16+

"Чын геройлар. Исемнәрен белмим...". Ниһаять, белдек!

Янгын сүндерүдә үз-үзләрен аямыйча катнашкан үсмерләрне бүләкләделәр.

"Чын геройлар. Исемнәрен белмим...". Ниһаять, белдек!

Янгын сүндерүдә үз-үзләрен аямыйча катнашкан үсмерләрне бүләкләделәр.

Узган ел аномаль эсселеге һәм явым-төшем аз булуы белән истә калды. Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да янгын чыгу куркынычы югары булуы турында даими кисәтеп торды.

Бәла-каза һич көтмәгәндә, уйламаганда килә икән шул. Узган елның 17 маенда Балтач бистәсендәге 8 Март урамында янгын чыга. Көндезге челлә вакытында торак йортны ут камап ала. Моны күргән дүрт яшүсмер: абыйлы – энеле Ильяс һәм Илназ Ибраһимовлар, аларның дуслары - Кәрим Йосыпов һәм Йосыф Вәлишин бернидән курыкмыйча, башкалар өстенә төшкән бәладән кызык тапмыйча, янгын сүндерергә керешә.

Кайсы «кызыл әтәч» камап алган торакка чиләкләп су ташып, сипсә, икенчеләре хуҗаларның мал-мөлкәтен саклап калырга булыша, торак йорттан әйберләрне чыгара. 

Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче үк, күрше-тирәдә яшәүчеләр утны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырыша. Үсмерләрнең үз-үзләрен аямыйча утка кергәннәре, авылдашларына булышканнарын күреп, олылар да шакката.

Ни кызганыч, янгын чыккан торак йортны саклап калып булмый. Йорт эчендә хуҗа кеше үзе дә һәлак була. «Кызыл әтәч»нең телләре янәшәдәге икенче торак йортны камап ала. Чиләкләп су ташып әлеге өйне, хуҗабикәнең үзен дә янгыннан саклап калалар. 

Янгын сүндерүдә катнашкан балалар хакында авылдашлары Зилә Хәсәнова социаль челтәрдә: “Чын геройлар. Исемнәрен белмим... Күршеләрдәге зур янгынны сүндерергә булышкан һәм янгын безнең өйгә күчмәсен өчен бик күп көч куйган егетләр. Зур рәхмәт белдерәбез”, дигән пост та урнаштыра. Менә шуннан соң яшь геройларның батырлыгы турында райондашлары, дус-ишләре генә түгел, ә республика күләмендә дә белеп алалар. 

Бүген исә, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. "Кайнар йөрәк" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасының максаты-битараф булмаган, батырлык һәм актив гражданлык позициясе күрсәткән балаларга һәм яшьләргә рәхмәт белдерү ул. 

Очрашуда яшь геройлар һәм балалар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашты. Балалар укулары, шөгыльләре, уй-хыяллары турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановка үз сорауларын бирделәр.
Министр билгеләп үткәнчә, бу егетләр һәм аларның әти-әниләре олы хөрмәткә лаек, алардан үрнәк алырга кирәк. 

Чын батырлык үрнәге күрсәткән үсмерләрнең һәрберсе дә спорт белән мавыга. Кәрим Йосыпов чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар яулаган, «Сабантуй»да ел саен иң биек баганага менеп, аннан әтәч алып төшкән батыр.

Йосыф картинг белән шөгыльләнә, ул республика ярышлары призеры. Ильяс һәм Илназ-татар милли көрәше буенча район ярышлары һәм «Сабантуй» призерлары. Моннан тыш, егетләр җыр-моңга да гашыйк. Ильяс белән Илназ "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале призерлары. 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов аларга укуларында уңышлар теләде, кызыклы тәкьдимнәрен тыңлады, хәтта кайберләрен куен дәфтәренә дә теркәп куйды. 

Фото: http://baltaci.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading