16+

Бер кочагыма алып рәхәтләнеп сөйим әле дисәң, балалар үсеп беткән...

Безнең заман бала-чагалары, хәзер инде чал чәчле әби-бабайлар, йә кайсыгыз хәтерли әниегезнең җылы кочагын? Юк шул, ә үзең дисезме? Менә мин дә хәтерләмим шул. Күп булганбыз шул ул заманда, әниләр баланы күп алып кайтканнар, чишмәдән. Көне буенча су ташыгач, шунда су белән бергә бер бәбәй дә ияреп төшкәндер инде чишмә улагыннан.

Бер кочагыма алып рәхәтләнеп сөйим әле дисәң, балалар үсеп беткән...

Безнең заман бала-чагалары, хәзер инде чал чәчле әби-бабайлар, йә кайсыгыз хәтерли әниегезнең җылы кочагын? Юк шул, ә үзең дисезме? Менә мин дә хәтерләмим шул. Күп булганбыз шул ул заманда, әниләр баланы күп алып кайтканнар, чишмәдән. Көне буенча су ташыгач, шунда су белән бергә бер бәбәй дә ияреп төшкәндер инде чишмә улагыннан.

Хәзер хатыннар баланы әз табалар дигән булып гаепкә алып ятасы юк. Хатыннарны көянтә-чиләк күтәртеп чишмәгә генә төшерәсе. Монда фитнесы да бар, аэробикасы да, әле яз-көз чишмә тавы тайгак булса, альпинист та булып куясың.

Нигә элек хатын-кызның җилкәләре түгәрәк, билләре нечкә, гәүдәсе сыгылмалы, аяклары төп-төз булган дип уйлыйсыз? Уйлап та тормагыз, баш ватып, иңнәрегезгә көянтә-чиләк асып (һәр чиләктә ун-унике литр су), чишмә тавыннан күтәрелеп, суыгызның бер тамчысын да чайпалдырмыйча өйгә алып кайтып җиткерегез әле.

Көлмәгез, башта алып кайтып карагыз, бәлки шунда чиләгегезгә бер бәбәй дә сикереп төшәр әле, кем белә. Алайса, кайсыларыгыз чишмә суына биш литрлы канистр белән төшә бит. Шул канистрны бер якка гына асып кайтып, гәүдәләрегез бер якка гына чалшаеп бетмәсә ярый инде.

Аннары канистр авызына нинди бәбәй сыйсын инде име? Бәбәйне күп алып кайтканнар шул әниләр. Кайсы өйдә биш-тугыз, хәтта ун бала. Ишле бала әниләрнең кочагына сыеп бетмәсәк тә, йөрәкләренә сыйганбыз. Бала-чаганы гел җылы кочакта гына иркәләп утырмасалар да, илгә-көнгә шәфкатьле, ата-анага игелекле итеп үстергәннәр. Алар балаларны үзләренең яшәү рәвешләре белән тәрбияләгәннәр, Ислам дине йолалары, яшәеш кануннары гасырдан-гасырга, буыннан-буынга сакланып килгән.

Мең еллар буена бөртекләп җыелган хәзинәне җитмеш еллык динсезлек сөреме кешеләрнең аңыннан себереп түкте. Шулай шул, булганны бетерүе җиңел, булдыруы гына авыр. Менә шул югалган хәзинәне тагын бөртекләп җыярга тырышабыз да бит, юк, җыелмый, поезд киткән, вокзал ябылган.

Сүземнең башы әнкәйләрнең җылы кочагы иде бит. Әнкәйләр генә түгел, икешәр-өчәр генә бала табып үзебез дә гел җылы кочакта гына тота алмадык балаларны. Дөнья һаман арттан куды, ә без дөньяны үзебез куабыз дип уйладык. Менә шулай дөнья белән куыша-куыша гомерләр узып киткән.

Бер кочагыма алып рәхәтләнеп сөйим әле дисәң... балалар үсеп беткән, кочакка сыймыйлар. Кочакка сыймасагыз да, йөрәккә сыясыз сез, балакайлар, үзегез генә түгел, оныкларның урыны да йөрәк түрендә.

Йөрәк түреннән чыккан догаларыбыз белән төреп, шул догаларыбыз яклап-саклап йөртсен дип теләкләрнең иң изгесен теләп озатабыз, каршы алабыз сезне. 

Рәйсә Галимуллна
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading