16+

Үбешкәндә СПИД иярәме?

Моннан 20 еллар элек ВИЧ, СПИД сүзен ишетүгә, куркыныч булып китә иде. Колакка ят, ишетелмәгән авыру иде ул. Бүген исә әлеге йогышлы вирус белән көрәшнең төрле юллары кулланыла, ВИЧлы кешеләрнең гомер озынлыгы арта.

Үбешкәндә СПИД иярәме?

Моннан 20 еллар элек ВИЧ, СПИД сүзен ишетүгә, куркыныч булып китә иде. Колакка ят, ишетелмәгән авыру иде ул. Бүген исә әлеге йогышлы вирус белән көрәшнең төрле юллары кулланыла, ВИЧлы кешеләрнең гомер озынлыгы арта.

Әлеге йогышлы авыруларны дәвалау белән Татарстанда Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, аларга каршы көрәш үзәге шөгыльләнә. Быел әлеге үзәкнең эшчәнлегенә 30 ел булды. Чаллыдагы, Әлмәттәге филиалларын исәпкә алсаң, барлыгы 400дән артык белгеч: тәҗрибәле инфекционист, эпидемиолог, педиатр, клиник лаборатория диагностикасы табиблары, психотерапевтлар, медицина психолог­лары, социаль хезмәткәрләр дәвалау-диагностика ярдәме күрсәтә, консультацияләр үткәрә.

СПИДны кисәтү турында Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, аларга каршы көрәш үзәгендә профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Мөхәммәтҗанова белән сөйләштек.

Үбешсәң дә иярәме?

– ВИЧ һәм СПИДны гел янәшә кулланалар, шул ук вакытта алар төрлесе төрле мәгънәгә ия бит, әйеме?
– Дөрестән дә, бу ике төшенчәне еш кына бутыйлар. Югыйсә, ВИЧ белән СПИДны чагыштырып та булмый. ВИЧ ул – кешенең иммунодефициты вирусы. Кешенең иммун сис­темасын җимерә. ВИЧ йоктырган кеше СПИД белән авырый дигән сүз түгел. Әмма ВИЧ, тиешенчә дәваланмаганда, СПИДка китерә. Бүген Россиядә ВИЧ-инфекцияле 900 мең кеше исәпләнә. Татарстанда бу сан Россиядәге уртача күрсәткечләрдән ике тапкырга кимрәк. 2016 елдан ВИЧлы кешеләрнең сизе­лерлек кимүе күзәтелә. Бүген Рес­публика СПИД үзәгендә 13 мең кеше исәптә тора. Шунысы да бар: элек ВИЧ 18дән 30 яшькәчә кешеләрдә күбрәк күзәтелсә, хәзер вирус 50 яшьтән узганнарда ешрак ачыклана. Күп очракта авыру җенси юл белән йога.

– ВИЧ тагын ничек йогарга мөмкин? Күпләр, үбешсәң дә йогышлы вирус ияртермен, дип курка.
– Кешегә йогарлык күлә­мдәге вируслар авыру кешенең канында, спермада, аналык бүлендекләрендә, күкрәк сөтендә туплана. Кыскасы, вирус гадәттә җенси мөнәсәбәтләр вакытында, баланы имезгәндә һәм яра аша канга вирус эләгеп күчәргә мөмкин. Үбешкәндә ачык җәрәхәтләр булмаса, бассейн­да йөзгәндә, кул биреп исәнләшкәндә, ВИЧ йокмый.

– ВИЧ күбесенчә наркоманнарда очрый дигән сүз дөреслеккә туры киләме?
– ВИЧ йоктыру сәбәпләре начар гадәтләр белән дә бәйле анысы. Әмма наркоманнарда күбрәк очрый дип өздереп әйтеп булмый, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләрдә дә әлеге авыру ачык­ланган очраклар бар.

– Күпләр, үзләренең ВИЧ-инфекцияле икәнлек­ләрен белеп, моны яшерә. Бу үз-­үзеңне үтерүгә тиңдер, мөгаен?
– Авыруын яшереп, кеше кыйммәтле вакытын әрәм итә. Вакытында дәваланмау аркасында, авыру көчәя, иммунитет төшә, организмның вируслар белән көрәшү көче кими. Әйе, бүген вирусны тулысынча җиңеп булмый. Әмма бу – бердәнбер дәвалап булмый торган авыру түгел. Әйтик, шикәр диабеты да тулысынча дәваланмый. Кеше көн саен дарулар кулланырга мәҗбүр. ВИЧ-инфекция вакытында да шулай. Үзеңне контрольдә тоту мөһим.

– ВИЧны дәвалап булмый торган авыру дисез, аның белән ничек көрәшергә соң?
– ВИЧны тулысынча җи­ңәргә ярдәм иткән дару әлегә уйлап табылмаган. Аның каравы, вирусның тәэсирен киметә, иммунитетны ныгыта торган махсус препаратлар бар. Аны даими кулланганда, организм авыруларга каршы тора ала. Әлеге дарулар яшәү сыйфатын яхшырта. ВИЧлы кешенең гомерен озайта. Дәвалану бушлай. Вакытында, дөрес дәваланган кеше тулы канлы тормыш алып барырга сәләтле. Гаилә корып, сәламәт балалар үстергән гаиләләр дә бар.

ВИЧ грипп кебек

– Авыруның билгеләрен ачыклап буламы? ВИЧны ачыклау өчен махсус тест-тас­малар да кулланыла.
– Вирусны йоктырганнан соң авыруның билгеләре беренче ике-дүрт атнадан соң гына беленә. Кайчакта вирус үзен еллар буе да сиздермәскә мөмкин. Авыруның билгеләре салкын тигәндәге, грипп вакытындагы кебек. Шуңа да ВИЧны кешегә карап кына ачык­лау шактый авыр. Моның өчен махсус анализ тапшырырга кирәк. ВИЧка теркәлү урыны буенча сырхау­ханәдә, шулай ук СПИД үзәгендә дә тикшеренергә була. Теләгән кеше анализны аноним рәвештә дә бирә ала. Казанда, республиканың башка зур шәһәрләрендә ВИЧка экспресс-тест узу мөмкинлеге дә каралган. Ел саен акция кысаларында мондый тест узарга теләүчеләр саны арта бара. Бу җайлы, кан яки селәгәй аша тиз арада үзеңнең ВИЧ статусыңны билгеләргә мөмкин. Казанда августта узган «Җиңү өчен тест. Test to win» акциясендә ун көн эчендә 2 меңнән артык кеше тест узган.

– 1 декабрьдә бөтен дөнья­да СПИДка каршы кө­рәш көне билгеләп үтелә. Авыру белән көрәшүдә нинди кисәтү чаралары үтемле дип саныйсыз?
– Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы 1988 елда СПИДка каршы көрәш көне уздырырга тәкъдим итә. Бу идеяне 140 ил хуплый. БМО генераль ассамблеясе карары белән, 1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көндә, гадәттә, авыруны кисәтүгә багышланган күп кенә чаралар оештырыла. Интерактив мәйданчык­ларда яшь җырчылар, спорт коллективлары чыгышларын күрергә мөмкин. ВИЧ статусны билгеләргә мөминлек биргән экспресс-тест узу да оештырыла. Укытучылар, мәктәп табиблары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Лекцияләр, сөйләшүләрдән тыш, балалар катнашында ачык дәресләр, түгәрәк өстәлләр, интерактив чаралар оештырабыз. Балалар хәзер заманча, креатив, энергияләре ташып тора.

– Балаларга ничә яшьтән СПИДның куркынычы турында сөйләргә була дип саныйсыз?
– Психологлар фикеренчә, ВИЧ, СПИД турында балаларга җиде яшьтән үк сөйләргә була. Нәкъ менә бу яшьтә балалар бик күп сораулар яудыра. Аларның барысын да беләсе килә, кызыксынулары көчле. Шул чакта балага барысын да аңлатырга кирәк. Чөнки бала кызыксындырган сорауларына җавап таба алмаса, «нигә», «ни өчен» дип, чит кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дөрес, мондый темага сөйләшү җиңел түгел. Шуңа да әниләр сөйләшүдән качалар. «Үскәч үзе дә белер әле», – диләр. Аннары бу җаваплылыкны мәктәпкә, уку йортына тапшыралар. Әмма нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен кечкенәдән балага аңлату – әти-әнинең бурычы. Алар балаларын башкалардан яхшырак белә. Баласына бу хакта кайчан, ничек сөйләргә кирәклеген әти-әни генә хәл итә ала.

– Кешедә ВИЧ-инфекциясе ачыкланса нишләргә?
– Әгәр кеше үзендә ВИЧ барлыгын белсә, беренче чиратта, республиканың СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Клиник-лаборатор тикшерү узар өчен һәм тиешле дәвалану билгеләсеннәр өчен, исәпкә басарга туры киләчәк.

– Кисәтү пропагандага әйләнмәсен өчен, ВИЧ турында ничек дөрес, үтемле итеп аңлатырга?
– ВИЧ, СПИД – халыкны борчыган мөһим проблемаларның берсе. Әмма бер уңай ягы – башка йогышлы авырулар белән чагыштырганда, ВИЧтан саклану юллары төгәл билгеле. Бары тик тәртипсез җенси тормыш алып бармаска, наркотиклар кулланмаска, ВИЧлы кешеләр белән элемтәдә булганда, кайбер саклану чараларын күрергә генә кирәк. Кешегә иммунодефицит вирусы турында күбрәк аңлату да мөһим. Вирусның таралу юллары, саклану чаралары турында белгән кеше ВИЧ турында дөрес мәгълүмат алыр иде. ВИЧ авырулы кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт булдыру да зарур. Алар үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсеннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading