16+

Бәби мунчасыннан ни файда?

Мунча ярдәмендә хатынның 9 ай буена башка хәләттә булган бөтен гәүдәсе язылып киткән, бала тапкан вакытта урыныннан кузгалган сөякләре, эчке органнары кире үз урынына утырган. Ә иң мөһиме – аналык үз урынына утырган һәм яңадан үзенең төп функциясен – бала күтәрү функциясен башкара алыр дәрәҗәгә китерелгән.

Бәби мунчасыннан ни файда?

Мунча ярдәмендә хатынның 9 ай буена башка хәләттә булган бөтен гәүдәсе язылып киткән, бала тапкан вакытта урыныннан кузгалган сөякләре, эчке органнары кире үз урынына утырган. Ә иң мөһиме – аналык үз урынына утырган һәм яңадан үзенең төп функциясен – бала күтәрү функциясен башкара алыр дәрәҗәгә китерелгән.

Узган саннарда бәби мунчасы, аңа бәйле йолалар белән танышкан идек. Бүген шул теманы дәвам итәбез.

Кендек әбисе бәбине мунчага алып кергәч тә, юындырыр алдыннан бөтен җирен яхшылап карап чыккан, тикшергән һәм әкренләп үз эшенә керешкән. Баланың бөтен гәүдәсен куллары белән сыпырган, башын “йомарлаган”, кул-аяк бармакларын ышкыган, күзләрен, борынын, колагын авызын юган. Шул вакытта: Башы очлы булмасын, түгәрәк булсын, буыннары нык булсын, күзләре күрсен, колаклары ишетсен, авызы сөйләсен”, – дип, матур теләкләр теләгән.

Әле кайбер якларда тагын бер матур да, үзенчәлекле дә гадәт бар. Юындырган вакытта баланың кашларын йөзек белән сызып куялар. Шулай итсәң, аның кашлары кыйгач һәм калын булып үсә, дип әйтәләр.

Бу урында бер кызык хәл искә төште. Кама Тамагы районында сөйләгәннәр иде. Кашын сызарга йөзеге булмагач, алкасын салып, кызының кашларын шуның белән сызган. Үсә төшкәч бу кыз: “Менә минем кашларны алка белән сызгансың да, шуңа күрә алар нәзек, күренмиләр дә. Ә апаныкылар нинди куе, матур”, – дип әбисенә үпкәләп тә йөргән әле...

Әле мунчада такмаклап әйтелә торган сүзләрдән бик үзенчәлеклеләре дә бар. Бигрәк тә төбәкләрдә яшәүче татарларда очрый алар.
Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел,
Мунча ташы, бүрәнә башы...
Минем кулым түгел,
Әйшә-Батманның кулы
Име-томы шул булсын!

Бәби мунчасында бәбине генә юып калмаганнар, бәби тапкан хатынны да юындырганнар. Мин бу турыда бер-ике сүз белән генә әйтеп киткән идем инде. Юындырганнар дип кенә әйтү бик дөрес булмас, чөнки юынуны ул үзе дә башкара алыр иде. Ә менә бик мөһим әйберне – бөтен гәүдәсен, бигрәк тә эчен, билен, ботларын сылау дигән эшне башкара алмас иде.

Шуңа күрә дә моны бик оста итеп, җиренә җиткереп эшләүче кендек әби башкарган. Ә бу сылау ни өчен кирәк булган соң дигән сорау туарга мөмкин бездә. Бүгенге заманда бит беркемне дә сыламыйлар. Моны кирәксенүче дә, хәтта белүче дә бик сирәктер. Ләкин шушы процедура яңа гына бала тапкан хатынга бик тиз арада рәткә килергә, сафка басарга ярдәм иткән. Кендек әби бик йомшак кына итеп сабынлы кулы белән яшь ананың бил турысын, эчен, ботларын уган, массажлаган, себерке белән парлаган.

Шулай итеп хатынның 9 ай буена башка хәләттә булган бөтен гәүдәсе язылып киткән, бала тапкан вакытта урыныннан кузгалган сөякләре, эчке органнары кире үз урынына утырган. Ә иң мөһиме – аналык үз урынына утырган һәм яңадан үзенең төп функциясен – бала күтәрү функциясен башкара алыр дәрәҗәгә китерелгән. Ә бит күпчелек вакытта чыннан да бала тапканнан соң аналык урыныннан кузгала, төшә. “Опущение матки” дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр инде сезнең. Менә шуны дәвалар өчен кирәк булган да инде ул сылау!

Бер нәрсә дә тик торганнан гына килеп чыкмаган, болай гына эшләнмәгән. Бөтен нәрсәгә дә ниндидер мәгънә салынган, ниндидер максат белән башкарылган.
Йә, әйтегез, бала тапканнан соң кемнең шушы процедураны, тулаем бер массаж комплексын аласы килмәс иде? Кем моны кирәксез чара дип әйтә ала?
Бәби мунчасының нинди файдалы, нинди тирән мәгънәгә ия йола икәне шуннан аңлашыла инде! Миңа калса, безгә үзебезнең әби-бабалардан өйрәнер әйбер җитәрлек. Аларны дөрес итеп файдалана гына белергә кирәк.

Зәлия Брусько.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading