16+

Бәби ашымы, әллә чәеме? (Без бел(мә)гән йола)

Тагын бер бик тә кызык теманы башлап җибәрәм – бәби ашы. (Кайдадыр бәби чәе дип тә атала ул, беләм. Ә бездә – бәби ашы).

Бәби ашымы, әллә чәеме? (Без бел(мә)гән йола)

Тагын бер бик тә кызык теманы башлап җибәрәм – бәби ашы. (Кайдадыр бәби чәе дип тә атала ул, беләм. Ә бездә – бәби ашы).

Бу шундый кызык, зур, хәтта катлаулы тема дияр идем. Кереп китсәң, чыгып җитә алмыйсың.

Бәби ашына хәтле бәби тапкан әнинең хәлен белергә килү дигән нәрсә бар әле. Бигрәк тә элегрәк шулай булган ул. Бәби тапкан хатынның хәлен белергә дип тизрәк, алданрак керергә тырышканнар. Саваплы саналган бу чөнки. “Тиз генә коймагымны пешердем дә, үзем беренче керим әле, савабын беренче үзем алыйм әле, дип әйттем”, – дип сөйләгән иде миңа бер апа Мамадыш районында.

Нинди матур күренеш! Нинди күркәм гамәл булган бит бу! Килешәсезме? Бу сүзләрдә бит күпме мәгънә, күпме акыл, күпме гыйлем! Монда халыкның менталитеты да, монда, гомумән, кешелекнең ярдәмчеллеге, кешелеклелеге дә! Әйтеп бетергесез бу!

Шунда бит әле ул бәби тапкан хатынга тәмле ризыгын да китерә. Баладан соң хәлсезләнгән хатынга ризык булсын, аңа көч керсен, тизрәк тернәкләнсен, аякка бассын, дигән теләк белән китерә ул аны. Бала тапкан хатынның хәлен шундый ук хәлне кичергән хатын аңламаса, кем аңлар икән?!

Элек күп кеше кабартма йә коймак пешереп китергән. Әбиләрдән язып алынган сүзләр белән бүлешим әле бераз: “Кабартма пешердем дә, табакка тутырдым да, шуны керттем. Әни кабартмасы булган ди-ди ашады шуны”. Ботка да китергәннәр хәтта! “Безнең вакытта нәрсәсе бар инде. Манный боламыгына кадәр пешереп килә иде нәнәй. Көненә өч тапкыр пешерә иде бугай”.

Хәленнән килгән кеше бәлешен йә гөбәдиясен дә китергән. Килгән кеше үзенә күрә бүләген дә алып килгән инде. Балага чүпрәк-чапрак, әни кешегә дә йә яулык, йә 1-2 метр ситса (тукыма). Заманасына күрә яхшы бүләк саналган инде алар.

Ә менә бәбиләгән хатынның әнисе зуррак бүләк китерергә тырышкан инде. Балага сырган юрган йә одеял, кечкенә генә мендәр дә булган. Балаңның баласы балдан татлы диләр бит әле, менә шул инде ул, җаныкайларым!

Бәби тапкан хатынның хәлен белгәннән соң күпмедер вакыт узгач, яшь әни бераз тернәкләнгәч, бәби ашы (бәби чәе) уздыралар. Бу йоланың исемнәре дә ягына күрә төрле-төрле. Мәсәлән, аның “бәби мае”, “бәбәй боткасы”, “май аш” дигән атамалары да бар. Әле тагын бөтен якта да билгеле “бәби туе” дигәне дә бар. Исеме төрле-төрле, ә җисеме бер!

Бер яктан бу мәҗлес яңа туган балага бүләк бирү, аңа изге теләк теләү мөмкинлеге булса, икенче яктан, бу ике нәсел-нәсәпне күрештерү-аралаштыру, туганлаштыру чарасы да!

Бигрәк тә бәби тапкан хатынның ата-анасы бөтен булган туганын җыеп килергә тырышкан бу мәҗлескә. Бигрәк тә кызлары беренче баласын тапкан булса. Чөнки бит аларның кызлары шушы көннән тормыш юлының яңа баскычына басачак –яңа статуста, әни статусында яши башлаячак. Ата-ана өчен кызларын котлау, бу вакыйганы билгеләү – бик зур дәрәҗә. Бу көн һәркем өчен дә бәйрәм. Кунакка баручы һәр кеше аш белән килә. Йола гадәте шуны таләп итә.

Хуҗалар өстәлләр сыгылып торырлык ризык әзерләсә дә, күчтәнәчкә кем чәкчәк, кем бавырсак, кем бәлеш пешереп алып килә. Тастымалга төргән төенчеген күтәреп баручылардан урамда ук: “Бәбәй ашына киттегез мени?” – дип сорый торган булганнар. Кайбер якларда бәби ашы (бәби чәе) исем кушу йоласы белән бер көнне уздырыла.

Исем кушу йоласы турында тулырак "Шәһри Казан"ның киләче чәршәмбе санында укый алырсыз.

Зәлия Брусько

Фото: kaibicy.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading