16+

«Беркайчан да бер үк төрле курчак ясамыйм»

Гөлназ Йосыпова үзе тудырган могҗизалы дөньяда яши.

«Беркайчан да бер үк төрле курчак ясамыйм»

Гөлназ Йосыпова үзе тудырган могҗизалы дөньяда яши.

Аның һәр көне тылсымлы бер әкият дияргә дә буладыр, чөнки ул тукыма курчаклар тегү белән шөгыльләнә.  

Гөлназ тумышы белән Башкортстанның Күгәрчен районы, Солтангул авылыннан. Һөнәре буенча финанс менеджеры, икътисад һәм сервис университетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Уфада яши. 

– Балачактан ук иҗат белән шөгыльләнәм. Мин һәрвакыт үз кулларым белән нәрсәдер ясарга яраттым. Курчакларымның үз киемнәрен ошатмагач, үзем уйлап чыгарып тегә идем. Миңа ул вакытта 6-7 яшьләр булгандыр. Менә шуннан бирле курчакларга мәхәббәтем башланды! – ди Гөлназ.

Хәзер инде ул гади генә энә-җеп белән түгел, һәр образның бер-берсен кабатламый торган детален уйлап, сувенир дәрәҗәсенә җиткереп тегә.    

– Матур итеп тегәр өчен күп өйрәнергә һәм кулны күнектерергә кирәк булды. Вакыт узу белән генә матур килеп чыга башлады. Башта төрле үрнәкләр ясарга тырыштым һәм шулар арасыннан иң ошаганын калдырдым. Уртача алганда, бер курчак ясау өчен якынча өч-биш көн кирәк. Һәр курчакны уникаль итәргә тырышам, беркайчан да бер үк төрле курчак ясамыйм. Искәрмә буларак, игезәк курчаклар булырга мөмкин, ләкин алар да төрлечә чыга, – ди әңгәмәдәшем.
Иң беренче тегелгән курчагын сатып алучының кулы җиңел булган, күрәсең. Гөлназның курчаклары бик тиз танылу ала. Кибеттә табып булмый торган мондый үзенчәлекле курчакларны әти-әниләр бик яратып алалар икән.

– Әмма хәзер сату өчен текмим. Бөтен көчем курслар яздыруга китә. Сигез меңнән артык укучым бар һәм аларның саны көннән-көн артып тора. Алар өчен яңадан-яңа кызыклы курслар булдырырга тырышам. Курчакларның исемнәрен дә шәкертләрем белән бергә сайлыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, курчак тегүдә катлаулы бер нәрсә дә юк. Ул шулкадәр мавыктыргыч шөгыль, аннан аерыласы да килми. Иң авыры да, мөгаен, эш процессыннан аерылудыр, – ди оста.  

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading