16+

Батуллага сүз әйтмәгез, бии-бии остара! (ВИДЕО)

Кичә, 3 майда, Камал театрында Рабит Батулланын 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды.

Батуллага сүз әйтмәгез, бии-бии остара! (ВИДЕО)

Кичә, 3 майда, Камал театрында Рабит Батулланын 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды.

Җитмеш төрле һөнәр иясе булган юбилярга Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден медален тапшырганда, аның Дәүләт Советы депутаты булмавына үкенечен белдерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Рабит аганы җыр белән котлады. Щепкинчылар исеменнән Батулланы якташы, курсташы, дусты Николай Дунаев котлап, әнисенекеннән (Батулланың әнисе 102 яшендә вафат булган) озынрак гомер теләде.

Кичәне Батулланың ике улы Нурбәк белән Байбулат алып барды. Милләт һәм тел язмышына басым ясалып, җыр-моң, юмор белән сугарылган кичә булды ул. Батулланың уллары әйтүенчә, кичәнең кульминацион ноктасы Батулланың тургай һәм биюче булуын ачкан мизгелләрдә булгандыр. Юбиляр кош-корт тавышы белән сайрап, үзенә бер моң тудырды һәм шуны бераз заманча бизәп җибәргәннән соң, әлеге көйгә биеп, өч Батуллин тамашачыны шаккатырды.

 

Кичәне йомгаклап Рабит ага: "Гаилә - минем дәүләтем. Бу дәүләтнең Президенты - мин. Акча министры - хатыным. Нурбәк - полиция, ә Байбулат - халык. Минем дәүләтемдә татар теле - дәүләт теле. Мин балаларым һәм шәкертләрем йөземә кызыллык китермәсен, дип яшәдем. Хәзер үзем аларның йөзенә кызыллык китермәсәм иде, дип яшим. Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел. Телегез өчен көрәшегез! – диде.

Фото: www.tatar-inform.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading