Шәһри Казан

“Бәби көткәнемне бөтен дөнья белде”: 40тан соң әни булдым!

Әни! Бу исемне күтәреп йөрер, көн саен ишетер өчен хатын-кыз нинди генә адымнарга бармый да, нинди генә кыенлыклар кичерми. Язмам геройлары барлык каршылыкларга, стереотипларга каршы барып, әни булган ханымнар. Алар – дүрт дистәне тутырганнан соң тулгак ачыларын кабат татырга батырчылык иткән җаннар.

“Бәби көткәнемне бөтен дөнья белде”
Гөлүсә ханым Исмәгыйлеваны күбегез “Яңа гасыр” телеканалы алып баручысы буларак беләсездер. Ул соңгы елларда эш урынын гына түгел, тормышында да күп нәрсәне үзгәрткән. 42 яшендә икенче тапкыр әни булырга ниятләгән.

“Кимендә өч бала табу хыялым бар иде. Дөресрәге, максатым. Өч баладан да ким тапмыйм дип уйлый идем. Тормышым бик көйләнмәде. Ирем белән аерылганнан соң икенче баламны табарлык әйбәт кеше очрата алмадым. Үзеңә ир эзләмә, бала табарга ниятең булса, баланың әтисе булырдай кеше эзлә, диләр бит. Минем икенче ирем үземнән хәйран гына олы. Ул вакытта үземнән олы кешегә, җитмәсә рус милләтеннән булган кешегә кияүгә чыгу башыма да килмәде, әлбәттә. Үзем намаз да укыйм бит әле.

Аралаша-аралаша, ярты ел булды. Апрель башында аралаша башлаган идек, августка кадәр языштык. “Күпме болай аралашырга була, әйдә очрашыйк”, – ди. Юк, ураза вакытында нинди очрашулар инде дип, каршы килдем. Ураза август азагында тәмамланды. Шунда беренче тапкыр аның белән очрашуга бардым.
Ничә еллар буена бала табу турында хыялландым. Тормышым кайчан җайланыр инде дип йөрдем. Кияүгә чыгасы килү теләгем түгел, нәкъ менә бала табасым килә иде. Кияүгә чыкмыйча бала табып булмый бит инде!

Аралаша торгач, кара мин әйтәм, бу минем балага бик әйбәт әти булыр иде! Профессорлар генетикасы әйбәт. Уртак танышлар аша да сорашып, белештем. Әти-әнисе белемле кешеләр булган. Үзе дә ипле кеше.

Никах белән яши башладык. Озак та үтмәде, бәбигә узганымны белдем. Болай тиз булыр дип уйламаган да идем. Куанганнарымны күрсәгез! Көзге көн иде. Башта тест ясап карагач, ышанмадым. Табибка бардым. Табибтан чыккач, иң беренче апага яздым. Шушы яшемдә шундый бәхеткә лаекмы мин, дип сөендем. Аннан иремә шалтыраттым.

Ул үзен ничек тотарга да белмәгәндер инде. Яше дә бар. Бала алып кайтып, бала үстерергә әзер дә булмагандыр, бәлки. Шатлыктан бәхетнең җиденче катына менгән идем. Аның бу хакта әйтергә уе булса да, әйтә алмагандыр, мөгаен.

Никахыбыз рәсмиләштерелмәгән иде. Мин моны кирәк дип санамадым. Никах булгач җитә, дип уйлый идем. Ә ул мине гел ЗАГСка “кодалады”. Йөккә узуымны белгәч, никахны рәсмиләштерергә булдык. Моның өчен ул тагын да ныграк сөенгәндер.

Йөклелекне ничә ай буе кешегә күрсәтмичә яшереп йөртәләр. Мин бәбигә узу белән күз тиюдән дә курыкмадым. Бар да әйбәт булачагына миллион процентка ышана идем. Бәби төшү, бәбине югалту дигән әйбер башыма ялгыш кына да килгәне булмады. Башкалар сүзен дә тыңламадым. Бөтен дөнья белде минем бәби көткәнне. Бала тапмаган эштәге коллегаларымны кочаклый идем. Сезгә дә шундый бәхет килсен, дип теләдем. Дөрестән дә, минекеннән соң аларның балалары туды. Үземнең бәхетем белән бүлешәсем килде.

Йөклелек вакытында кан тамырларым бик нык кабарды. Тугыз ай диярлек махсус оеклар кияргә туры килде. Астмам бар, аз гына тузан да ярамый. Беренче балам Азат белән корсаклы вакытта да шулай булган иде. Тын кысыла башлады бер заман. Һава чистарткыч алып кайтып куюым булды, бернинди дә тын кысылу калмады.

Гел руль артында булдым. Соңгы көнгә кадәр. Әмма бик сакландым. Хәлем авыр булмаса да, эшкә юньләп чыкмадым, күбрәк “больничный”да идем. Телевидениедә бер съемкадан икенчесенә чабасы. Анда сакланып бетеп булмый.

Кеше пычактан курка, ә мин операциягә бәйрәмгә барган кебек бардым. Үзем догаларымны укыйм, үзем, менә берничә сәгатьтән баламны күрәм бит инде дип уйлыйм. Ул әйтеп аңлатып булмый торган хисләр.

Улымны кесарев юлы белән таптым. Ниндидер авырту буласы, кисәселәрен уйламыйм да, хәлем начар булыр дигән бернинди шигем дә юк иде. Әле минем эчем тулы миома! Корсаклы вакытта алар күп кешенең бетә, ә минем киресенчә, үсте.

Апгар шкаласы буенча 9,8 баллы бала булып туды Данилыбыз. Анысын ук көтмәгән идем. Алдан ук авыр операция булачак, дип кисәттеләр. Баланы чыгарганнан соң да ике сәгатьләп шул миомаларны алдылар.

Минем өчен ул коточкыч ямьсез иде. Ул балалар бөтенесе бер төсле, ник минеке генә шул кадәр ямьсез соң дип йөри идем. Дәү борынлы. Ә үзем аны шул кадәр яраттым. Бер яшьләргә җиткәндә үсеп, матураеп китәр дип уйламадым да.

Улыбыз Данилга майда, Аллаһ бирсә, 6 яшь тула. Ул миңа барлык проблемаларның чүп икәнен аңлатып бирде. Дөрес тукланырга өйрәтте. Минем шул кадәр сәламәт буласым килә хәзер!

Узган җәй ковид белән авырдык. Иремнең үпкәләре 60 процентка зарарланган иде. Ул хастаханәгә ятты. Баламны кешегә калдыра алмыйм дип, өйдә яттым. Улыбыз олылар шикелле. Бик акыллы, зирәк. Ирем белән үпкәләшсәк, шунда ук дуслаштыра. Мин гаилә белән кино карарга яратам. Без үпкәләшсәк, әтисен әйдә яхшы фильм тап дип аптырата. Ә мине әти сиңа кино әзерләгән, әйдә карарга киттек, дип, әтисе янына өйнең икенче катына алып менә. Мин озаграк үпкәләсәм: “Без бит озак үпкәләшмибез. Бу безнең алтын кагыйдә! Әллә син ул кагыйдәләрне үтәмисеңме инде?!” – дип өзгәләнә-өзгәләнә шунда ук дуслаштыра. Безгә үпкәләшергә ярамый”, – ди Гөлүсә ханым.

“Әби дә, әни дә кырыкта тапкан...”
Гөлназ Шакирова 40 яшьтә әни булырга карар кыла. Бу аның беренче дә, икенче дә, хәтта өченче дә баласы түгел. Дүрт дистәне тутыргач, Гөлназ дүртенчегә тәвәкәлли.

Реклама

“Беренче тапкыр 25 яшемдә әни булдым. 31 яшемдә безнең өч балабыз бар иде инде: ике малай, бер кыз. Шул балаларыбызны исән-сау гына үстерербез, башка бәби алып кайтмабыз дип уйлаган идек. Еллар узгач, 40 яшь тулыр алдыннан, организмда үзгәрешләрне бик тиз сиздем. Ул вакытта дингә кереп, яулык бәйләгән идем инде. Тестлар да алып кайтмадым, тикшеренүләр дә узмадым. Авырга узганымны 100 процент аңлый идем. Диндәге кеше булгангамы, кырык яшем җитә бит, ничек алып кайтырмын, башка балаларны да үстерергә кирәк, авыр булыр, бәлки башка чишелеш табарга кирәк дигән уй гомумән дә булмады.

Әлбәттә беренче вакытта мин шок хәлендә идем. Ул вакытта эшләп йөрим, барам-кайтам. Гипнозланган кебек. Үзем өчен бераз көтелмәгән дә булды. Бер караганда аңлыйсың, авырга узу ул — могҗиза һәм син тагын яңа кешене дөньяга китерәсең. Аллаһы Тәгалә моны бөтен кешегә дә бирми дә.

Мине нәрсә уйланырга этәрде? Иң беренче – яшем. Сәламәтлегем җитәрме дип борчылдым. Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык авырлыкны бирмәс, дип тынычландырдым үземне.

Иптәшем элек банкта эшли иде. Дингә килгәч, банк эшеннән китте. Төпле генә эше дә юк иде ул вакытта. Бер авырлык өстенә икенчесе килгәнгә без ияләнгән бит инде. Тик мин моны авырлык итеп кабул итмәдем. Ул вакытта олы улыбыз 9 нчы сыйныфта укый иде. Олы балаларыбызга ничек итеп әйтербез дигән уй да булды. Чөнки кечкенә вакытта бу нормаль хәл, шулай булырга тиеш кебек. Йөкле икәнеңне аларга әйтеп тә тормыйсың. Ә менә 9 нчы класс баласы өчен бу башкачарак. Аңа кадәр бер сөйләшү булган иде. Ике малай һәм кыз безнең. Кызыбыз әни бәби алып кайтыйк әле, дип сорагач, олы улыбыз Искәндәр юк, безгә башка бәби кирәкми, дигән сүз әйткән иде. Шуңа да улларыбызга ничек әйтермен дип борчылдым. Әйтә алмадым, ләкин йөклелек ул бит күренә. Шөкер олы улыбыз бик шатланып кабул итте. Бөтенебез дә көтеп алдык.

Туганнарыбызга ничек әйтербез дип тә борчылдым. Ирем бар, үзебез исән-сау, ул баланы да аларга карап үстерәсе түгел. Алай читенсенергә тиеш тә түгел кебек идем. Без үзебез Актаныш ягыннан. Бала туып, 40 көн тулмыйча Актанышка кайтмадым. Телдән әйтмәсәләр дә, күз карашлары беләнме, олыгаеп беткәч, нәрсәгә инде сезгә бала дигән сүзләре беләнме күңелемне рәнҗетерләр дип курыктым. Шулардан үземне булдыра алган кадәр сакладым. Без берәүгә дә бу сөенечебезне әйтмәдек.

Бәбине май аенда алып кайттым. Кышын, калын киемнәр белән йөргән вакытта, хәтта күршеләр дә минем бала көткәнне белмәде. Бәби алып кайтып, коляска белән йөрергә чыккач күпләр бик аптырады. Башка йөклелек чорларым белән чагыштырсам, иң рәхәте шул дүртенчесен алып кайтканда булды. Аллаһы Тәгалә миңа сәламәтлек бирде. Мин бернинди авырлыклар кичердем дип әйтә алмыйм. Йөклелек чорым д бик җиңел узды. Мин аны рәхәтлек итеп кабул иттем.

Беренче баланы алып кайтканда ниндидер матур хыяллар белән дә йөрмисең. Ничектер шулай булырга тиеш сыман кабул итәсең. Икенче һәм өченчесе бер-бер артлы тугач, шулай ук үземне карарга вакытым булмагандыр. Дүртенчесендә инде балалар үсеп беткән, үзләрен үзләре карый ала. Мин үз дөньям белән яшәдем. Аңлап, акыл белән, рәхәт итеп, дөнья артыннан куып-чапмыйча, алып кайттым бу бәбиләремне.

Беренче балаларымны мин иремнән башка гына таптым. Монысында ул үзе мин дә керер идем, Бу миңа бик зур плюс булды. Әлбәттә, синең өчен берәү дә бәби табып бирми. Әмма ышанычлы кешеңнең янынңда торуы бөтенләй дә башка. Шулай итеп бергә бәби таптык.

Тагын бәби алып кайтмыйсызмы диючеләр бар. Өл баладан соң мин юк-юк, дия идем. Әмма Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән башка алай диеп булмый. Бары Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, дим хәзер.

Сабыебызга 2,5 яшь, тиздән балалар бакчасына барасы. Беренче балаларым белән 1-1,5 яшь вакытта эшкә чыксам, хәзер алай эшкә чыгасым да килми. Эш турында гомумән дә уйлыйсым килми.

40 яшь дигәннән, әбием әнине 40 яшендә алып кайткан. Әни – төпчек бала. Мине дә әни 40та тапты, гаиләдә мин дә бишенче, иң кечкенәсе. Мин дә кырык яшемдә төпчек баламны алып кайтканмындыр дип уйлыйм”, – дип сөйләде Гөлназ.

“Һәрвакыт кыз турында хыялландым”
Язмамның тагын бер герое — Ильмира Каракуш. Ул икенче баласы — кызчыгын 42 яшендә тапкан. “Беренче баламны, улымны мин 32 яшемдә таптым. Икенче баланы табу ниятем дә бар иде. Әмма мин моны ун елдан соң гына булдыра алдым. Ун ел эчендә балаларым биш тапкыр төште. Инде өметләрем югалды да кебек. Тик күңелемнән икенче балам кыз туса иде дигән теләк сүнмәде. Башка кыз балаларны сөеп йөри идем. Гаиләдә малай да, кыз да булса зур бәхеттер инде ул.

...Яңа ел алдыннан бөтенесе миңа син йөкле түгелме, дип сорый башлады. Юк, дим. Мин моңа игътибар да итмәдем. Ул вакытта безнең кафе бар иде. Үз эшемдә эшләп йөрдем. Яңа ел банкетлары уздырдык. Кешеләр миңа һаман шул сорауны бирә: син йөклеме? 31 декабрь көнне йөклелекне ачыклый торган тест ясадым. Ул уңай нәтиҗә бирде. Әкият! Биш балам төшкәннән соң, бу баланы тудыра алырмынмы дип уйланып та алдым. Нәрсә була — шул була инде мин әйтәм. Бик сакланып та йөрмәдем, ятып та тормадым. 12 атнаны тутырдым. УЗИ бар да яхшы дип күрсәтте, өметләрем үсте, курку да бетте. Мин эшләвемне дәвам иттем. Кан басымым югары булса да, эшне ташламадым.

Йөклелегем җиңел узды. Авырлыклар күрдем димәс идем, Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Борчылмадым да, авырлыгым да артмады. Туасы бала булгандыр. Соңгы көннәрдә кан басымым күтәрелә башлагач, баланы 38 атнада табарга туры килде. Кесарев юлы белән таптым. Миомаларым да күп иде. Беренче баламны авыр таптым. Йөклелегемнең 22нче атнасында миңа операция дә ясадылар. Футбол тубы зурлыгында миома алганнар иде эчемнән. Икенче йөклелегем, Аллага шөкер, алай булмады! Ашый гына алмадым.

Хәзер кызыбызга 2 яшь тулып узды. “Укымыш” дигән балалар үзәге ачып җибәрдек. Балалар да кул астында, дигәндәй. Шулай яшәп ятабыз”, – дип сөйләде ике бала әнисе.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: