Шәһри Казан

Берсен озаттык, икенчесенә әзерләнәбез!

Футбол буенча дөнья чемпионаты әле тәмамланмаган, Казан инде чираттагы чемпионатына әзерләнә. 2019 елның 22-27 августында Татарстан башкаласы WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Чемпионатка әзерлек эше турында бүген WorldSkills International президенты Саймон Бартли сөйләде. 

– Казанга кире кайтуыма бик шат мин. Казан – Россиягә беренчеләрдән WorldSkillsны китергән шәһәр. Җитәкчеләрегез яшь белгечләр тәрбияләү өчен күп көч куя. Бу – Татарстан киләчәге өчен мөһим фактор. Моннан берничә ел элек Татарстан Президенты һәм Казан мэры, WorldSkills чемпионатына дип әзерләнгән «Казань Экспо» урыны танымаслык дәрәҗәдә үзгәрәчәк, дип вәгъдә биргән иде. Алар сүзендә торганнар. Инде киләсе елның гыйнвар аенда биредә төп төзелеш эшләре тәмамланачак. Ә майда «Казань Экспо» Россия күләмендәге WorldSkills милли чемпионатын кабул итәчәк, – диде Саймон Бартли. 

«Спорт һәм социаль проектлар» дирекциясе директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, Казан WorldSkills чемпионатын үткәрү хокукын Париж белән ярышып алган. Дөнья чемпионатындагы ярышлар гадәттә сәнәгать, хезмәт күрсәтү, IT, иҗат һәм дизайн, төзелеш, транспортка хезмәт күрсәтү кебек алты блокка бүленгән. Моннан тыш Россия үзлегеннән Future Skills (киләчәк компетенцияләре) юнәлешен өстәргә булган. Эмиль Гобәйдуллин шулай ук, чемпионатта катнашучылар илгә визасыз киләчәк, диде. Россия керткән тагын бер яңалык – Skills Junior балалар өчен эшче һөнәрләр чемпионатын үткәрү. Биредә 10-17 яшьлекләр үз көчләрен сынап карый алачак. 

Реклама

2013 елда Лейпциг шәһәрендә узган чемпионатта Россия бер медаль дә яулый алмаган иде. Бу безнең илнең WorldSkillsта беренче тәҗрибәсе булды. 2017 елда Әбу-Даби шәһәрендә узган чемпионатта җиңүчеләр исемлеге буенча Россия беренче бишлеккә менде. Саймон Бартли Россия яшьләренең тиз өйрәнүенә, кыска вакыт эчендә шундый зур уңышка ирешә алуына соклануын яшермәде. 

Дөнья чемпионатына 60 илдән 1400 катнашучы киләчәк. 250 мең кеше, шул исәптән ата-аналар һәм мәктәп укучылары, ярыш барышы белән таныша ала. Чемпионат онлайн режимда да күрсәтеләчәк.

Ильдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: