Татарстан фермерлары киңәйтелгән утырышка җыелды
Бүген авылны фермерлар яшәтә. Алар авылдашларына эш урыннары булдыра, ә республика халкын сыйфатлы чиста продуктлар белән тәэмин итеп тора. Әмма хәл ителмәгән үз проблемалары да шактый. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциация советы һәм президиумының киңәйтелгән утырышында алар шулар турыда сөйләде.
Ассоциация рәисе Камияр Байтемиров сүзләренчә, фермерлар, кече хуҗалыклар һәм кулланучылар кооперативлары республика икътисадында мөһим урын били.
– Хуҗалыкның кече формалары тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 53 проценттан артыгын җитештерә. Крестьян-фермер хуҗалыклары үсеш индексы 113,5 процентны тәшкил итә. Болар грант программаларыннан башка мөмкин дә булмас иде, – дип сөйләде Камияр Байтимеров.
Ул шулай ук авылда кече хуҗалыкларны үстерүнең төп ноктасы кооперативлар төзү булырга тиешлеген дә ассызыклап үтте.
– Продукция җитештерүне генә түгел, фермерлар һәм авыл кешеләренең кооперативлар белән үзара эшчәнлеген дә активлаштырырга кирәк. Алар җитештергән продуктны яхшы бәягә, арадашчыларсыз гына сатуны оештырасы иде, – диде ассоциация рәисе.
«Берләшеп кенә чыгымнар кими»
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та үзенең чыгышында берләшеп эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп булуын билгеләп узды.
– Соңгы ике елда хуҗалыкларның кече формалары һәм алар җитештергән продуктның күләме артты. 1999 елда фермерлар 179 млн сумлык продукция җитештерсә, 2018 елда 19 млрд сум булган. Бүген хәтта фермерлар династияләре дә барлыкка килде. 1991 елда беренче фермер хуҗалыгы оешканнан бирле, аларның саны берничә меңгә артты. Алар аеруча Кукмара, Буа, Балык Бистәсе, Спас, Яңа Чишмә һәм Азнакай районнарында күп. Бу районнарда 80нән артык фермер исәпләнә. Республика буенча алганда, фермерларның яртысы терлекчелек белән шөгыльләнә.
Алар тырышлыгы һәм дәүләт ярдәме белән, ит җитештерү күләме саклана, ә сөт җитештерүдә алга китеш бар. «Агростартап» проекты нигезендә быел 103 шәхси хуҗалык крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлеп, 312,7 млн сумга грант алды. Бүген безнең алда торган төп бурыч – халык җитештергән продукцияне сату һәм кооперативларны үстерү. Берләшеп кенә чыгымнарны киметә алабыз һәм базар бәяләренә бәйлегебез дә кимеячәк. Бүген республикада 274 кулланучылар кооперативы эшли, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча юл картасы эшләнгән. Кооперативларның кереме быел 1,8 млрд сумны тәшкил итте, узган елга караганда, 400 млн сумга үсеш күзәтелә, – дип сөйләде министр.
Кооперативлар өчен 70 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтелә. 2015 елдан бирле 43 кооператив 827 млн сумлык грант алган.
Сыйфатка игътибар аз
Теләче районы «Нәүрүз» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Раилә Хисмәтуллина үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кооператив 2017 елда сөт җыю һәм эшкәртү максатыннан оештырылган. Узган ел Теләче май заводын сатып алып, хөкүмәт ярдәмендә сыр-май җитештерә башлаганнар. Кооператив дүрт авыл хуҗалыгы оешмасын, җиде фермер хуҗалыгын, биш шәхси хуҗалыкны берләштерә. Сөтнең 55 проценты кооператив әгъзаларыннан җыела.
– Заводта 44 кеше эшли. Җитештерү күләмен ай саен арттыра барабыз. Әлегә 50 тонна сөт җитештерелә, бу – көненә 4 тонна сыр һәм 600 килограмм май дигән сүз. Алга таба күбрәк эшләр өчен өстәмә сөт кирәк була. Ләкин бүген сөтнең сыйфатына түгел, күләменә игътибар ителә. Яхшы сыйфатлы чималдан гына сыйфатлы продукт җитештереп була. Бу аеруча сырның тәмендә сизелә. Фермер хуҗалыкларында ветеринарлар юк. Шуңа да алга таба зоотехник белән ветеринар штатын булдырып, кооператив әгъзаларына хезмәт күрсәтү уе бар. Бу ике як өчен дә файдалы булачак, – ди ул.
Балтач районының «Балкыш» кооперативы рәисе Азат Дәүләтшин банктан кредит алу кыенлыклары турында сөйләде. Займ алу өчен йә Казанда фатирың, яки яңа техникаң булырга тиеш, ди ул.
Азнакайның «Бәрәкәт» кооперативы җитәкчесе Рәмис Сәхәпов кооператив төзелгәч, халыктан алына торган сөтнең бәясен арттыра алуларын әйтте.
– Безнең «Бәрәкәт» кооперативының төп максаты – үзебездә җитештерелгән продукцияне кулланучыга арадашсыз китереп җиткерү һәм сөтнең бәясен арттыру. Нәтиҗәсе дә күренә, хуҗалыкларга сөтнең литры өчен 3 сумга арттырып бирәбез. Сөтне Мөслимгә сөт заводына озатабыз, – ди ул.
Хуҗалыкны туздыра торган культура
Очрашуда Чүрпрәледән килгән фермер Равил Бикчуров үзен борчыган мәсьәләләрне җиткерде. Ул 5 мең тонна бөртеклеләр, 2 мең тонна көнбагыш, 15 мең тонна шикәр чөгендере җитештерә. Алга таба көнбагыш белән шикәр чөгендеренең мәйданын киметергә уйлый, чөнки алардан керем юк.
– Шикәр комының 1 килосын 37 сумга саттык, ә быел 20 сумнан сатарга туры килә. Без аларны маржиналь культуралар дия-дия үстердек, хәзер «хуҗалыкны туздыра торган культуралар» дип әйтергә була. Алга таба үстерү отышлы түгел. Көнбагышны бөтенләй чәчмәскә, ә чөгендерне, аны ура торган комбайнның тәгәрмәчләре тутыкмасын өчен, 50 гектарга калдырырга уйлыйм. Безгә гектарына 5 мең сум булса да ярдәм булмасмы икән, – дип мөрәҗәгать итте ул министрга, шундый тәҗрибәнең Ульяновскида булуын да хәбәр итте.
Министр исә аңа, Ульяновск тәҗрибәсен өйрәнеп карарга була, дип белдерде.
Соңыннан журналистларга Равил Бикчуров, шикәр комының бәясе аның читтән күп кертелгәне өчен төшә, дигән фикерне җиткерде.
– Безгә шикәр комын Украина, Беларусь, Казахстан кертә. Шикәр чөгендерен тиешле бәядән сата алмаганга, аны игә торган мәйданнарны да киметергә мәҗбүрбез. Шуның өстенә уңыш та бик әйбәт булды быел. Бәя төшү шуңа да бәйле. Тир түгеп эшләгәч, акчасын да күрәсе килә. Хезмәт хакы да, салым да түләргә, яңа техника да алырга кирәк бит, – ди фермер.
Ул шулай ук дизель ягулыгын Казанга кадәр барып алып кайтырга мәҗбүр булуларын да сөйләп үтте.
– Буаның нефтебазасы буш тора. Ә без ягулыкны Лаешка кадәр килеп алабыз. Марат Әхмәтовтан да сораган идем, ул, «ТАИФ» рөхсәт итмәде, диде. Нефтебазаны безгә бирсеннәр, без бит аны түләп алабыз. Фермерлык үссен дисәгез, киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Тракторга су салып эшләми, аңа ягулык кирәк. Логистиканы дөрес төзисе иде, – ди Бикчуров.
Аның сүзләренчә, ягулык кайтарган өчен бер бензовозга 30 мең сум акча түлиләр.
Министр фермерга бу мәсьәләдә проблема күрмәвен, ягулыкны унлап фермер берләшеп кайтарттырып та булуын әйтеп, моны район дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, диде.
РS. Утырыш ахырында Камияр Байтемиров үз вазифасында калуын хәбәр итте. Бер матбугат чарасы аның хакында кәнәфиен бушатачак дип язып чыккан иде. Залдагы халыкка ул, анда минем түгел, башка кеше фикерен җиткергәннәр бугай, диде. Аның сүзен куәтләп, министр Марат Җәббаров, кыскасы, ул беркая китми, эшендә кала, диде.
Комментарийлар