16+

Бер-беребезгә булышыйк: «Ярдәм» ярдәмгә һәрвакыт әзер

«Ярдәм» фондының «Бер-беребезгә булышыйк» социаль проекты Россия Президенты грантын откан. Аның хисабына фонд физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм ДЦП диагнозлы авырулар өчен тернәкләндерү курс­лары оештыра.

Бер-беребезгә булышыйк: «Ярдәм» ярдәмгә һәрвакыт әзер

«Ярдәм» фондының «Бер-беребезгә булышыйк» социаль проекты Россия Президенты грантын откан. Аның хисабына фонд физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм ДЦП диагнозлы авырулар өчен тернәкләндерү курс­лары оештыра.

«Ярдәм» милли хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры, «Бер-беребезгә булышыйк» проекты җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова тернәкләндерү курслары өчен уникаль методика эшләгән. Курсларда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тормышларын җиңеләйтергә, төшенкелектән котылырга, иҗат белән шөгыльләнергә, физик һәм психологик яктан ныгырга, үзләренә дуслар табарга, башкаларга да ярдәм кулы сузарга булышачак. Аерым алганда, курсларга килүчеләр компьютер грамотасына, видеомонтаж эшләргә, өй эшләрен эшләргә өйрәнә. Сәламәтлекләрен дә ныгытачаклар. Юрист, психолог ярдәмен алачаклар. Казан буйлап экскурсияләр оештыру да каралган. Музей-театрларга да йөриячәкләр.

Проект бер елга исәпләнгән. Тернәкләнү узучылар өчен барысы да бушлай – укыту-тернәкләндерү үзәгендә яшәгән, тукланган өчен түлисе юк. Бөтен төр ярдәм дә бушка. Тернәкләнү узучыларны озата килүчеләр ярдәмгә мохтаҗ булса, аларга да – бушлай.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев журналистларга хәбәр иткәнчә, грантның күләме – 4 883 870 сум, проект­ны «Ярдәм» фонды да финанслый, моның өчен 3 632 385 сум каралган. Гомумән алганда, проектны финанслау 8 млн сумнан артып китә.
– Грант акчасы проектта катнашучы хезмәткәрләргә эш хакы түләү, медикаментлар, башка кирәк-яраклар, тренажерлар сатып алуга сарыф ителәчәк. Тернәкләнү узу­чыларга бочча дигән спорт төрен өйрәтергә уйлыйбыз. Ул паралимпия спорт төре, туп­лы уен боулингка якын. Бочча уены үзәк нерв системасы какшаганнар һәм умырткалыгы имгәнгәннәр өчен файдалы. Моның өчен ике профессиональ комплект сатып алачакбыз, – диде Илһам Исмәгыйлев.


 
Курсларга илнең төрле төбәкләреннән 100 кеше киләчәк. Аларны биш төркемгә бүләчәкләр.

– Курсларга нинди дин тотуына, кайсы милләттән булуы һәм кайда яшәвенә карамастан алабыз. Әмма 17 яшьтән генә. Ни өчен дигәндә, ул яшькә кадәргеләр инвалид балалар категориясенә керә. Алар өчен тернәкләндерү үзәкләре эшли. Ә менә 17 яшьтән узгач, алар беркая йөрми, өйләрендә бикләнеп утыра. Курслардан соң бөтенләй үзгәреп китәләр. Яңа белем алалар, үзләрендә яңа сәләтләр ачалар, тормышка тагын да ныграк яраклашалар. Үзләрендә ышаныч барлыкка килә. Шул рәвешле төрле социаль проектларда катнаша башлыйлар, волонтерлар хәрәкәтендә катнашалар. Араларында гаилә коручылар һәм эшкә урнашучылар да бар, – ди Мәликә Гыйльметдинова.

Мондый курслар 2016 елдан бирле ун тапкыр оештырылган. Бу вакыт эчендә 200дән артык кеше тернәкләнү узган. Алар арасында Мария Минәхмәтова да бар. Курслардан соң аның тормышы бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Моның турында ул үзе дә сөйләде.

Римма Гатина фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading