16+

Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...

Уфада яшәүче танышым гөрләтеп бәйрәм уздырырга җыена. “Танылган артистларга зур гонорар түлисе килми, ул акчага мин берничә яшь артист чакыртам да, бәйрәм тагы да күңеллерәк булачак”, - дип, җырчыларга шалтырата башлады... Әмма яшь артистлар тагы да кыйммәтрәк булып чыкты...

Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...

Уфада яшәүче танышым гөрләтеп бәйрәм уздырырга җыена. “Танылган артистларга зур гонорар түлисе килми, ул акчага мин берничә яшь артист чакыртам да, бәйрәм тагы да күңеллерәк булачак”, - дип, җырчыларга шалтырата башлады... Әмма яшь артистлар тагы да кыйммәтрәк булып чыкты...

“Нурминскийның иҗаты миңа бик ошый. Башта аңа шалтыратырга булдым. Инстаграм аккаунтында язылган номерны җыйган идем, администраторына эләктем. “Райдерны ватсап аша җибәрермен”, - диде бу. Райдер килде, мин шок хәлендә...”

Баксаң, Нурминскийның гонорары ул кадәр үк кечкенә түгел икән. 150 мең сум. Түләүнең 50 процентын шундук банк карточкасына күчерергә кирәк, ә калганын – чыгышына ике сәгать кала. Әгәр дә кире уйлап, җырчыны чакырудан баш тартасың икән, түләп куйган 50 процентың кире кайтарылмый.

Аннан тыш... Артист һәм аның төркеменә син самолетка яки поездга билет алырга тиеш. Билетларның электрон вариантын почталарына 10 көн кала җибәреп куярга. Аерым грим бүлмәсе булырга тиеш. Анда мөһим рәвештә җилләткеч, коры һәм чиста тастымаллар булсын. Ә табында: 6 шешә су, зур 2 пицца, итле ризыклар нарезкасы, җиләк-җимешләр, кара чәй булсын дигәннәр.
Техник яктан да таләпләре катгый. Микрофоннар да алар сораган фирманыкы гына булсын...
Танышым шок хәлендә. “Хәзер юбилейга кемне чакыртыйм микән, калганнар күпме акча сорар микән?” – дип борчыла... Укучылар, бәлки сезнең дә бәйрәмнәргә артистлар чакырганыгыз булгандыр? Кыйммәткә төштеме? Комментарийларда языгыз әле...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул хәтле акча туздырганчы,авыруларга,картларга ярдәм итсәгез саваплы булыр идегез.Купме кешенең сезнең ярдәмнән чыккан сөенеч яшьләре ожмагка алып керер.Миңа калса,мулла чакырып уз якыннарыгыз белән корьән ашы үткәрсәгез яхшы булыр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кем ул Нурминский?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нурминскиинын кем икэнендэ белгэн кеше юк, дэшегез лучше танылган артисларны

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йодэ утырсын. Кемгэ кирэк сон ул? Русс эстрадасына тортылган кеше.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу газетада бастырылган язма инде. Анламыйм: ни очен икэн сузен микэн белэн алыштырып бетерделэр сон?! Бу дорес тугел бит , аларнын хэрберсенен уз кулланылышы

            Мөһим

            loading