16+

Берничә җирдә эшләүнең гаебе бармы?

Бу хәзерге заманда гадәти хәлгә әйләнеп бара. Статистика буенча һәр унынчы кеше берничә җирдә эшли. Ике яисә тагын да күбрәк эшкә алыну нәрсә белән бәйле? Акча җитмәү, күңел халәте беләнме? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.

Берничә җирдә эшләүнең гаебе бармы?

Бу хәзерге заманда гадәти хәлгә әйләнеп бара. Статистика буенча һәр унынчы кеше берничә җирдә эшли. Ике яисә тагын да күбрәк эшкә алыну нәрсә белән бәйле? Акча җитмәү, күңел халәте беләнме? Бу хакта белгечләр белән сөйләштек.

Акчасын түләмәсәләр дә, элеккеге буын иртәдән кичкә кадәр колхозда бил бөккән, өчәр смена завод-фабрикаларда эшләгән. Икенче эш турында уйлау түгел, бала ялына да чыгып тормый эшләгәннәр ул чакта. Акча өчен генә түгел, булсын, эш туктамасын, дип хезмәт иткәннәр. Бүген заман башка. Күп эш җайланмалар ярдәмендә башкарыла, техникага корылган. Заводларда берничә кеше эшләгән эшне бер робот башкара. Күп җирдә график белән эшләү мөмкинлеге бар. Димәк, кешенең буш вакыты кала. Ул, теләге булса, тагын бер эшкә урнаша ала.

Хәзер өйдән торып, дистанцион эшләү мөмкинлеге бар. Компьютер, интернет бик күп мөмкинлекләр ача. Акча эшләр өчен каядыр бару кирәк тә түгел.

Икенче берәүләр, профессиональ яктан үсәр өчен, ике эштә эшли. Бу – яңа элемтәләр, танышулар дигән сүз. Бер эштә алган мәгълүмат икенчесе өчен файдалы булырга мөмкин. Кеше шул рәвешле рухи яктан үсә, һөнәри яктан да камилләшә, тәҗрибәсе арта.

 Кешене икенче эш эзләргә этәргән төп сәбәп – өстәмә акча эшләү. Акча беркайчан да артык булмый дигәндәй, күпләр мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша.
Дөрес, бөтен һөнәр ияләре дә ике җирдә эшли алмый. Гадәттә, югары уку йорты галимнәре, укытучылар, артистлар, журналистлар, блогерлар, программистлар, медицина хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, дизайнерлар өстәмә эш белән шөгыльләнә.
Юридик яктан караганда, берничә җирдә эшләү рөхсәт ителә. Хезмәт кодексы буенча, икенче эш канун тарафыннан тыелмаган. Җитәкчелек белән килештереп, ике эш урынында да рәсми теркәлеп эшләргә була. Берничә җирдә эшләү начар түгел анысы, тик моның өчен сәламәтлекнең нык булуы, ихтыяр көче һәм теләк, мотивация кирәк.

Психологлар ике җирдә эшләүнең уңай һәм тискәре якларын аерып күрсәтә. Әгәр дә кеше яраткан эше белән шөгыльләнә икән, ул күп очракта аның кыенлыкларын сизми, эшеннән канәгатьлек кенә ала. Тик икенче эштә эшләргә мәҗбүр булса, акча өчен генә яратмаган эшен башкарырга туры килсә, бу инде җәзага тиң. Мондый вакытта кеше үзен эчтән ашый, ул тиз арый. Шуңа да психологлар ике җирдә эшләргә җыенган кешеләргә бер юнәлештәге өлкәләрне сайларга куша. Әйтик, укытучы икәнсең, дәресләрдән тыш репетиторлык белән шөгыльләнергә була. Тик менә банк хезмәткәре эштән соң таксида йөреп акча эшләсә, монысы инде канәгатьлек китерерме икән?

Берничә җирдә эшләүчеләргә белгечләр вакытны дөрес бүлергә өйрәнергә киңәш итә. 24 сәгатьнең 7сен йокыга багыш­лау бик мөһим. Табиблар фикеренчә, ничек кенә булмасын, әмма кеше ялсыз эшли алмый. Бу – физик яктан сәламәт булыр өчен генә түгел, психик яктан тотрыклы булу өчен дә кирәкле шарт. Ялны мөмкин кадәр актив: табигать кочагында, гаиләң, дусларың белән уздырырга тырышыгыз, бу вакытта эш турында бөтенләй онытыгыз, дип киңәш итә белгечләр.

Эш дип, ашауны онытырга ярамый, дөрес туклану мөһим.

Кыска вакыт эчендә күп нәрсәгә өлгерү өчен ниләр эшлисегезне кәгазьгә алдан язып куйсаң яхшы.

Аз хезмәт хакы булган икенче эшкә бармасагыз – хәерлерәк.
Өстәмә акча икенче эшкә киткән вакыт, көчегезне акларга тиеш.

Өстәмә эш буларак авыр, физик көч таләп итә торган эшләрне дә сайламагыз. Бу рәвешле сез сәламәтлегегезне какшатырга мөмкинсез, акчагыз да әллә ни артмас. Булдыра алган, сезгә җиңел бирелгән эш урыннарына гына ризалашыгыз.


Сез ничә җирдә эшлисез?

Ринат Шакиров, фотограф:

– Баштарак өч җирдә эшләдем. Авыррак иде, буш вакыт бөтенләй калмый, 5-6 сәгать кенә йоклый идем. Бер эшне, акчасы аз, дип ташладым, икенчесеннән вакыт калмаганга баш тарттым. Хәзер ике җирдә хезмәт итәм. Фотограф һәм өстәмә эш – челтәрдәге бизнес белән бәйле. Икенче эш өстәмә акча эшләү өчен кирәк.

Айсылу Лерон, алып баручы:

– Ничә җирдә эшлисең дигәнгә, төгәл генә җавап та бирә алмыйм. Минем вакыты-вакыты белән төрле проект­лар булып ала. 6-7 сәгать йоклый алсам, бик әйбәт инде. Ярдәмчеләрем булмаса, өстәмә эшләргә тотына да алмас идем. Ирем – төп ярдәмчем. Өч баланы төрле түгәрәкләргә, балалар бакчасына, мәктәпкә йөртү – барысы да аның өстендә. Күршедә генә торучы әти-әнием, Кукмарадан безгә кышка яшәргә килгән әбием дә нык ярдәм итә. Әле тагын ярдәмчел сеңлем бар. Менә шулай бер команда булып яшибез инде. Берничә җирдә эшләүнең тискәре ягы – шәхси тормышка вакыт җитми, уңай ягына килгәндә, беренчедән, бик күп тәҗрибә җыела, икенчедән, төрле кешеләр белән аралашасың, төрле эмоцияләр кичерәсең. Аннары балалар да минем эшләгәнне, тик тормаганны күреп үсәләр. Өйгә кайтып тик кенә ятып торган вакытым, гомумән, юк.

Әнисә Шәрәфиева, газета укучыбыз:

– Мин дүрт җирдә эшлим. Кредитларым күп, шуңа тырышырга туры килә. Ике бай кешенең өендә җыештыручы булып хезмәт итәм. Анда ашарга пешерәм, керләрен юам, җыям, токмачка кадәр басам. Моннан тыш тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнәм. Дүртенче эшем – ара-тирә бәбиләр карыйм. Берничә сәгатькә бала белән утырам, нянька хезмәте дисәң дә була инде моны. Ял күргәнем дә юк диярлек, акчасы ярыйсы. Аның каравы соңгы арада башым авырта башлады. Эшләрне киметәсе булыр, мөгаен.


Сүзен-сүзгә

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчетендә имам хатип:
– Бу мәсьәләгә ике яклы карарга кирәк. Аллаһының рәхмәте белән, Раббыбыз Сөбеханә вә Тәгалә һәр гаилә әгъзасына үз вазифаларын биргән. Ир-ат – тәэмин итүче, ул акча эшләүче, табучы, гаиләне карау­чы. Гаиләне тәэмин итәр өчен ун эштә эшләсә дә саваплы. Өйгә алып кайткан һәр кисәк ипие саваплы булыр, ди. Кыскасы, ирләр гаиләсен туендырыр өчен көне буе чапса да, гаеп булмас. Ә менә хатын-кызлар белән эш башкачарак. Хатын-кыз – өйдәге учакны саклаучы, балаларга тәрбия бирүче. Икенче, өченче эшкә чыгу белән, аның балаларга, өйгә, иренә вакыты калмый икән, өстәмә акча эшләве хәерле булмас.

Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә Коръәни Китабында нәрсә  ди?

Шөкер итеп, рәхмәт әйтеп торсагыз, мин сезгә арттырып бирермен, ди. Булган әйбергә шөкер итәргә кирәк.

Коръән-Кәримдә зәкят мәсьәләсе әйтелә. Мескен ятимнәргә үз байлыгыңнан өлеш чыгару – саваплы гамәл. Диндә, соранып йөр,  диелми, эшлә, тырыш,мескеннәргә булыш, бу – әҗер-савап,  диелә. Рәсүлебез, бирә торган кул – ала торган кулга караганда хәерлерәк, дигән. Байлыкның гөнаһы юк, әгәр дә без байлыктан зәкят түләмибез, үзебезнең күңелне игелекле эшләр кылып чистартмыйбыз икән, ул очракта байлык гөнаһ та булуы бар, Алла сак­ласын.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading