16+

"Баскыч төбендә җыелып торган бозны көрәп алырлык", яки күптән көтелгән "яңгыр"...

Спас районының Иске Рәҗәп авылында яңарак кына боз явып киткән. Баскыч төбендә җыелып торган бозны көрәп алырлык, ди шул авылдан Әнисә апа Булатова. Алтынчы яртыларда ява башлаган яңгыр бозга күчкән. 

"Зәй районының Аксар авылында яшәүче сыйныфташым сәгать ярым чиләкләп яңгыр яуды, дип шалтыратты. Шуннан безгә дә килде яңгыр, кырык минутлап яугандыр. Бозы борчак зурлыгында. Ике ел элек, 29 майда яуган бозны әле дә онытмыйбыз. Ул вакытта йомырка сарысы зурлыгында иде. Бүген яуганының зыяны никадәр булганын әле әйтеп булмый. Авылдашлар белән хәбәрләшергә өлгермәдек. Бәрәңгеләр әле тишелмәде, помидорларны чыгарып утыртмаган илем. Ә менә җиләкләр ап-ак чәчәктә иде. Суык алмагандыр дип өметләнәм", - дип сөйләде Әнисә апа.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading