16+

Базар – тормыш «градуснигы»

Казанда узган шимбәдә Яңа Савин районының Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урында чираттагы ярминкә гөрләде.

Базар – тормыш «градуснигы»

Казанда узган шимбәдә Яңа Савин районының Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урында чираттагы ярминкә гөрләде.

Монысында Бөгелмә, Лаеш, Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Зәй, Буа, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнары хуҗалыклары һәм фермерлары, республиканың агропредприятиеләре сәүдә итте. Халык промыселы осталары да катнаша ярминкәләрдә.

– Атна саен урап кайтам ярминкәне, – ди Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
– Якташларыгыз белән дә күрешеп-сөйләшеп аласыздыр?
– Юк, якташлар Казанга кадәр килми. Мөслимнән мин, безнең район ераграк шул. Балтач районыннан китерелгән сөтләрне һәм сөт ризыкларын яратам. Бик тәмле була. Ярминкәләрдә продукция кибетләрдәгедән арзанрак, аның бу ягын да уйлыйсың, – ди Зөфәр Харисов.
Артистларның ярминкәгә дәррәү кузгалган сәгатенә туры килдем, ахрысы. Сәүдә рәтләрендә танылган артист, язучы-сатирик Алмаз Хәмзинны очраттым.
– Базар – тормыш «градуснигы» бит ул. Ярминкәләр оештырганы өчен хөкүмәткә рәхмәт! Алмаз Хәмзин дә ялагайлана башлаган икән, дип әйтер инде кайбер кешеләр. Дөресе шул бит. Күр син, никадәр байлык. Әлбәттә, рәхмәтнең иң зурысы – авыл хезмәтчәннәренә. Терлек асрау, иген игү – ансат эш түгел ул. Беләбез, – дип, яңгыратып сөйләп, бөтен ярминкә халкын үз янына җыя язды Алмаз Хәмзин.

 

Ул да түгел, халык арасыннан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнира Габдрахманова килеп чыкты.
– Министрлык хезмәткәрләре, шәһәр районнары хакимияте вәкилләре, хокук сакчылары ярминкәләрне барлап-күзәтеп тора. Ярминкәләр тыныч бара. Фермерлар бик актив, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр бара. Сәүдә 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр. Санаулы гына ярминкәләр калды, Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы продукцияне арзанрак бәяләрдән алып калырга тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading