16+

"Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр"

Пандемия башланганнан бирле, халыкның коронавирус белән ничек көрәшү, табибларның нинди шартларда эшләве, гомумән, дөньяның ни дәрәҗәдә үзгәрүен журналистлар һәм фотографлар ачык сурәтләде.

"Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр"

Пандемия башланганнан бирле, халыкның коронавирус белән ничек көрәшү, табибларның нинди шартларда эшләве, гомумән, дөньяның ни дәрәҗәдә үзгәрүен журналистлар һәм фотографлар ачык сурәтләде.

Журналистлар эшли торган “Татмедиа” АҖ бинасында COVID вирусына багышланган “Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр” исемле фотокүргәзмә ачылды. Биредә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында эшләүче алдынгы фотографларның үзенчәлекле фотосурәтләре тәкъдим ителде.

Танылган фотограф Рамил Гали йогышлы авырулар госпитальләре эшли башлауга ук андагы вәзгыятьне фотога төшерә. “Тормышымда нинди генә вакыйгаларны төшерергә туры килмәде. Бервакыт хәтта снайпер ата язды миңа. Шулай да йогышлы авырулар госпиталенә кергәндә, бик уйландырды. Фотокүргәзмә, чыннан да, актуаль. COVID вирусы белән көрәштә фотокүргәзмәнең дә ярдәме тисен иде теләктә калам”, - ди Рамил Гали.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков та коронавирус белән көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының мөһим ролен ассызыклады. “Журналистларның вакыйганы профессиональ дәрәҗәдә төшерүе, яктыртуы, халыкка үтемле итеп тәкъдим итүе зур әһәмияткә ия. Берәү дә мөстәкыйль рәвештә коронавирусны җиңә алмый. Моның өчен сәламәтлек саклау, социаль, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка өлкәләрнең күмәк хезмәте таләп ителә”, - дип белдерде Владимир Жаворонков.

Фотоларда йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче табиблар, пандемия чорында бушап калган шәһәр урамнары, юлда хәрәкәт итүче бердәнбер машиналар - “ашыгыч” ярдәм белән такси, махсус лента белән уратып алынган балалар мәйданчыклары һәм башкалар тасвирланган.

“Коронавирус тормышыбызны төптән үзгәртте. Пандемия белән бәйле рәвештә төрле чикләүләр кертелсә дә, тормыш тукталмады. Битлек кию, дезинфекция һәм башкалар гадәти күренешкә әверелде. Фотокүргәзмә кызыклы да, үзенчәлекле дә. Аларда чынбарлык тормыш сурәтләнгән, табибларның зур хезмәте бәяләнгән. Бу фотокүргәзмәнең дәвамын оптимистик рухта, ягъни фотоларда кешеләрнең гадәти тормышка кайтуын күрергә язсын иде”, -  диде Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Әлеге фотокүргәзмәне сәүдә үзәкләре һәм паркларда оештыру планлаштырыла.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading