16+

Бер агач, ике агач,.. киләчәктә булыр урман

Татарстанда урманнар 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә. Урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында әйтелгәнчә, яшеллек республика мәйданының 17,5 процентын тәшкил итә.

Бер агач, ике агач,.. киләчәктә булыр урман

Татарстанда урманнар 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә. Урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышында әйтелгәнчә, яшеллек республика мәйданының 17,5 процентын тәшкил итә.

— Татарстан- урманнар үстерү буенча Идел буе федераль округында әйдаман. Шулай булмый ни, Татарстан Президенты үзе агач утыртып йөри, халык та өмәләрдә актив катнаша бит сезнең, - дип мактады Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский.
— Әйе, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов республика урманнары сакланышына нык игътибар бирә, - дип сөйләде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Узган ел 4784 гектарда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән 2193 гектарда яңа урманга нигез салынды. “Хәтер бакчасы” һәм “Урманнарны саклыйк” федераль проектлары кысаларында, 524 гектарда 1,7 миллион кәлшә утыртылды. “Кызыл Йолдыз” урманчылыгындагы өмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та агачлар утыртып йөрде.

Узган ел министрлыкта һәм муниципаль берәмлекләрдә агач утырту чаралары ТАССРга-100 ел, шулай ук Җиңүгә-75 ел шигарендә оештырылган. Урман утыртыр өчен, әлбәттә инде, орлык һәм үсентеләр кирәк. Равил Кузюров докладында әйтелгәнчә, республикада 51 питомник җитештерүчән эшли, аларда 37,4 миллион кәлшә үстерелгән. Саба муниципаль районында урнашкан Республика урман селекция-орлыкчылык үзәгендә генә дә 12 миллион берәмлек кәлшә җитештерелгән. Урманнарда 23,3 тонна төрле агачлар орлыклары җыелган.

Кешеләргә хәзер урманнарда үз ихтияҗлары өчен агач һәм утын әзерләргә рөхсәт. Халыкка узган ел 52 мең кубометр агач җибәрелгән. Урманнарны файдаланудан федераль бюджетка-309 миллион сум, республика бюджетыга 99,3 миллион сум табыш кергән.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да урманчыларның эшчәнлеген уңай бәяләде.
— Республикада 2011 елдан бирле урман янгыннарына юл куелмый. Урманнар сакланышын киләчәктә дә игътибар игътибар үзәгендә тоту зарур, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Министр Равил Кузюров урманнарны янгыннардан саклау чараларында Россия Хөкүмәтенең, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының һәм Татарстан Президентының ярдәме зур булганлыгын искәртте. 2020 елда гына да урман янгыннарына һәм урман эшләренә кагылышлы 189 берәмлек яңа техника сатып алынган.
— Татарстан Президенты башлангычында урманчылык биналары да төзекләндерелә, тагын 28 бинаны ремонтлау 2021 ел планына кертелде. Урманчыларның хезмәт хаклары арттырылды, - диде Равил Кузюров.

Коллегия утырышында мәктәп урманчылыкларының әһәмияте искәртелде. Татарстанда бүген 110 мәктәп урманчылыгы гамәлдә, узган ел аның саны 15 урманчылыкка арткан. Волонтерлар урманчыларның һәм экологларның актив ярдәмчеләре. Урманнарда оештырылган санитар акцияләрдә 350 кубометр чүп-чар җыелып, полигоннарга озатылган.

Урман хуҗалыгы министрлыгы заманнан калышмый: электрон рәвештә хезмәт күрсәтүләр төрләре арттырыла. Быел - урманчылар өчен янә юбилейлар елы. Татарстанда урман хуҗалыгы белән дәүләт идарә итү органына, шулай ук Лубян урмантехник көллиятенә 100 ел тула.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading