16+

Башкортстанда кеше үлеменә китергән сәбәпләр ачыкланыла

Башкортстанда кеше гомере табибларның кан төркемен бутавы сәбәпле өзелгән булырга мөмкин.

Башкортстанда кеше гомере табибларның кан төркемен бутавы сәбәпле өзелгән булырга мөмкин.

Хокук саклау органнарына бу хактагы гариза 28 сентябрьдә кергән. Сибай шәһәре хастаханәсендә үлгән пациентның туганнары сүзләренчә, кан салган вакытта хастаханәдә кан төркемен бутаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте җиткерә дип яза "Татар-информ" .

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге буенча (һөнәри бурычларын тиешенчә башкармау сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның 18 февралендә 69 яшьлек хатын-кыз йөрәк-кан тамыры системасында булган тайпылышлар белән Сибай хастаханәсенә китерелә. Кызы сүзләренә караганда, аңа 20 февральдә кан салына, ә 10 мартта авыруның гомере өзелә.

Ләкин табиблар пациентка кан салыну фактын расламый.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading