Лаеш районының Комлы Кавал бистәсендә яшәүче өлкәннәр әнә шулай, ди.
“Шәһри Казан” газетасы автоволонтер буларак Лаеш районы бистәләрендә яшәүчеләргә кайнар ризык өләшеп кайтты. Бу игелекле эштә сез дә катнаша аласыз. Татарстанда эшләп килүче “Приют человека” социаль үзәгенә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала.
Үземнеке баштан ашкан
Үз проблемам үземә җиткән, нинди анда башкаларга ярдәм итү, димәгез. “Приют человека” социаль үзәгенә килгәнче Айгөл Әмирова да нәкъ шулай уйлый торган булган. Баштан ашкан проблемаларын бер дустына сөйләгәндә ул аңа мохтаҗларга ярдәм итеп карарга киңәш итә.
– Нинди монда кешегә ярдәм итү, үзем дә ипотека, кредитларымны түләп көчкә яшим, дидем. Акчалата гына димәгән, төрлечә ярдәм итәргә була, менә күрерсең, игелекле эшләр эшли башлагач, бар проблемаларың онытылачак, дип киңәш итте һәм шулай булды да, – ди “Приют человека” үзәгенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Әмирова.
Айгөл дустының сүзен тыңлап, волонтер буларак кешеләргә ярдәм итү эшенә керешә. Акрынлап проблемаларының чигенә баруын аңлый. Һәм “Эфир” телеканалында эшләүче корреспондент кыз, тормышын баштан-аяк үзгәртергә карар кыла – “Приют человека”да эшкә килә.
Монда эшли башлагач, гыйбрәтле хәлләрнең күп булуына исе китә. Кешеләр белән якыннан аралаша башлагач, алар арасында үзләре ашарга пешерергә мөмкинлеге булмаучылар барлыгын белә. Кемнәрдер аларның пенсия акчасы бар, пешерсеннәр дә ашасыннар, дияр. Алай гына түгел икән шул. Акчада гына түгел хикмәт. Бер ханымның, мәсәлән, улы шизофрения белән чирли. Куркынычсызлык максатыннан аларның барлык ут-газ приборларын өзгәннәр. Ризык пешерергә мөмкинлеге юк. Кайнар ризык ашар өчен ул “Приют человека”га килергә мәҗбүр. Көнгә бер тапкыр булса да бу ханымның кайнар ризык ашауның бердәнбер мөмкинлеге. Улына да биредән алып кайтып ашата.
Мондый мисаллар бик күп. Әнә, бер ханымның улы ятакта. Ничә еллар авыру баласын карый. Аның да ризык әзерләргә мөмкинлеге юк. “Кайбер кешеләр бу өлкәннәрне аңлап бетерми. Матур итеп киенгән, ясанган, ничек өендә ризык әзерләмәскә мөмкин, диләр. “Приют человека” мохтаҗларны ашатып кына калмый, киендерә дә. Казанның Халтурин урамы 10 йорт адресы буенча урнашкан бинада бушлай киемнәр бирәбез. Кайвакыт безгә килеп кергән әбиләрнең өсләрендәге киемнәре нинди төстә икәнлеген аңлап та булмый. Ул шулкадәрле иске, юа-юа төсе уңып беткән, инде ничә еллардан бирле өстенә бер яңа кием ала алмаган.
Приютка кешеләр үзләреннән калган киемнәрне китерә. Кешедән калган булса да, ул алар өчен яңа кебек, шулкадәр сөенеп киеп кайтып китәләр. Шунысы сөендерә, андыйларга булышырга атлыгып торучылар бар. Ярдәм итәргә теләгән волонтерлар бер атна алдан чиратка языла. Бу дөньяда мәрхәмәтле кешеләр калмады диючеләргә, “Приют человека”га килегез, күрегез, диясе килә. Шунысы сөендерә, кайчандыр приют ярдәм иткән кешеләр аякка басып, үзләре волонтерлар сафына баса.
Автоволонтерлар кирәк
Лаеш районынында мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм оештырыла башлагач, автоволонтерлар кирәк була. Айгөл хәзер төп эшеннән бушаган арада автоволонтер буларак әлеге игелекле эштә дә катнаша. “Приют человека”ның Усадтагы филиалына ярдәм кирәген белеп алган машина йөртүче ханымнар, бу эшне үз кулларына алганнар.
Ханымнар Комлы Кавал, Габишево бистәләрендә яшәүчеләргә җылы ашлар өләшә. Рамазан аенда кайнар ризыклар пешерүне Усадтагы “Солтан” кафесы үз өстенә алган. Калган айларда Усад мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәнең банкет залы ашханәсендә 40-50 кешегә ризык әзерләнә.
– Мин бирегә килеп кергәч, мохтаҗларны каян табарга да, аларны ничек ашатырга соң, дигән уй туды, – ди әлеге пунктның кураторы Макнуна Тургунова. – Эзләнә торгач, Комлы Кавал авылында андый кешеләрнең күп булуын ачыкладык. Шул вакытта бу эшкә автоволонтерларны җәлеп итү фикере туды. Бу хакта ишетеп, машина йөртүче ханымнар ярдәмгә килә башлады, елдан артык инде авыр хәлдә калган кешеләрнең йортларына ризыклар илтеп бирәбез. Волонтерлар ризык өләшеп кенә калмыйча, урын өстендә ятучыларны ашатып та кайталар. Усад халкы исә бирегә килә. Чират барлыкка килмәсен өчен, һәрберсенә аерым сәгатьләр билгеләдек. Башта волонтерларны җибәрәбез, аннан соң бирегә килүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Ризыкларны шулкадәр тәмле итеп пешерәләр, кешеләр рәхмәт сүзләре язып калдыра. Төрледән-төрле ризыклар белән сыйларга тырышабыз. Каршыда гына эшләүче кафе мантый пешереп кертә. Сәүдә нокталары баллы ризыклар биреп тора. Икмәкханә ипи белән тәэмин итә. Көн саен диярлек пешкән ризыклар китерәләр.
Таджикстанның Дүшәмбе шәһәрендә туып-үскән Макнуна кечкенәдән кешеләргә ярдәм итү хыялы белән янган. Аллаһ миңа бу ниятемне тормышка ашырырга ярдәм итте, ди ул. Моның өчен күп акчаң булуда кирәкми, дигән фикердә, бары ният кенә кирәк, ди. “Мин бай түгел, әмма Аллаһ миңа кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде, балачак хыялымны тормышка ашырды. Дүрт ел элек бирегә күченеп килдек, Усадны бер күрүдә яраттым, мин шулкадәр биредә яшәвем белән бәхетле, халкы да әйбәт. Биредән китәсем дә килми. Баштарак бу эшкә алынганда куркып калган идем, мохтаҗларны ничек табармын, дигән шик тә туды. Кешеләрнең ярдәме белән бик тиз таптык, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт”, – ди ул.
Укучылар – уң куллары
Бу эшкә Комлы Кавал урта мәктәбе укучыларын да җәлеп иткәннәр. Автоволонтерлар бер өлеш ризыкны мәктәптә калдыралар. Укучылар укудан кайтышлый өлкәннәрнең йортларына барып, хәлләрен белеп, ризыклар өләшәләр.
– Без 13 йортка пешкән ризыклар илтәбез, – ди Комлы Кавал мәктәбе директоры Татьяна Павлова. – Һәр адреска берничә бала беркетелгән. Берсе бара алмаса, аны икенче бала алмаштыра, өенә кайтышлый юл уңаеннан кертеп чыга. Безнең мәктәп “Гасыр ритмында кеше булырга уңышка омтыл” девизы астында яши һәм без балаларга мәрхәмәтлелек орлыкларын сеңдереп үстерергә тырышабыз. “Приют человека” директоры Александр Суханов ярдәм итә алмассызмы дип чыккач, бистәдә гомер итүче өлкәннәрне кайнар ризык белән тәэмин итү эшенә бик теләп алындык. Балалар атнасына өч тапкыр өлкәннәр янына бара. Алар чын тормышны күреп, аңлап үсә һәм мәрхәмәтлелеккә өйрәнә. Балалар үзләрен дә өлкәннәргә ярдәм итә алуларына горурлана. “Без аларга килеп кергәч өлкәннәр шулкадәр сөенә, хәлләрен беләбез, алар безгә рәхмәт сүзләрен кызганмыйлар. Үзебезнең әбиләр янына кайткан кебек булабыз”, – ди укучылар.
Комлы Кавал мәктәбе укучылары Эделия Маннанова һәм Арслан Абдрахманов белән берничә әби янында булып, аларның өлкәннәрне ничек сөендерүләрен күрдек. Шунысы куанычлы, балалар көнне генә түгел, динне дә белеп үсә. Роза апа Алтынбаеваның ишеген шакыганда балалар бездән сәгатьне сорады. “Намаз вакытына туры килмибезме, Роза апа намаз укый, намазын бүлмибезме?” – диделәр.
Роза апа ишеген көттереп кенә ачты. Баксаң, намаздан соң, Коръән укып утырган вакытына туры килгәнбез. “Ураза аенда күбрәк укып каласы килә, бу айда уку тагын да саваплы, – дип каршы алды ул безне. – Бик йомшак күңелле балалар. Килеп керү белән матур итеп исәнләшәләр, хәлләребезне сорыйлар. Кыш көннәрендә чыгып йөреп булмый, гел өйдә. Шушы балаларның килүен көтеп торабыз. Бик тәмле ризыклар алып киләләр. Шулкадәр кешегә ничек әзерләп өлгерәләр, диген.
Шушы гөнаһсыз балалар пешекчеләр әзерләгәнне безгә китерә. Бәхетле, тәүфыйклы булсыннар, үзләренә дә тәүфыйклы балалар насыйп булсын. Яшьләр мәрхәмәтсез диләр, дөрес әйтмиләр, яманнарга ярамый. Берсе дә мәрхәмәтсез түгел, күңелләре тулы игелек, йөгереп килеп җитәләр. Ризык бирүчеләренә дә, әзерләүчеләренә дә, оештыручыларга да, сабыйларга да мең рәхмәт. Шушы балалар килеп кергәч, күңелләр ачылып китә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


Комментарийлар