16+

“Без үзебезнең бөтенләйгә кайчан кайтачагыбызны белмибез”

Ул көнне авылга килеп ирешкән «Илья хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды» дигән җанөшеткеч хәбәр бөтен кешене кайгыга сала.

“Без үзебезнең бөтенләйгә кайчан кайтачагыбызны белмибез”

Ул көнне авылга килеп ирешкән «Илья хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды» дигән җанөшеткеч хәбәр бөтен кешене кайгыга сала.

Югары Мәшләк авылында яшәүче Татьяна белән Николай Сумбаевларга бу хакта Илья белән бергә хезмәт иткән күрше Зур Мәшләк авылы егете, шул ук вакытта командиры җиткерә.

Әти-әнисе 24 декабрьдә генә чираттагы ялдан китеп барган улларының ике атнадан соң гомере өзелер, дип һич уйламагандыр. Адәм баласы бары тик яхшыга өметләнә бит ул. Ильяга 1 августта 25 яшь тулган.

Илья турында кем белән генә сөйләшсәң дә, аны бары тик яхшы яктан гына телгә алалар. Әти-әнисенә дә авылда үрнәк кешеләр буларак, хөрмәт белән карыйлар. Сумбаевлар гаиләсе заманында Теләче районының Петровск авылыннан Югары Мәшләккә килеп урнаша. Икенче уллары Илья, биредә туа. Кечкенәдән бик тырыш, намуслы, тәртипле бала булып үсә ул. Шулай булмаса, әтисе кичке сәгать 10да шалтыратып, мобилизациягә повестка килгәнен әйтүгә, төнге икедә Казаннан авылга кайтып җитәр идеме икән?!

Илья Сумбаев укытучыларга һәрвакыт хөрмәт белән карый. Шуңа күрә кайткан саен мәктәпкә ашыга. Аның турында укытучылары бары тик якты хатирәләр саклый. Мәктәп директоры Любовь Степанова укучысына булган җылы сүзләрен безнең белән дә уртаклашты:

– Илья бәләкәй чакта безнең мәктәп янәшәсендәге балалар бакчасына йөрде. Мәктәптә укыганда, миңа аның сыйныф җитәкчесе булырга туры килде. Илья спортны яратты, яхшы билгеләренә генә укыды. Алар 9 сыйныфка кадәр биш бала укыдылар. Башка иптәшләре колледжларга китеп барса да, Илья укуын дәвам итте. 2016 елда 11 сыйныфны үзе генә тәмамлады. Районда гына түгел, республикада узган футбол ярышларында команда белән җиңү яулап кайталар иде. Ул команда капитаны булды. Мәктәптән соң, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында укыганда, 3 курстан, армия сафларына китеп барды. Кайткач, ни өчендер укуын дәвам итәсе килмәде, эшкә урнашты. 2022 елда махсус хәрби операциягә китеп барды. Бер көндә авылдан җиде егетне озаттык. Хәрби мобилизациядәге егетләрнең тугызы безнең мәктәпне тәмамлаган укучы. Аларга багышланган стенд эшләп куйдык.

Илья беренче тапкыр узган елның язында безгә сюрприз ясады. Өйләренә кайтканчы ук, чәчәкләр тотып мәктәпкә килде. Укытучылар белән аралашты. Бездә аның сеңлесе Варвара 6нчы сыйныфта укый, сеңлесен бик ярата иде ул. Илья белән күрешү мизгелләре аеруча тетрәндерде безне. Хәзер дә шул видеоларга карап күңелләр тула.

Икенче мәртәбә узган елның декабрь урталарында кайтты. Анысында мәктәпкә абыйсы Саша белән бергәләп килделәр. Укытучылар белән сөйләшкәндә беркайчан зарланмады ул. Көр күңелле булды, йөзендә һәрвакыт елмаю иде. Кайтыр алдыннан, 3 атна алгы сызыкта булганын да яшермәде. “Без үзебезнең бөтенләйгә кайчан кайтачагыбызны белмибез, әмма җиңеп кайтуыбызга ышанабыз”, - диде. Яңа ел алдыннан сеңлесе Варвараны Казанга алып барып, шәһәрне күрсәтеп кайтты, – дип сөйли җитәкче. 

Илья мәктәп диварында, армиядә чакта төшкән фотосын күргәч, аны ни өчендер башкасы белән алыштыруларын үтенә.
Илья Сумбаев хәрби мобилизациядә үзен кыю, курку белмәс солдат итеп күрсәтә. Батырлыклары өчен Iнче һәм IIнче дәрәҗәдәге "Хәрби батырлык өчен" медальләре һәм ялга кайтыр алдыннан, 12 октябрьдә "Элемтә гаскәрләре" медале белән бүләкләнә. Авылдан киткәндә аларны өйләрендә, әти-әнисенә калдыра. Үлгәннән соң Илья Сумбаев "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнде.

Күршеләре дә Ильяны "искиткеч әйбәт иде", дип яратып искә алалар. Чираттагы ялыннан китәр алдыннан, күршесе белән үзара сөйләшкәндә: " Бөтенләйгә кайткач, шушы тау башына синең белән агачлар утыртырбыз яме, Гриша дәдәй", – ди ул. Әмма киләсе язларны, шатлыклы күрешү мизгелләрен күрергә насыйп булмады егеткә. Батыр мәңгелеккә кайтты.

Үзләренең батыр йөрәкле каһарман егетен якташлары мәңге онытмас. Аның җәсәде әтисенең туган ягы Питрәч районы Петровск зиратында җир куенына иңдерелде.

Люция Хәбибуллина.
Балык Бистәсе – Казан.

P.S.: Зур Мәшләк авылы җирлегенә караган 2 авылдан 17 ир-егет махсус хәрби операциядә. Авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин әйтүенчә, өч гаиләдән икешәр егет киткән. Аларның берсе мобилизация буенча булса, икенчеләре килешү нигезендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading