16+

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров: "Хатыныма тот та башыма сук, дидем"

Радий Хәбиров ТАСС агентлыгы өчен биргән интервьюсында беренче хатыны белән аерылышуы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан. Гаилә кыйммәтләрен югары бәяләүче кеше буларак, Радий Хәбиров бу чорны бик авыр кичерүе турында сөйләгән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров: "Хатыныма тот та башыма сук, дидем"

Радий Хәбиров ТАСС агентлыгы өчен биргән интервьюсында беренче хатыны белән аерылышуы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан. Гаилә кыйммәтләрен югары бәяләүче кеше буларак, Радий Хәбиров бу чорны бик авыр кичерүе турында сөйләгән.

Беренче хатыны белән аерылышуын ул "тормышындагы иң зур һәлакәт" дип атый. Сүз Лариса Лукьянова белән никахлары турында бара. Аның белән Радий Фәрит улы 1987 елдан башлап 2013 елга кадәр бергә гомер иткәннәр. Гаиләдә ике кыз - Светлана Хәбирова-Грандволь һәм Рита Хәбирова туган. 
Радий Хәбиров булачак хатыны Каринэне очраткач кына, аерылышу газапларыннан котылып, күңеленә юаныч һәм җанына тынычлык таба алуын сөйләгән. "...Шуңа күрә мин язмышыма һәм Ходайга рәхмәтлемен, ул миңа икенче тапкыр шанс бирде һәм, мөгаен, бәхетле булу өчен бу минем өчен бердәнбер шанс булгандыр", – дигән ул. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың беренче ледие Каринэ Хәбирова шулай ук аерылышу газаплары аша үткән, шуңа күрә Хәбиров әлеге мәхәббәт белән сугарылган мөнәсәбәтләрен авырлыклар аша бирелгән бәхет дип саный. Аның сүзләренә караганда, Каринэ белән алар икесе ике төрле характердалар, кызыксынулары да төрле һәм эшләре дә. 
Беренче леди тормыш иптәшеннән 18 яшькә кечерәк, белеме буенча – табиб һәм ул хәйриячелек белән шөгыльләнә. 
Башкортстан башлыгы журналистка кешеләрдәге яратмаган сыйфатларын да атаган: ялганлык, көнләшү һәм вакчыллык. Шулай ук Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, аңа бигрәк тә югары вазифа биләгән кешеләр алдында ялагайланучыларны җене сөйми икән. Ә мондый мөнәсәбәт кайчагында ул кешенең башына "таҗ" кидерергә дә мөмкин. Тик аны шундук бәреп төшерергә кирәк. Шуңа күрә төбәк җитәкчесе, әгәр кинәт аның белән шундый хәл була калса, бу очракта хатыны Каринэ Хәбирова катыша ала, дип сөйләгән.
– Мин, беләсезме, Каринэгә һәрвакыт әйтеп киләм: "Сөеклем, мин бит инде зур җитәкче кебегрәк хәзер. Әгәр дә мин үзем белән соклана башлавымны сизсәң, бита аласың да башыма сугасың. Һәм мине шулай һушыма китерәсең", – дигән Хәбиров. 

omet-rb.rbsmi.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading