16+

Бер җинаять — ике маддә: студентлар коррупция белән көрәшә

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, “Перезагрузка” студентлар проектларын яклау конкурсы узды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, “Перезагрузка” студентлар проектларын яклау конкурсы узды.

Быел Татарстандагы алты түрәгә үз кереме турында тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат биргән һәм мәнфәгать каршылыгын җайга салмаган өчен муниципаль вазифадан китәргә туры килгән. 

Татарстан Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләсе идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов быел 44 тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәсе буенча муниципаль вазифа биләүче 6 кеше үз вәкаләтеннән вакытыннан алда азат ителде, -дип белдерде. 
Кайвакыт коррупциягә каршы тикшерү башлангач та түрәләр үз теләге белән эштән китү сәбәпле катлаулана, дип искәртте спикер.

Быел шулай ук дәүләт вазифасын биләүче өч түрә тикшерелгән, кайберләре дисциплинар җәзага тартылган.
Татарстан республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты мәгълүматлары буенча, 2010 елдан алып республикада ришвәт бирергә әзер булучылар саны 8 процентка диярлек кимегән. 2010 елда мисал өчен, сораштыруда катнашучыларның 61,3 проценты ришвәт бирү юлы белән проблемаларын хәл итәргә теләгән булса, 2018 елда 53,8 процентка кадәр кимегән. 

Коррупция ул — үз-үзең белән компромисска бару

Кеше профессиональ дәрәҗәдә эшли башлаганчы, иң элек белем ала. Һөнәр үзләштерә. Күпләр әти-әни яныннан, өйдән чыгып китеп, мөстәкыйль тормышны да студент елларында башлый. Бер сүз белән әйткәндә, студент еллары кешегә җәмгыятьтә формалашырга ярдәм итә. Бу кешенең кооррупция, ришвәтчелеккә мөнәсәбәтенә дә кагыла. 

Кичә Казан Энергетика университетының актлар залында, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, “Перезагрузка” студентлар проектларын яклау конкурсы узды. Республикабызның иң зур югары тугыз уку йортлары студентлары коррупциягә карашлары, аның белән көрәш ысулларын өлкәннәргә һәм сабакташларына да күрсәтте. 

“Перезагрузка”ны Энергетика университеты инде беренче ел гына үткәрми. Гомумән, коррупциягә каршы темаларга әлеге уку йортында ел дәвамында чаралар булып тора. 

Энергетика университетының беренче проректоры Александр Леонтьев билгеләп үткәнчә, әлеге проектны тормышка ашыруда Татарстан Прокуратурасы, Иҗтимагый палата, коррупция белән көрәшүче башка органнар катнаша. 

-Быел безнең конкурста тугыз югары уку йорты студентлары катнаша. Узган ел, ялгышмасам, алты уку йорты катнашкан иде. География елдан-ел киңәя бара. Быел Әлмәттән дә килделәр. Иң кызыгы шул: студентлар командалары ирекле рәвештә формалаша, аларны берәү дә мәҗбүр итми. Аларга бу тема кызыклы һәм студентлар бик тирән фикер йөртә.
 
Коррупция —  җәмгыятьтәге шеш булса, безнең максат — хирургик юл белән юк итүгә барып җитмичә, профилактикалау. Бер студентның әйткәннәре миңа бик ошады. Ул “коррупция — вак әйберләрдә үз-үзе белән компромиска барудан башлана”, дигән иде. Студентлар бик кискен темаларны күтәрә , - ди Александр Леонтьев. 

Дөрестән дә, студентлар бик җитди темалар күтәрде һәм кызыклы проектлар тәкъдим итте. 

Мисал өчен, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты студентлары үзләре белем ала торган уку йортында коррупциягә бәйле агарту һәм профилактика эшләре алып барырга ниятли. Моның өчен алар сораштыру уздырып, ришвәтчелек белән очрашканда кеше нәрсә эшләргә тиеш дигән сорауга җавап эзләгән. Баксаң, сораштыруда катнашканнарның 81  проценты ришвәтчелек белән очрашканда кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен бөтенләй дә белми булып чыккан, бары 5 процент кына кемнән ярдәм сорарга икәнен белүе ачыкланган. Әлеге хилафлыкны бетерү өчен студентлар мәгълүмати буклетлар таратырга, видеороликларны факультетлардагы экраннардан күрсәтергә тәкъдим итә. 

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты студентлары “Гадел грант” проектын тәкъдим итте. Бу чыннан да кирәкле, ихтыяҗ булган проектларның берсе. 

“Бик күп өлкәләрдә грантлар тапшырыла. Әмма грант отучыларның базасы төзелмәгән. Шуңа да быел грант алучы киләсе елга да проектының кайбер өлешләрен генә үзгәртеп, янәдән дәүләт ярдәменнән файдалана ала”, - ди студентлар. Дөрес, проектны тормышка ашыру чыгымнар һәм вакыт сорый. Әмма идеялары кирәкле, җитди. Шуңадырмы, жюри бу командага икенче урынны бирде. 

Беренчегә исә мәйдан хуҗалары — Энергетика студентлары лаек дип табылды. Алар “Гадел комикслар” проектын тәкъдим итте. Шулай ук коррупциягә каршы уеннар, кушымталар тәкъдим итүчеләр дә булды. Алар да бүләксез калмады. 


Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading