Шәһри Казан

Башкорстан татарлары алтын урталыкта яшиләр

Җан тартмаса, кан тарта диләрме әле татарларда. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә әлеге әйтем бик кагыла. Менә Башкортстанда яшәүче Фирдәвес Ганиев гармун, курай, кубыз ясый, үз куллары белән ясаган әйберләреннән музей оештырган, әле шәхси проекты буенча төзелгән йорты Башкортстанда иң матуры дип танылган булган.

Татарстан чигеннән ерак булмаган Краснокама районына паром аша чыктык. Башка төбәк булса да, торак пунктларына керү белән татарлык исе сизелә башлый. Менә без Яңа Мушты авылына килеп җиттек, безнең героебызның йортын күрмичә узып китү мөмкин түгел, чөнки ул чын үзебезчә татар орнаментлары белән бизәлеп эшләнгән.

— Үзегез ясадыгыз мени йортны? – дип, сорадым Фирдәвес абыйдан.

— Ә кем булсын тагын, үзем инде. Башта үзенчәлекле проект сыздым, аннары шуның буенча үз кулларым белән эшләргә керештем. Рәссам булгач, матурлык та өстәдем, төзелеш барышында татар милли бизәкләре еш кулланылды. Әле 1996 елда ул Башкортстанның иң матур йорты дип тә танылды, – дип, горурланып сөйләде Ганиев.

Тышы гына түгел, өйнең эче дә үзенчәлекле. Ишекләре, шкафлары, кием элгечләре, хәтта түшәмнәре агачтан матур итеп эшләнгән. Соңгысын көзгеләр белән баетканнар, яктылык күбрәк булсын өчен икән анысы. Фирдәвес абыйның хатыны Равилә апа белән икәү төшкән фотосыннан күчереп ясала башлаган рәсем күреп алдым. Оныкларының да иҗатка тартымы бар икән, үзе Уфадагы укый, буш вакытында кәгазьгә төрле манзаралар төшерә. Менә бер кайтуында өстәл артында утырган арада әби-бабасының портретын ясап куйган. Фирдәвес абый әйтүенчә, әле ул төгәлләнмәгән, оныгының туган нигезенә кайтып, тагын бер чынаяк чәй эчәсе бар.

Шулай аралашып, музей шикелле бер җиргә дә килеп кердек. Монда Фирдәвес Ганиевның үз куллары белән ясалган әйберләре саклана. Менә ком сәгате белән самавыр күренде, татарларның борынгы төрле уен һәм эш кораллары да, вазалар да җитәрлек, стенада агачтан уелып эшләнгән Башкортстан гербы эленеп тора. Баксаң, остабыз үзе гармун, курай һәм кубыз ясый, тальяннарны ремонтлау белән дә шөгыльләнә. Бөтен әйберләрен сата, заказлар да күп, алучылар да бихисап икән. Шунда Ганиев кулына тальян тотып, матур гына бер татарча көй сузып җибәрде. Әле үз кулы белән ясаган чәчкече ярдәмендә быел язын бакчасында кирәкле эшләрен башкарган. Музее янында ишегалдында ял итү урыны да торгызган, уртасындагы өстәле исә тулаем бер агач икән. Шул арада Фирдәвес абый үзенең остаханәсенә алып кереп китте.

– Сез агачтан төрле әйберләр ясарга кайда өйрәндегез соң?

Реклама

– Минем бабаем бик оста иде, шуннан күчкәндер инде. Мин инде барысын да оныкларыма җиткерергә тырышам. Берсе менә агачтан әйберләр эшли белә, җәен безгә кайткач, аның белән гел шушында ятабыз инде.

– Буш вакытыгыз шушында узадыр инде?

– Көн җитми миңа, кайвакыт төнлә торып та эшлим. Хатыным мондый хәлләргә күнде инде, чөнки илһам килгәндә тырышып калырга кирәк, аннары онытыла да, сүреләсең дә.

Хәләл җефете Равилә апа белән Фирдәвес абый 44 ел бергә торалар. Хуҗалыкларында эшкә дип бергә чыгалар, әле урманга, гөмбәгә еш йөриләр икән. Гаилә башлыгы элегрәк күргәзмәләргә дә еш барган, аның кулдан ясалган әйберләре тиз арада сатылып бетә торган булган, продукциясен халык бик яратып кабул иткән. Хәзер исә аннан хуҗалыкта бик кирәк була торган җиһазлар ясавын сорыйлар. Әйтик, шәхси кешеләргә балталар, көрәкләр сата, ә инде күптән түгел генә Уфада узган Фольклориада да ваза яисә тәлинкә ише матур әйберләрен күпләп алганнар.

Ганиевлар гаиләдә фәкать татарча гына сөйләшәләр, ана телендә балалары да, оныклары да бик яхшы аралаша. Үзләренең милли уен һәм эш кораллары ясаулары, өйнең бизәлешендә татар орнаментлары кулланулары да милләтне саклап калуда зур роль уйный дип саныйлар. Күп кенә туганнары Татарстанның Актаныш районында яши икән. Ахырда Равилә апа әйтмешли, җан тартмаса, кан тарта, шуңа күрә дә нинди милләт вәкилләре икәнлеген бер минутка да онытмыйча. татарлар да, башкортлар да аңларлык телдә сөйләшеп, алтын уртаклыкны табып яшиләр.

Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: