16+

Бер чәшкә каһвә тотып баскычтан йөгер!

«Казанские ведомости» газетасы илһам чыганагын тапкан

Бер чәшкә каһвә тотып баскычтан йөгер!

«Казанские ведомости» газетасы илһам чыганагын тапкан

Күршең шәп булу үзе бер бәхет диләрме әле? Менә безгә дә «Казанские ведомости» газетасы белән янәшәдә генә эшләү үзе бер рәхәт. Аларның төрледән-төрле чаралар оештыруларын карап тору да үзе бер бәхет. Йә редакция коридорында баскетбол уйный алар, йә тәгәрмәчле урындыкларына “атланып” узышалар, кыш көне бер-берсенә итек атышалар...  Әнә бүген дә кулларына бер чәшкә каһвә тотып баскыч буйлап чабышып йөрделәр. Баксаң, алар туган көннәрен шулай кызыклы итеп үткәрә икән.

- Сер түгел, журналистны аяклары ашата. Редакциягә иң беренче булып, «свежий» хәбәр алып кайткан корреспондент кына бүген үз эшенең остасы булып санала. Ә каһвә - безгә шул мәгълүматны тиз арада, матур итеп язып бирү өчен илһам чыганагы. Шуңа күрә без бүген чәшкәләребезгә каһвә салып йөгерергә булдык, - диде «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова.

Мондый коллективта эшләсәң, паспорттагы яшеңне онытасың, ди редакциянең алыштыргысыз машина йөртүчесе Равил абый Фәйзуллин. Журналистларның тынгысыз тормышына ул 12 ел элек кереп киткән, ә шофер буларак гомуми эш стажы 52 елга җиткән.
- Журналистлар белән эшләп үзем журналист булып беттем инде, - дип елмая ул тыйнак кына. - Берәр чарага барганда, журналистлардан иң беренче хәбәрләрне ишетәсең. Газета-журналларны, телевизордагы яңалыкларны да карап барам. Кайвакыт төнлә дә уятып эшкә чакыралар. Ләкин миңа үз эшем ошый, чөнки монда коллектив бик яхшы. Бөтенесе үз эшенең остасы.

Дания Харисова редакциядә коммерция эшләре өчен җаваплы. Кешеләр белән эшли-эшли инде психологка әйләнеп беттем ди. Дания ханым басма матбугатның чәчәк ату чоры алда әле, ди.
- Хәзер бөтенесе интернетта, басма матбугат бетә дигән сүзләр белән килешмим. Бу безнең илдә барган вакытлыча күрешеш кенә. Башка илләрдә хәзе,р киресенчә, басма матбугат үсештә. Бездә дә тиздән басма матбугат белән интернет икесе ике әйбер икәнен аңлаячаклар. Республика җитәкчеләре дә бу эшкә алынсын иде. Бәлки Татарстанда берәр елны вакытлы матбугатка багышларга кирәктер?! Без дә кечкенәдән балаларыбыз алдына планшет түгел, китап, газета-журнал куйсак, укуга мәхәббәт тәрбияләр идек, - ди Дания ханым.

27 еллык тарихы булган газетага эшкә бүген күбрәк яшь егет-кызлар килә. Газетаның киләчәге алар кулында хәзер. Роза Белоусова да моннан җиде ел элек редакция бусагасын беренче тапкыр атлап кергән. Ул вакытта әле беренче курс студенты булган.
- Миңа икенче курстан ук инде газетада медицина темасын ышанып тапшырдылар. Яшь кеше буларак, коллектив һәр яклап ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Монда сине аңлаучы, сине шәхес буларак кабул итүче кешеләр эшли, - диде Роза.

Күршеләребез “Казанские ведомости” газетасын туган көне белән котлыйбыз! Һәрвакыт шундый шат күңелле, бердәм коллектив булып калыгыз!  Тугры укучылар сезгә!  

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading