган акчага төзелде. Бу мәһабәт бинага минем дә өлешем керде дип сөендем.


Фото: www.kul-sharif.com

Казан буйлап йөрүебезне дәвам иттек: Бауман урамына төшеп киттек. Урамда кеше күзгә күренеп арта башлады. Аннан соң Болак буеннан Камал театры мәйданына киттек. Безнең белән очрашырга Рушанның абыйлары Рөстәм белән Ленар килде. Моңарчы «әни-әни» дип бер алдыма, бер артыма төшкән улым, абыйларын күрүгә, аларга ияреп, мине калдырып китте.

Меңләгән кеше арасында берүзем калдым. Тирәмдә – музыка, җыр, бию. Бер белмәгән кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, елмаялар, Тукай һәйкәле янында шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыйлар.

Мин алдагы елларда да Республика көненә бардым. Бүтән беркайчан да татар халкының шундый күтәренке рухын, татар булганлыгы белән горурлануын күрмәдем.

Шөкер, балаларыбызны татар җанлы, иманлы итеп үстердек. Оныкларыбызда да сабый чактан ук туган телебезгә мәхәббәт уята алсак иде.

Нурания Хәмидуллина, Кама Тамагы районы, Кече Мәрәтхужа авылы.

Төп фото: Илдар Мөхәммәтҗанов фотоархивыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading