16+

Баулы хәрбие әнисе: “Еларга кирәкми, теләргә кирәк”

Бүгенге көндә Баулы шәһәре һәм районыннан 300 гә якын ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Баулы хәрбие әнисе: “Еларга кирәкми, теләргә кирәк”

Бүгенге көндә Баулы шәһәре һәм районыннан 300 гә якын ир-ат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Аларның 180е – мобилизация буенча, ә калганнары, үз теләкләре белән, контракт нигезендә киткән. Мобилизацияләнүчеләр арасында Хәнсевәр авылыннан “Фара” позывнойлы хәрби дә, махсус хәрби операция игълан ителгәннең беренче көннәреннән үк, ил сагына баскан. Без аның әнисе белән аралаштык.

“Фара” позывнойлы хәрби – гаиләдә беренче бала. Ул 1995 елда туа. 2015 елда Екатеринбург шәһәрендә рядовой солдат юлын үтә. Нефть һәм газ чыгару идарәсендә электрик булып эшли. Гаилә кора. Илдә махсус хәрби операция игълан ителеп, мобилизациягә эләгә.

 – Улыбыз өйләнде, матур гаилә корды, балалары туды дип, сөенеп яшәгән вакытта күңелсез хәбәр килде. Балаларына алты ай тулган гына иде, улыбыз мобилизациягә эләкте, – дип сөйләде хәрбинең әнисе Эльвира. – Мобилизациягә эләкте дигәч тә, бик тә дулкынландык, курыктык инде, билгеле. Ләкин ил алдында хәрби хезмәтен тулысынча үз вакытында үтәгән кеше, Россия гражданины буларак, бу юлы да, повестканы алу белән, алгы сызыкка баруны үз бурычы итеп кабул итте. Шулай итеп, быел октябрь аенда улыбызның анда булуына ике ел була. Ул Донецк республикасында.

Әлбәттә, баланы хәрби бурычын үтәргә озату ата-ана өчен авыр. Озату мизгелләрен дә күңеле тулып искә ала Эльвира. Беренче мобилизация дулкынына эләккән хәрбиләргә җыенып китәр өчен вакыт аз бирелде. Якташыбыз да шулай тиз киткән.

– Улыбызны озаткан вакытта бик дулкынландык, борчылдык инде. Ансыз булмыйдыр, чөнки алда билгесезлек, – ди Эльвира ханым. – Бу курку һәм борчылу горурлык хисләре белән берләште. Чөнки улыбыз үзен тыныч, чын ирләрчә тота белә. Шуның белән дә безгә артык борчылырга урын калдырмый кебек. Повестка бирү дә көтмәгәндә һәм тиз булды. Аның әзерләнергә вакыты булмады диярлек. Чөнки иртәгә иртән китәсе көнне обедтан соң, эшенә повестка китерделәр. Эштән соң, кичке биштә әзерләнә башладык, иртән озаттык та.

Хәрби якыннарын борчымаска тырыша, аларны һәрчак тыныч булырга өнди.

– Дөресен әйткәндә, улыбыз андагы хәлләр турында бер нәрсә язмый да, сөйләми дә. Аның сүзләренчә, барысы да яхшы, бары да әйбәт. Армиядә чагында да шулай иде ул, бер нәрсә дә сөйләгәне булмады. Чын ир дип уйлыйм мин аны. Әни, кайгырма, бар да яхшы, ди ул. Төрле хәлләр булгандыр инде. Ләкин бер тапкыр да сукранганы булмады. Әлегә кадәр, бар да әйбәт, дип тора. Аңлыйм инде, безне борчыйсы килми. Безгә сөйләп тә андагы хәлләр җиңеләйми бит инде, – ди әңгәмәдәшем.

Хәрбине шушы көннәрдә дүртенче тапкыр кыска вакытлы ялга көтәләр. Ни генә булса да, исән-сау кайтсын, дип тели әни кеше.  

– Әлеге ялын никтер һаман кичектерделәр. Октябрь-ноябрь айларына кайтыр дип өметләнәбез инде, – ди Эльвира ханым. – Кайтып киткән саен, улымда үзгәрешләр дә күренә. Ул уйчан, җитдиләнеп киткән. Тагын бер уңай сыйфаты бар аның – улыбыз һәрвакыт җаваплы, шулай булып кала да. Гаиләсе өчен генә түгел, ил алдында да үзендә җаваплылык хисе тоеп яши ул. Шулай да сугыш ул сугыш инде, кешегә тәэсир итми калмый. Нинди генә үзгәрешләр булса да, яхшы якка гына булсын иде, дип телибез. Отпускка кайтып, рәхәтләнеп кенә ял итеп, ияләшкәч кенә кире озату – иң кыены, улымның үзенә дә китүе авыр. Чөнки ярты елга бер кайткан саен, оныгыбызның үсүен, үзгәрешләрен әтисе күрми дә кала диярлек. Шунысы да күңелгә тия. Элемтә көчле югыйсә, фото, видеолар бар. Элемтә булса, аларны да карый ала ул. Яшь баланың хәтере кыска диләр бит. Еш күреп тормагач, оныгыбыз әтисе кайткач бик озак ияләшә. Ике атна бик кыска вакыт бит. Беренче кайткан вакытында, китәренә ике-өч көн кала дигәндә генә янына бара башлады. Икенче тапкыр кайтуында, бала әтисенә бер атнадан гына ияләште. Өченче тапкыр кайтуында, кулыннан тотып, йөртеп кенә торды инде, “Әттә-әттә, әйдә-әйдә”, – диеп кабатлый-кабатлый. Хәзер таный, белә. Фотодан да күрсәтә безгә, үзе һаман “әттә” диеп кабатлый.

Элемтә югалып, хәрбинең якыннары билгесезлектә калган вакытлар да еш була. Андый мизгелләр – иң авыры.

– Икешәр атна элемтәгә чыкмаган чаклары булды. Андый вакытларда бик кайгырабыз инде, – ди әни кеше. – Мөмкин булганда, улым берәрсе аркылы булса да, башка номердан хәбәр итә, кайгырмагыз, дип тынычландыра. Көтәбез, андый вакытларда берни дә эшләп булмый. Аннары элемтәгә чыга, үзенең исән-сау икәнен белдерә, хәрби задание үтәгәнен әйтә. Көн саен догада инде, сорыйбыз, телибез. Исән-сау булып, сугышлар бетеп, тигез әгъзалы булып, яныбызга кайтырга насыйп булсын.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, хәрбиләргә кирәк-ярак җыю, гуманитар ярдәм оештыру эшләренә район халкы бердәм кушылды. Мөмкинлек булганда, якыннары хәрбиләргә шәхси посылкалар җибәрергә тырыша.

– Барысы да барып җитә, исемле посылкалар, шәхси посылкалар да җибәрәбез, – ди “Фара”ның әнисе. – Менә әле күптән түгел генә күчтәнәчләр җибәрдек, барып җитәргә тиеш частьләренә. 20 сентябрь улымның туган көне иде. Күчтәнәчләр җибәрдек, бөтен егетләргә, иптәшләренә дә җитәрлек итеп. Бу юлы баллы, тәмле һәм татлы әйберләр сорады никтер. Һәм билгеле инде, авыл баласы каклаган ит ярата. Шундый ит әзерләп җибәрдек. Шулай ук ул ярата торган кәнфитләр, татлы, баллы ризыклар һәм башка кирәк-ярак инде.

Хәрбиләр үзләре һәм якыннары сүзләренчә, дәүләт тарафыннан билгеләнгән түләүләр барысы да вакытында башкарыла. Бу яктан аларның күңелләре тыныч.

– Дәүләткә рәхмәт, ничек әйтелде – хезмәт түләүләре шулай вакытында түләнеп бара, беркайчан да тоткарлык булмый. Ай саен даими рәвештә килеп тора, – ди хәрбинең әнисе.

Кеше авырлыкка да, сынауларга да түзә һәм өйрәнә. Бүгенге көндә меңләгән хәрбиләрнең якыннары аларны, исән-сау кайтуларын теләп, түземсезлек белән көтәләр.

– Еламаска тырышам. Киленемә дә әйтеп торам: “Еларга кирәкми, теләргә кирәк”, – диеп. Чөнки якын кешеләре, хатын-кыз, бигрәк тә ана кеше кан белән бәйле һәм алар теләкләр теләп торса, ул кабул була. Шуңа күрә, еламыйча, оптимистик фикердә булып, теләкләр теләп торабыз һәм исән-сау әйләнеп кайтыр дип ышанабыз, – дип, сүзен йомгаклады Эльвира Рәфхәт кызы.

Индира Сайфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading