16+

Без татарча тапшыруларны кабызабыз, тик балалар русчага күчә...

Татарстан белән янәшә урнашкан төбәкләрдә дә татар халкы сизелерлек кимегән. Әлбәттә, кәгазьдәге саннарга бик ышанасы да килми. Белүебезчә, Чувашиянең үзендә дә чуашлар саны күпкә кимегән. Бер үк вакытта биредә динне дә, татарлыкны да нык саклаган көчле татар авыллары барлыгын да беләбез. Республикада чыгып килүче “Вакыт” газетасының баш мөхәррире  Динә Абелханова үз фикерләре белән уртаклашты.

“Вакыт” - Чувашия Республикасында тарала торган төп татар газеталарының берсе. “Без бергә” газетасы да шушы татар басмасы аша тарала. 
– Җанисәп алган саен кимибез. Мәктәпләрдә балалар үз ана телен түгел, рус телен күбрәк сайлый. Сәбәбе шуңа да бәйле. Ел саен ныграк урыслаша барабыз. Безнең якта бик дини, татарлык ягыннан бик көчле авыллар бар. Комсомолда, Урмай, Шыгырдан, Тукай авылларындагы көчле татар гаиләләрен күреп һәрвакыт сөенәбез. Әмма соңгы вакытта балаларның күбрәк  рус теленә күчүе бик нык сизелә. Безнең үзебезнең дә 4 яшьлек балабыз бар.  Өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Бабасы да гел төзәтеп кенә тора. Тик һәрбер бала урысча сөйләшергә, урыс ягына тартылырга гына тора. Бу  чыннан да зур борчулы хәл. Үзара да русча сөйләшүчеләр күп. Кечкенә балалар да шулай үзара русча аралаша. Ник шулай ул? Югыйсә безнең балалар бакчаларында барысы да татарча алып барыла. Без бит чиста татар авылларында яшибез. Барыбер дә балалар  телефон йогынтысында да, телевидение тәэсирендә русча аралашуга күчә.  Контент күбрәк русча бара. Күбрәк русча тапшыруларны, каналларны карыйлар. Без татарча тапшыруларны кабызабыз, алар бераздан тагы кире русчага күчә, – дип сөйли ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарстанда чеп-чи татар авылларында да балалар русча сөйләшә. Бәлки әти-әниләре үзләре өйрәнә алмый калганга сүз әйтмиләрдер. Элек авыл балаларына, рус телен белмичә шәһәргә китеп укырга кергәндә, кыенрак иде бит инде. Тик шулай да, рус телен белсеннәр дип, туган телгә әһәмият бирмәү дөрес түгел. Монысы ата-ана бурычы, кайда гына яшәсәләр дә. Безнең күршедә таҗик гаиләсе яши, балалары Казанда туды, инде, өчөсе дә мәктәпне дә тәмамладылар. Гаиләдә үз телләрендә сөйләшәләр. Андый мисаллар бик күп. Кеше динен һәм телен сакларга, хөрмәт итәргә тиеш. Бу-минем фикерем.

    Мөһим

    loading