Үзебезнең республика, үзебезнең Ачасыр авылы, үзебезнең артистлар, үзебезнең Су анасы...
Скопировать ссылку
Үзебезнең республика, үзебезнең Ачасыр авылы, үзебезнең артистлар, үзебезнең Су анасы...
Дөнья экраннарына чыккан беренче Татарстан киносы турында әнә шулай үзебезнеке диясе килә. Фильм башта Мәскәү халыкара фестивалендә тәкъдим ителгән булган. 14 марттан ул Россия кинотеатры экраннарына да чыкты.
Куркытамы, уйлатамы?
Каникул алдыннан кызым сыйныфташлары белән фильмны карарга барырга булгач та, берничә ата-ана кызыксынуыбызны җиңә алмадык, балаларга без дә кушылдык.
Беренче карашка сюжет бик гади: әтисе вафатыннан соң Мәскәүдә карьера ясаган, зур җитәкче дәрәҗәсенә ирешкән Алсу ике баласы белән абыйсын, туган ягын, әтисе каберен күрергә авылга кайта. Беренче төнне үк аны Су анасы урлап китә. Әлбәттә, сәбәпсез генә түгел. Бөтен эчтәлекне ачып бетерсәм, кызыгы калмас. Кыскасы, чын әкият әнә шул урыннан башлана. Балалар әниләрен кайтару өчен күп тырышлык куя, һәм һәрбер әкияттәгечә, яхшылык яманлыкны җиңә.
Фильмны чагыштырмача тиз, ай ярымда төшергәннәр. Ә менә махсус эффектлар, заманча технологияләрне ясау өчен елдан артык вакыт сарыф ителгән. Бу – катлаулы грим, компьютер графикасы кулланып төшерелгән беренче Татарстан блокбастеры. Су анасы күктә дә оча, су өстеннән дә йөри. Монысы өчен су астында хәтта күтәртелгән күперләр салырга да туры килгән. Әмма фентези дип тәкъдим ителгән «Су анасы» моннан күпкә «текәрәк» чит ил киноларын карап өйрәнгән балаларны әллә ни куркытмады анысы. Шулай да уйланырга мәҗбүр итте. Фильмның максаты да куркыту түгел, гаилә кыйммәтләренә төшендерү, балаларга мәхәббәт, әти-әниләргә хөрмәт уяту.
Әсәрнең балалар өчен файдасы бик күп: алар шайтан, хәзрәт, шәмаилнең нәрсә икәненә төшенә, Су анасы, Юха елан кебек әкияти образлар, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай иҗаты белән якыннанрак таныша, доганың көченә ышана, кинотеатрдан чыкканда укучылар үзара дога өйрәнергә, «бисмилла» әйтергә кирәк дип сөйләшәләр иде инде. Гомумән,Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен дә республика, Каюм Насыйри музее турында мәгълүмат бирелә. «Су анасы»н төшергән чын мәгънәсендә милли режиссер Алексей Барыкинга моның өчен рәхмәт. Бу фильмнан тыш башка әсәрләрендә дә ул Татарстанның гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйли.
Юха елан догадан курыкмый
Образларга килгәндә, Габдулла Тукай әсәрләре буенча Су анасын су буенда чәчен тарап утыручы сылу гына бер хатын итеп күзаллаган идем. Ә монда ул куркыныч, кара төсләрдә, балык исе килгән, тәңкәләр белән капланган, бар җиреннән су тамып торган образ буларак сурәтләнә. Күрәсең, Каюм Насыйри әсәрләрендә Су анасы шулайрак тасвирланадыр.
Су анасы күпләргә таныш булса, Юха еланны барысы да белми. Бу образ – үзенчәлекле. Чибәр хатын кыяфәтендәге «елан» балаларны бик ярата, гәрчә үзе бала таба алмый, ул бер догадан да курыкмый, аның кендеге юк, авызыннан сасы ис килә һәм иң мөһиме – ул сусыз тора алмый. Бу образны Нәфисә Хәйруллина башкара. Ул Мәскәүдән кайткан Алсуның абыйсы Тимур хатыны булып уйный. Башта аны автор тәрбияле, дини итеп сурәтли. Мәскәү кунаклары кайтканда, хатын намазда, уразада. Дини хатынның тырнаклары нигә кызыл, нигә ул яулыктан йөрми, суга барганда, аркасы ачык сарафан киеп чыга дип башта аптыраган идем, баксаң, ул Юха елан икән бит. Ә шайтанның мондый кыяфәттә йөрүендә гаеп юк.
Фильм «Су анасы» дип аталса да, төп герой – 11 яшьлек малай белән алты яшьлек кыз – Алсуның балалары. Нәкъ менә балалар әниләрен коткарырга тырыша, моның өчен Каюм Насыйри иҗатын да өйрәнәләр, «бисмилла»сын да әйтергә тырышалар, татар халык әкиятләрен дә укыйлар.
Комментарийлар