16+

Берәрсенең хатыныңа күзе төшсә нишләрсең?

Интернетны ачкач, иң элек яңалык­лар белән танышып алам инде мин, хәер, сез дә шулайдыр инде, дуслар. Күп инде монда, төрлесеннән.

Интернетны ачкач, иң элек яңалык­лар белән танышып алам инде мин, хәер, сез дә шулайдыр инде, дуслар. Күп инде монда, төрлесеннән.

Әнә берәү көнчелек турында язган. Гаиләдәге, ир белән хатын арасындагы көнчелек. Шөкер, үзем бу хикмәткә юлыкмадым моңа кадәр, моннан соң да Алла сакласын, берүк. Ә менә Себердә яшәгәндәге күршеләрем искә төште. Коля белән Валя. Кара көнче, җүләр көнче ир иде инде Коля-Николай. Шулай телевизор карап утырабыз. Ул чактагы бик популяр ВИА-ансамбльны күпләрегез хәтерлидер әле, мөгаен. «Песняры». Аларның «Вологда» җырын.

Ансамбльдәге егетләре дә шундый матур, җыры да искиткеч матур. Валяның: «Әй яратам шушы җырны», – дип әйтеп куюы булды, Коля барып телевизорны сүндерде дә куйды. «Сиңа аның җыры түгел, җырчы егетләре ошый», – ди. Әй, кирәк ди аларга синең Валяң, беткән ди андыйлар бу дөньяда. Гап-гади хатын инде Валя, беркемнән артык та түгел, ким дә түгел. Мәхәббәтме икән инде бу, тилелекме, белмәссең.

Аның кешесе дә көнләшкәнеңне белсә, хәзер ыскытырга гына тора бит. Коля шәһәр автобусында эшли, Валяны эшләтми, һе, берәрсенең хатыныңа күзе төшсә нишләрсең? Хәтта берничә урам аркылы яшәүче әнисенә дә әйт­мичә рөхсәтсез барырга ярамый. Ә бер автобазада эшләүче шофёрның берсе, рейстан кайткач: «Бәтәч, Коля, син бүген рейста идеңмени? Анда синең Валяңа охшаган бер хатын бер ир белән култыклашып бара иде, мин син диеп уйлаган идем, ә син рейста булгансың икән», – ди. Шул җитә инде көнче күбәләккә, өенә очып кайтып, хатыныннан допрос алырга тотына, биш яшьлек кызының котын алып.

Валяның әтисе дә күптән вафат икән инде, ялгыз әнисе генә. Эх, шушы тиле көнчене элеп алып селкеп салырлык әти кеше булса иде дип уйлый идем, елап шешенеп беткән Валя белән кечкенә Ленага урын салып биргәндә. Иртән тагын: «Нәрсә, татаринга үз хатыны гына җитмиме әллә», – дип каршы алган ир янына тагын кайтып керәсе бар бит әле. Исерек тә түгел, аек баштан бит. Исерек булса, бер айныр дияр идең, ә бу аек исерек бит.

Күптән онытылганнар искә килеп төшә кайвакытта. Валя, Валя... исән микән әле син якты дөньяларда. Пушкин урамындагы күршеләр белән сау­буллашып үз илемә кайтканга да 41 ел үткән...

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading