16+

”Елганың тирән урынына кермәгез. Су анасы яши анда, батырып үтерер”

Без бала чакларда әбиләрнең һәм әниләрнең: ”Елганың тирән урынына кермәгез. Су анасы яши анда, батырып үтерер”, - дигән кисәтүләренә ышана идек. Еракка йөзмәдек, тирәнгә чуммадык.

”Елганың тирән урынына кермәгез. Су анасы яши анда, батырып үтерер”

Без бала чакларда әбиләрнең һәм әниләрнең: ”Елганың тирән урынына кермәгез. Су анасы яши анда, батырып үтерер”, - дигән кисәтүләренә ышана идек. Еракка йөзмәдек, тирәнгә чуммадык.

Кызганыч, бүгенге заман кешесе Су анасын “әкият” дип саный һәм нык ялгыша.

Куркыныч саннар

Татарстан сулыкларында ел башыннан 14 кеше батып үлде, шуның икесе-балалар. Май аенда гына да 5 кешенең гомере өзелде. Яшел Үзәндә 27 майда 13 яшьлек үсмер елга ярында басып торганда кесәсендәге тимер акчаларын яр бетонына төшереп җибәрә. Акчаларын үрелеп алырга җыенганда суга егылып төшә, йөзеп чыга алмыйча батып үлә, - дип, фаҗигаләрдән бер мисал китерде Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
 
Комлыкларга килсәң иде!

Республикада 26 пляж ачылган. Балык Бистәсе, Түбән Кама һәм Бөгелмәдә 3 яңа пляж булдырылган. Тагын 12 муниципаль районда комлыклар файдалануга тапшырылачак. Казанда “Локомотив”, “Түбән Елга аръягы”, “Глубокое күле”, “Комсомол күле”, “Зур Аккош күле” муниципаль пляжларында коенырга ярый. Аккош күле, Изумрудное күле һәм Җиңү паркындагы күл коенырга яраксыз, аларның комлыкларында ял итәргә генә мөмкин.

 Бәхилләшергә дә өлгермәссең

— Сулыкларда су температурасы әле 15-16 градусны гына тәшкил итә, коену өчен суның 19-20 градуска кадәр җылынуы кирәк.  Суга баткан кеше 1-2 минутта үлә. Тиз арада хастаханәгә китерелгән очракта да, йөрәге кабаттан эшләп китмәячәк. Рөхсәт ителгән һәм җиһазландырылган пляжларга гына барыгыз, анда коткаручылар да һәм медицина хезмәткәре кизү тора, - дип киңәш итте Юрий Венедиктов.

Штраф кап, яр буенда ялтырап ят

Рөхсәтсез урыннарда су коену ярамый. Чөнки су төбе тикшерелмәгән - чистартылмаган, коткаручылар да юк. Инспекторлар яр буйлап рейдлар үткәрә, рөхсәтсез урыннарда су коенган өчен 1-1,5 мең сум штраф та салына. Кече күләмле көймәләрдә барганда һәр кешедә коткару жилетлары булырга һәм алар яхшылап киелергә тиеш. Кече күләмле судноларны идарә итү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен көймә хуҗасына 15 мең сумга кадәр штраф яный. Быел 90 кеше штрафка тартылган.

Белгеч киңәше:
15-20 минут кына йөзеп алу зарур, суда туктаусыз 1-2 сәгать тору- хәвефле, организм суына һәм моның хәрәкәтнең туктавына китерүе ихтимал;
 Кояш астында озак кызынганнан соң, кинәт суга кермәгез. Тәнегезгә су сипкәләп, акрын гына суга узыгыз;
 Таныш булмаган урыннарда елгага яки күлгә бер вакытта да баштүбән сикермәгез;
 Сулыкларда кечкенә балаларны бер секундка да игътибарсыз калдырмагыз, балаларны йөзәргә өйрәтегез;
 Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә суга кермәгез, андый кешеләргә суга керергә юл куймагыз;
 Төнлә, яңгырлы яки томанлы вакытта һичкайчан су коенмагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading