Ренатның Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яшәүче әнисе Нурия Хәйруллина белән апасы Ләйлә Мөхәрләмова гаиләсе, хатыны Гөлфинә (алар Казанда яши) һәм балалары биш ай буе билгесезлектә яши.
Ренат 2022 елның 29 октябрендә Казаннан мобилизацияләнеп махсус хәрби операциягә китеп бара. Аларның полкы баштан ук Авдеевкага эләгә. Ренат Хәйруллин 2023 елның февраленнән алгы сызыкта була. Узган ел июль башында ялга кайтып китә. Шул чакта киткәндә, үзен вокзалга озата барган улы Рөстәмгә: “Әбиегезне ташламагыз, кайтып йөрегез, аны саклагыз”, ─ дип әманәтен тапшырып калдыра. Әбисе Нурия оныгын 1 яшь тә өч айдан алып мәктәп яшенә җиткәнче үзе үстерә. Рөстәм аның юанычы да, куанычы да була.
─ Ирем 18 ел элек гүр иясе булды. Шуннан бирле улым Ренат мине ярдәменнән ташламады, һәрвакыт Казаннан кайтып булышып торды. Мобилизациядә чакта мөмкинлеге булып шалтыратканда да, мин сораганчы, иң элек минем хәлләрне сорашты, ─ дип сөйли Нурия ханым.
Ана йөрәге сизгер бит ул. Берничә ай элек улы төшенә керә аның. “Әни, мин озаграк кайтмый торам әле”, ─ ди, янәсе. ─ Энем безгә үзе турында берни дә сөйләмәде. Без аның алгы сызыкта булганын да ишетеп кенә белдек. 23 апрельдә Ренат безгә соңгы тапкыр шалтыратты. Башка беркайчан да күрешеп булмаячагын сизенгәндәй, бәхилләште. Бу юлы да алгы сызыкка кереп киткәнен аңладык. Аның гәүдәсен 6 майда иптәшләре алып чыккан, ─ ди Ренатның апасы Ләйлә Мөхәрләмова.
Кем белән генә сөйләшсәң дә, Ренатны бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Мәктәп елларында 6 ел аның сыйныф җитәкчесе булган Рузия Сәлахиева: ─ Ренат гадел, дөреслекне ярата торган укучы иде. Шаян да, сөйкемле дә бала булды ул. Аңа беркайчан да кисәтү ясап булмады, чөнки йөзендә һәрвакыт елмаю иде. Эшчән, акыллы, бик тыныч булуы белән дә аерылып торды. Позывное “Тишина” булу да очраклы түгел. Шунысын да әйтим, әнисе Нурия ханым гомер буе безнең мәктәп ашханәсендә эшләде.
Ренат белән бергә мобилизациядә булган Түбән Кама егете Руслан Зәйнетдинов дустын бары тик яхшылыклары белән искә ала. ─ Ренат белән без мобилизациягә китәр алдыннан Казанда таныштык. Армия сафларында ул да минем кебек чик сакчысы булган икән. Бик җаваплы егет булуы белән күпләргә үрнәк иде ул. Шат күңелле, ярдәмчел иде. Шуңа күрә аны барысы да хөрмәт итте. Ул ике тапкыр үлемнән котылып калган иде инде. Беренчесендә, ялгыш минага басып та шартламыйча калды. Икенчесендә, квадрокоптер аны читкә алып ыргытты. Бу юлы исән калырга насыйп булмаган икән.
Әйе, 17 яшьлек улы Рөстәм белән 6нчы сыйныфта укучы кызы Лилияне ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды Ренат. Әнисенә, туганнарына күркәм сабырлыклар гына теләргә кала. 39 яшендә гомере өзелгән Ренат Хәйруллин һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнде. Авыл халкы үзләренең батыр егете белән хушлашты. Кыю йөрәкле каһарманны соңгы юлга озатырга укытучылары, районның хәрби комиссары Фәрид Ваһапов та килгән иде.
Комментарийлар