16+

Башта -28, аннан кискен җылыта?!

Россиянең Европа өлешендә һава торышы кабат “уйный”.

Башта -28, аннан кискен җылыта?!

Россиянең Европа өлешендә һава торышы кабат “уйный”.

Аномаль салкыннардан соң, һава температурасы кискен җылыначак, дип хәбәр итә “РИА Новости” РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә илебезнең Үзәк өлешендә һава температурасы төнлә -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Ял көннәрендә исә, пәнҗешәмбе белән чагыштырганда, һава 15-20 градуска җылыначак.

Шимбәгә каршы төндә 8-10 градус салкын булса, якшәмбе бу күрсәткеч 0 градустан да югарырак күтәрелүе ихтимал. Шулай ук яңгыр явуы да мөмкин, дип фаразлый синоптик. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading