16+

БДИ нәтиҗәләре: кайсы район алда, кайсы артта?

Әлеге муниципаль берлекләр мәктәпләрен тәмамлаучылар уртача балл буенча яшьтәшләреннән күпкә алда бара.

БДИ нәтиҗәләре: кайсы район алда, кайсы артта?

Әлеге муниципаль берлекләр мәктәпләрен тәмамлаучылар уртача балл буенча яшьтәшләреннән күпкә алда бара.

Мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшырып бетерде диярлек. 17 июльгә кадәр өстәмә көннәр кысаларында имтихан тапшыручыларның гына нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.
Тулаем алганда, республика күләмендә берничә фәннән укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән районнар бар.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, рус теленнән иң югары балларны Әтнә (82,9 балл) һәм Бөгелмә (79,5 балл) укучылары җыйган. Түбән баллылар исемлеген Әлки укучылары (65,6 балл) йомгаклый.
Математикадан югары балл җыючылар шулай ук Әтнә (73,57 балл) һәм Саба (70,65 балл) укучылары. Иң түбән балл Буа районы мәктәпләрен тәмамлаучыларныкы (54,9 балл).
Җәмгыять белеме буенча да әтнәлеләр беренче (74,33 балл), Балтач районы укучылары икенче (72,1 балл) урында. Бу фәннән иң түбән баллар Кама Тамагы районы укучыларыныкы (51,63 балл) булган.
Физиканы яхшы белүчеләр Әгерҗедә (93 балл) һәм Әтнәдә (90 балл) яши. Ә менә Апас мәктәбен тәмамлаган укучыларның уртача балалары бик үк канәгатьләнерлек түгел (56,33 балл).
Инглиз телен Чирмешән мәктәпләрендә яхшы укыталар икән (94 балл). Кама Тамагы, Актаныш та алардан калышмый.
Ә менә Тукай, Ютазы, Теләче районнары укучыларына бу юнәлештә тырышыбрак уку таләп ителә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading