Исәп-хисап ясар вакыт җиткәч, ул акча белән шыплап тулган зур янчыгын ачып, бер эре купюра тартып чыгарды. Аңа сдача бирергә ваграк акчалар кирәк буласын чамалап, бер мең сумымны тотып, ваклатырга йөгердем. Бирдем мин аңа кайтарып берничә йөз сум. Беркадәр утыргач, җыелган акчаларымны санап карадым. Сатуым әйбәт барды. Никтер азсындым. Шулчакта күршемдә генә сатып утыручы Нина, астыртын гына елмаеп: ”Теге бай хатын сиңа акча бирмәде. Купюрасын борын төбеңдә генә уйнатып алды да, янчыгына кире тыгып куйды. Син аңа бушка күпме тауар тутырып җибәрдең, нишләптер акча да бирдең” – димәсенме? Бу сүзләрне авыр кабул иттем... Нигә телең ни әйткәнне колагың ишетми? “Базар хатыны” түгелсеңдер, дигән сүзләрнең асылына шунда сату итә башлагач кына төшендем. Сәүдә мәйданчыгында сату итүче әби-чәбиләр, урта яшьтәге хатын-кызлар арасында көндәшлек хөкем сөрүе сер түгел. Чая әрсезе, кай арада ут өертеп сату итеп, уч тутырып акчасын кесәсенә салып, шат елмаеп өенә кайтып китә. Мыштымраклары аннан көнләшеп, күршесенә сиздермичә генә этлек эшләргә маташа. Үзара мөнәсәбәтләрдә астыртынлык, гайбәт, вак-төяк караклык, үзенә сиздерми генә, күршесенең яхшы тауарын бозу кебек күңелсез хәлләр күзәтелә.
Шәхсән үземә ялган акча биреп киткәннәре, мин кибеткә ипигә кереп чыккан арада күз явын алырлык гладиолусларымны сындырып куйганнары, термосымны төшереп ватканнары булды. Болар барысы да вак мәсьәләләр булса да, минем тәрбиягә бәйле менталитетыма туры килми шул.
Соңгы елларда сезон саен мең төп томат, борыч, баклажан, күпсанлы чәчәк, кәбестә, җиләк рассадасы үстереп сата башладым. Эшнең бер җаен алгач, әлләни авырлыгы юк кебек. Пенсиядәге кешегә иш янына куш булуы да ярап куя. Тиеннәр санап яшәмибез, Аллаһка шөкер. Бакчаның чыгымнары ел саен арта. Элек бакчачылык кибетендә 7-8 мең сумлык тауар җыеп кайтсак, быел шулчаклы ук орлыкларга, ашламаларга, корткычлардан саклану материалларына, лотокларга, тартмаларга, утырту стаканнарына 30 меңне чыгарып салырга туры килде. Тирес бәясе өчләтә артты. Бакча взнослары өч-дүрт мәртәбә күтәрелде. Утка, каравылга түләүләр дә үсә бара. Бу юлларны язуым юкка түгел, шул чыгымнарга ияреп, базарда без саткан продукция бәясе дә арта бара. Кайбер “акыллы башлар” без юләрләр кебек интегеп бакчада эшләми, ярты кышта тәрәзә төпләрендәге савытларга орлык чәчеп, әллә ничә фитолампа астында рассада үстереп азап чикми. Алар күмәртәләп сату урыннарыннан яшелчә, алма, фермер хуҗалыкларыннан – рассада, тавык-чебеш фабрикаларыннан тавык ите, йомырка, казылык, сөт-май заводыннан эремчек, каймак, сөт төяп килеп, үзләре җитештергән кыяфәт ясап, гади кешеләрне алдап, теттереп сату итәләр. Бәяләрне бермә-бер күтәреп, күпмедер файда күрәләр. Кайвакытта бозылган тауарларын кире китереп, битләренә аталар, ут чыгарып талашалар.
Мәскәү базарын Мәскәү бае сатып алганнан бирле анда ремонт бара. Әби-чәбиләргә, алыпсатар чуаш-мариларга, “кара халык” вәкилләренә базар янәшәсендәге урам буена да басып сатарга ярамый башлады. Каравылчылар ыжгырып килеп чыгып, куып җибәрәләр. Урам сатучылары – бичарадан ничара, бер литр сөт белән ярты буханка ипи, дару алырга акча эшләргә дип, үзе үстергән яран гөлен култык астына кыстырып, кыргый базар мәйданчыгына чыгып баскан әбекәйләргә урын тарайганнан-тарая бара. Кайда кысанлык – шунда урын алып калу өчен көрәш кайный. Чая-җитез чуаш хатыннары иртәнге өчтә йокыдан торып, дүрттә юлга чыгып, сәгать биштә сату мәйданчыгында урын алырга килеп басалар. Машиналылары “оптовка”дан тауар төяп, соңрак килә. Ну оста сата да соң үзләре! Яшелчә рассадасы сатучы өч-дүрт яшь хатынның кулы-кулга, теле-телгә йокмый. Азотлы ашлама белән чамасыз коендырылганга, куе яшел төстәге эре яфраклы томат, борыч, кәбестә, чәчәк үсентеләрен сатып алырга казанлылар чират тора. Сәүдәгәрләр алдап та күрсәтә соң! Бер үк лотоктагы кәбестәләрен әллә ничә исем куеп аткаралар.
Иртә өлгерешле, уртача, соң өлгерешлесе кирәк дип сорыйсыңмы – рәхим ит, бер үк күчтән алып бирәләр. Бәяләре яман тешләшсә дә, түзә бичара халык. Йомырка сатучылар шактый күп. Каршыбызда яланбашлы, таза гәүдәле, утыз биш яшьләр чамасындагы, бер күзенә ак төшкән рус хатыны ут өертеп йомырка, тозлы кәбестә, гөмбә сата. ”Үземнең тавыклар салган эсвижи диетик йомырка, дип шәрран ярып, сатып алучыларны үз янына чакырып китерә. Янәшәсендә суган кыягы сатып утыручы ябык гәүдәле аксак карчык: ”Юльканы ире ташлап чыгып китте. Баласы садикта. Ул безнең тулай торакта тора. Аның тавыгы юк-югын, озын мыеклы кызыл тараканнары гына бик күп. Пасха бәйрәме алдыннан ярминкәдән ике зур кап йомырка алып кайтып куйган иде. Һаман сатып бетерә алмый әле,бичара, – дип, колагыма пышылдый.Үзенең алдындагы катыргы кап өстенә таратып салган яшел суганнары якты кояшта, җилдә күпме ятса да шиңми, димәк, “оптовка” дан сатып алып кайткан, картаеп каткан, бозылмас өчен химикатлар белән эшкәртелгән сыйфатсыз тауар...
Быел мин дә теплицабызда яңа гына өлгергән сусыл редис, тәмле яшел суган, хуш исле бөтнек, чәчәккә бөреләнгән бакча җиләге, чәчәк рассадалары, үрегән бәрәңге бүлбеләре алып чыгып, даими сатып алучыларымны сөендерергә өлгердем. Томат-борыч, кыяр, баклажан петуния һ.б. чәчәк үсентеләрем әлегә җылы корылма эчендә үз нәүбәтен көтеп, үсеп утыралар. Кадерле укучыларым, максатым һич кенә дә кемне булса да хурлау яки зурлау түгел. Күреп һәм ишетеп белүемчә, урам чатына чыгып сатучыларның күбесенең тормышы авыр, очын-очка көчкә ялгыйлар. Яшьрәкләренең котын ипотека убыры алган. Кайсы баласының укуына түләргә акча эшләп маташкан була. Берәүнең ире төрмәдә, икенчесенеке – сугышта, кайсыныкы – айнымас исерек йә наркоман... Әби-чәбиләр пенсиясен җиткерә алмаганга суык җилле дымлы урамга чыгып баскан...
Комментарийлар