Дөньяда иң гүзәл, иң матур нурлы зат ул - минем әнием...
Бу җырны мин бервакытта да күз яшьләрсез генә тыңлый алмыйм. Әнием бүген яныбызда булмаса да, һәрвакыт елмаюлы, мөлаем карашы, яшьләй агарган көмештәй чәчләре, йомшак, шул ук вакытта балта осталарына гына хас көчле, яргаланып беткән куллары, акыллы зәңгәр күзләре белән әле дә каршымда басып торган кебек ул.
Әнием Галия – сугыш чоры баласы. 1930 елның 1 июлендә Апас районы Кече Болгаер авылында дөньяга килгән. 1958 елда Борнаш авылының чибәр егете – Кәфилгә кияүгә чыккан. Әтием белән тигезлектә 58 ел гомер итеп, дүрт бала үстерделәр. Кич утырганда әниемнең куенына кереп, яшь чагы, сугыш чоры турында сөйләгәннәрен тыңларга ярата идем.
Сугыш чорында әтиләре сугышта үлгәннәрнең балаларына хөкүмәт пенсия биргән. Әниемә ул чакта ун яшь, гаиләдә – дүрт бала. Аларга да 72 сум пенсия чыккан. Ул чор өчен бу – зур ярдәм. Кешеләрнең күңелендәге җиңүгә өмет барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелгән чаклар да күп булган. 1942 елның март аенда әтисенең «үлде» дигән хәбәре гаилә иңенә кара шәлен яба. Фронтка юл тоткан эшелонны дошман самолеты тар-мар итә. Бабай сугышка барып җитә алмыйча һәлак була. Ярдәм итәргә әниемнең туганнары булмый. Дәү әнием Апаска райком секретаре Бари Мифтахов дигән кеше янына ярдәм сорап бара. Районнан бирелгән Америка паегы аларга исән калырга ярдәм итә.
Ун яшеннән әнием, башка авылдашлары белән бергә, ачлыкны нәни иңнәрендә күтәргән. Кияргә кием юклык, җитмәүчелек җәй көне кырдан кычыткан, ат колагы, черегән бәрәңге җыеп ашарга мәҗбүр иткән. Шул юклыкны тагын да белгертеп, сыерлары сукыраеп үлгән. Ләкин исән калган кәҗә-сарыклар бу авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Җиңү турында беренче хәбәрне аларга өй түрендә эшләп торган радио җиткергән. «Эх, бу минуттагы шатлыклы мизгелләр», – дип искә ала иде әнием. Сугыш беткәч, берән-сәрән авылга ирләр кайта башлаган. Әтиләрен көтеп, балалар олы юлны күзәткән. Берәүләргә сугыш бетү зур сөенеч булса, икенчеләргә ул кадерле кешеләрен югалту буларак йөрәкләренә уелып калган. Әниемнең дә дәү әнисе, кайтучылар каршына йөгереп чыгып, елый-елый: «Минем улымны күрмәдегезме?» – дип сорый торган булган. Кызганычка, аңа улы турында җылы хәбәр алу язмаган шул.
Сугыштан соң колхоз гаиләләргә икмәк бирә башлый. Тормышлар әкрен генә уңай якка үзгәрә. Әниемнең төрле эшләрдә тырышып хезмәт куйганын күрәләр. Шул хезмәтләре нәтиҗәсендә аңа Мәскәүгә ВДНХга һәм берничә тапкыр Казанга слётка бару насыйп була. Район тарафыннан акчалата да, әйберләтә дә премияләр ала. Сугыш чорында кичергән кыенлыклар аңа һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәтә. Нинди чорда яшәсәң дә, тырыш, намуслы һәм ярдәмчел булырга кирәклеген аңлап яши ул.
Әнием безне тормышны сөеп яшәргә өйрәтте. «Илләр, көннәр тыныч булсын. Тынычлыкның кадерен белегез, Аллаһы Тәгалә сугыш афәтен күрсәтмәсен! Туганнарның кадерен белеп, булганына канәгать булып, Ходайга шөкер итеп яшәгез! Берегез дә без күргән ачы хәсрәтне күрмәсен иде!» – дигән теләкләрен ирештереп калдырды.
Гөлфинә Сәлимуллина, Апас районы, Борнаш авылы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Елаттын, Голфинэ. Эниеннен урны ожмахта булсын!
0
0