16+

Без дә бирдек 2 мең сум

Татарстанда 18 ноябрьдә 872 авылда үзара салым буенча референдум үткәрелә. Җирле үзидарәләр авыл ихтыяҗларына уртача 100-500 сум акча җыешырга тәкъдим итә.

Без дә бирдек 2 мең сум

Татарстанда 18 ноябрьдә 872 авылда үзара салым буенча референдум үткәрелә. Җирле үзидарәләр авыл ихтыяҗларына уртача 100-500 сум акча җыешырга тәкъдим итә.

Республикада үзара салым тәртибе 2013 елдан кулланыла. Кайбер авыллар моның бик файдалы алым булуына тиз төшенде. Чөнки кеше биргән һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә.

Балык Бистәсе районындагы туган авылым Күкигә асфальт юл сузылган. Ләкин авыл эчендә балчык юл гына иде.

– Балалар, барыгыз җыеныгыз, яңгыр тамчылый башлады, – дип, әти белән әни хафага төшәләр иде.
Хәзер бу яктан күңелләре тыныч, үзара салым акчасына Күки эчендәге урамнар юллары да ныгытыла башлады. Балык Бистәсе районының Балтач авылында да кайбер урамнар яз-көз йөри алмаслык хәлгә төшә иде. Биредә дә урамнарга үзара салым акчасына вак таш җәелде.
Мисал китереп, кеше үгетләп утыру ансат ул, шушы иптәш үзе сукыр 3 тиен дә акча бирмәгәндер әле, дигән уй туарга мөмкин. Хатыным Әлфия белән, гәрчә әлегә авылда яшәмәсәк тә, узган ел Балтачта юл салуга һич кызганмыйча 2 мең сум бирдек. Быел инде, вак таш түшәлгән юлдан рәхәтләнеп, өйнең капка төбенә кадәр киләбез. Чишмә яки зират төзекләндерүгә планлаштырыла икән, анысына да акча бирәчәкбез. Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов әйткәнчә, авылларның төзеклеге үзебез өчен бит.

– Волгоградта сәгать вакытын үзгәртү буенча халык референдумы булды. Россия төбәкләрендә үзара салым буенча референдумнар сүлпән. Татарстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә җиткерәчәкбез, – диде «Корпус «За чистые выборы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Иҗтимагый хәрәкәтнең Татарстан бүлеге координаторы Даниил Шейко сүзләренә караганда, «За чистые выборы» корпусыннан авылларга үзара салым референдумына 1600 күзәтүче барачак.
– Үзара салым референдумы көнендә, ягъни 18 ноябрьдә Казанда Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегендә вазгыять үзәге (ситуационный центр) эшли. Авылларда референдум барышын күзәтүчеләр белән даими телефон элемтәсендә торачакбыз, – диде Татарстандагы «Корпус «За чистые выборы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте аппараты җитәкчесе Лилия Төхфәтуллина. – «Кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 203-57-97.
Хәбәрләргә караганда, Кукмара районында быел су кертүгә, юл иминлеген тәэмин итүгә, яшелләндерүгә, урамнар исемнәре һәм йортлар саннары такталары ясатуга 300 сум җыерга тәкъдим итәләр. Лилия Төхфәтуллина: «Республика буенча үзара салым референдумына 250-2000 сум җыешу куела», – диде. Куелуын куелыр ул, тик кайбер кеше 2 мең сумны бирмәскә яки бирергә акчасы булмаска мөмкин.

Авылларда кайбер кешеләр җәмәгать чараларына йөрергә яратмый, «Акчасын бирермен, мин риза», – ди. Быелның 18 ноябрендә булачак референдумга ничек тә килергә тырышырга кирәк. Кворум булмаса, ягъни теге яки бу авылда яшәүче халыкның яртысыннан күбесе үзара салым референдумында катнашмаса, референдум узмаган санала. Шәһәрдән күзәтүчеләр сыйфатында киләчәк «яшел» белгечләрнең кайберләренә синең авылыңдагы юл чокырын, зират коймасын төзекләндерү кирәклеге шуның кадәр генә, ләкин шул белгеч «кворум булмады» дип, әллә кайларга аваз салачак. «Чиста сайлаулар өчен» корпусы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте яшь юристларын тыңлаганда, әнә шундый шөбһәле уйга килдем. Үзара салымның отышлы алым икәнлеген онытмыйк, референдумда җаваплылык тоеп катнашыйк.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X