16+

Без генә дөньядан артта калдыкмы?

Беркөнне күршем йомырка сорап керде. Аш бүлмәсендә кызымның коймак пешергәнен күреп, «Ой, глютен ашыйсыз», – дип сөйләнергә тотынды бу.

Беркөнне күршем йомырка сорап керде. Аш бүлмәсендә кызымның коймак пешергәнен күреп, «Ой, глютен ашыйсыз», – дип сөйләнергә тотынды бу.

Алдагы көнне пешкән камырларым да өстәлдә өелеп тора. «Әйдә, чәй эчик», – дигәнем аның өчен бөтенләй куркыныч яңгырады бугай. «Әле сез камыр ризыклары да ашыйсызмы?» – дип, безгә гаҗәпләнеп карады. «Хәзер бөтен кеше дөрес туклана, бөтен авыру нәрсә ашаганыңа бәйле бит, дөньядан артта калгансыз», – дип шелтәләп тә алды.

Үзе баллы әйбер бөтенләй ашамый икән, камыр пешерми, көнбагыш маен кулланмый, онның да бары карабодайныкын гына ала, карабодай дигәненең яшел төстәгесен ашыйм, ди. Ботка да ашарга ярамый дигәч, бөтенләй авызым ачылып калды. Соң, ашказаны авыртмасын өчен һәр иртә табиб ботка ашарга кушты лабаса. «Ярамый, ул тазарта да әле, нык калорияле. Аеруча солы боткасы», – дип шаккатырды бу.

Дөрес туклану турында күп сөйлиләр инде хәзер. Үзебез дә казылыклар ашамас­ка тырышабыз, тик камыр ризыкларыннан, үзең бас­кан токмачлы аштан баш тартып буламы соң инде? Мәрхүмә әбием: «Барганда ашагыз, балам», – дия иде. Яшел карабодай, җиләк-җимеш ашап кына яшәп буламы икән ул? Аптыраган. Тазару ашауга гына бәйлеме икән? Күршем чыгып киткәннән соң, озак уйланып утырдым әле. Әллә без дөрес яшәмибез, әллә ул. Безнең кебек «дөньядан артта калганнар» тагын бармы икән ул?

Кәримә Сафиуллина, Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading