16+

БДИда 399 балл җыйган татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев: «Татар телендә укуым, татар телен белүем миңа ярдәм генә итте»

Туган телләрне укыту буенча вазгыять кискенләшкәч, күпчелек татар теленнән баш тартуның төп сәбәбе итеп БДИларда югары нәтиҗәләргә ирешеп булмауны атады. Була икән шул!

БДИда 399 балл җыйган татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев: «Татар телендә укуым, татар телен белүем миңа ярдәм генә итте»

Туган телләрне укыту буенча вазгыять кискенләшкәч, күпчелек татар теленнән баш тартуның төп сәбәбе итеп БДИларда югары нәтиҗәләргә ирешеп булмауны атады. Була икән шул!

Башкаладагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы Рамил Баһавиев, Бердәм дәүләт имтиханнары итеп дүрт предметны: математика, физика, рус теле һәм информатиканы сайлаган. Һәм бары тик беренче имтиханнан – математикадан гына 99 балл җыеп, калганнарында иң югары күрсәткечкә ирешкән!

– Мин үземне алай акыллы, уникум дип санамыйм. Әлбәттә, шатланам. Ныклап әзерләнсәм дә, мондый югары нәтиҗә булыр дип уйламаган идем, имтиханнарда бары белгәннәремне эшкә җигәргә генә туры килде. Беренче чиратта әти-әниемә нәкъ менә шушы гимназиягә бирүләренә рәхмәтлемен. Биредәге укытучыларым бик көчле белем бирде, аларсыз мин бернигә ирешә алмас идем. 9нчы сыйныфтан университет каршындагы курсларда да белем алдым. Репетиторларга йөрмәдем. Әгәр үзең тырышмасаң, белемгә омтылмасаң, сиңа бернинди репетитор да ярдәм итмәячәк.

– Шаккатарлык икенче ягы да бар: син бит татар телендә укыгансың, – дигән репликамны Рамил шунда ук кире какты.
– Монда шаккатарлык бернәрсә дә юк. Татар телендә укуым, татар телен белүем миңа ярдәм генә итте. Бер телдә укып, икенчесендә имтиханнарга әзерләнү, киресенчә, дөньяга карашымны киңәйтте, белем дә шуңа бәйле төплерәк булды кебек. Әлеге нәтиҗәләрем балаларын татарча укуга каршы булучыларны гына түгел, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы җитәкчеләрне дә уйландырсын иде. Мин 11 ел дәвамында шушы гимназиядә, шушы укытучыларда укыдым, татар телен дә, рус телен дә, инглизчәсен дә камил беләм, Аллага шөкер.

– Әлбәттә, сине хәзер күп уку йортлары үзенә чакырыр...
– Мин үзем Казан федераль университетына керергә уйлаган идем. Мондый нәтиҗәләр булгач, кайбер танышларым, дусларым Казанда калмаска да өнди башлады. Әлегә кая барачагымны әйтеп бетермим. Һәр мөмкинлекнең плюсларын да, минусларын да өйрәнәм әлегә, – ди 399 балл җыйган егет.

Рамилнең әти-әнисе, әлегә шок хәлендә булмаса да, бераз аптырап калган шикелле тоелды. Әнисе Ризәлә апа әйтүенә караганда, Рамилне алар җиде яше тулмаган килеш, бернинди әзерлек түгәрәкләренә йөртмичә гимназиягә биргәннәр. Чөнки Рамил яшьтәшләреннән озын буйлы булуы белән аерылып торган. Мәктәпкә әзерләнмәве баштарак үзен сиздергән – бала үзе дә укый башлавын аңламаган әле. Әмма аннан алдырып китеп, отличникларның берсенә әйләнгән.

– Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Татар кешесенең русчага күчүен, теленнән, милләтеннән гарьләнүен аңламыйм да мин. Улыма да татар мәктәбенә бирүебезгә шатланып бетә алмавыбыз турында еш әйтәм. Башка мәктәпкә биргән булсак, ул безнең белән татарча сөйләшмәс иде, мин моны кабул итә алмас идек кебек. Без үзебез гап-гади кешеләр: мин дә, әтисе дә 16нчы заводта хезмәт куябыз. Хәзер инде укытучылары да, дуслары да югары белем алырга Мәскәүгә димлиләр. Мин, әни кеше буларак, Казанда үз яныбызда калуын телим. Казан, ни генә әйтсәк тә, үзебезнеке бит. Ләкин уйлаган ниятенә каршы килмәячәкбез.

2нче гимназия директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинаның да горурлыгын һәм шатлыгын аңларга була. Гимназиядә ике кызы укыган әти кеше буларак, аның уку йортында татар телен, әдәбиятын, рухын саклауга күпме көч куйганын, бу юнәлештә нинди эшләр башкарылуын, үз телебездә нинди чаралар узуын беләм.

– Рамил 1нче сыйныфтан алып 11гәчә татар телендә укыды. Соңгы ике-өч ел эчендә Россиядә тел мәсьәләсендә килеп чыккан барлык сорауларга җавап бирде ул. Ана телендә математиканы, физиканы өйрәнү мөмкинмени? Нәрсәгә ул татар теле? Татар теле белән БДИлар тапшырып буламыни? дигән сорауларның берсе дә калмады хәзер. Рамилнең әлеге уңышы – татар халкының шул юнәлешендәге көрәшенең бер нәтиҗәсе дә...

Рамил Баһавиевның аттестатлар тапшыру тантанасында әйткән сүзләре күңелгә кереп калды: «Гимназия мине татар телен, мәдәниятен, халкыбызны яратырга өйрәтте. Икенче төрле әйткәндә, милләт өчен, татар өчен яшәргә кирәклегенә төшендерде. Без барыбыз да тормыштан нидер көтәбез, нәрсәгәдер омтылабыз. Теләгән очракта, барысына да ирешергә мөмкин. 9нчы, 10нчы сыйныфтагыларның да, кечерәкләрнең дә үз максатларына ирешүләрен телим!»
Теләгән очракта, үз телеңдә дә белем алырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә була дип аңладым мин аның бу сүзләрен...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading