16+

"200-300 пар себерке бәйләп, акча эшләдек"

Бөтенесе дә андый түгел, ләбаса. Яшьтән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, акча эшләргә теләүчеләре дә җитәрлек. Монда психологик як та бардыр. Без бит тир түгеп, иртәдән чыгып китеп, кичкә әлсерәп кайтып ауганчы эшләүче кешене генә, ни сәбәпледер, эшли дип кабул итәбез. Технологияләр, интернет алга киткән заманда кулларың мазутка батып бетеп, яисә мазольләр чыгармый гына да хәйран акча эшләргә мөмкин.

"200-300 пар себерке бәйләп, акча эшләдек"

Бөтенесе дә андый түгел, ләбаса. Яшьтән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, акча эшләргә теләүчеләре дә җитәрлек. Монда психологик як та бардыр. Без бит тир түгеп, иртәдән чыгып китеп, кичкә әлсерәп кайтып ауганчы эшләүче кешене генә, ни сәбәпледер, эшли дип кабул итәбез. Технологияләр, интернет алга киткән заманда кулларың мазутка батып бетеп, яисә мазольләр чыгармый гына да хәйран акча эшләргә мөмкин.

Баланың бассейннан йөзеп чыкканын көтеп утырам. Яшь кенә менеджер икенчесен эшләргә өйрәтә. Монысын болай эшлисе, тегесен – тегеләй.
Боларга тренер кызларның берсе кушылды.
– Ә беләсеңме бу кызга ничә яшь? – дип сорады тәҗрибәле менеджер тренерга карап. – 16!
– Чынлапмы?
– Чынлап, – диде бассейнда менеджер вазифасын үзенә йөкләргә җыенган яшь кыз. – Мин инде кайда гына эшләмәдем. Интернет кибеттә менеджер да булдым, няня булып та эшләдем, телефонда сорауларга да җавап биреп утырдым...
– 16 яшеңдә әти-әни җилкәсендә утырмагач, молодец инде син! Мин 16да әле эш турында уйламый да идем, дөрес, миңа спорт яхшы акча китерде, – дип мактады яшь кызны тренер.

Ә без яшьләрне ялкау, булдыксыз дип сүгәбез. Бөтенесе дә андый түгел, ләбаса. Яшьтән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, акча эшләргә теләүчеләре дә җитәрлек. Монда психологик як та бардыр. Без бит тир түгеп, иртәдән чыгып китеп, кичкә әлсерәп кайтып ауганчы эшләүче кешене генә, ни сәбәпледер, эшли дип кабул итәбез. Технологияләр, интернет алга киткән заманда кулларың мазутка батып бетеп, яисә мазольләр чыгармый гына да хәйран акча эшләргә мөмкин. Яшьләр шулай итә дә.

Татарстан Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр парламенты әгъзасы Алия Адиева сүзләренчә, республикада 14-17 яшьлек үсмерләрне эшкә урнаштыру буенча проблемалар җитәрлек.
“Үсмерләрне эшкә урнаштыру буенча комплекслы программа да юк”, – ди Алия. Үсмерләр генә түгел, кичә генә югары уку йорты тәмамлаган яшь белгечләрдән дә тәҗрибә сорап интектерәләр. Нәтиҗәдә, кеше 4-5 ел укуына да карамастан, башка һөнәр буенча эшли башлый. Әгәр дә диплом алгач эш эзләп вакыт уздырырга теләмисез икән, бу проблеманы чишү юлы бар. Студент вакытта ук эшкә урнашырга. Беренчедән, сез студент һәм эшләгән акчагыз артык булмаячак. Икенчедән, тәҗрибә булмаганга, башта сезгә җиңелрәк эш кушачаклар. Бу эш процессына күнегү, өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Тора-бара тәҗрибә барлыкка килә, яшь кеше коллективка кереп китә һәм диплом алган җиренә инде аның эш урыны әзер. Бары теләк, игътибарлылык һәм ялкауланмау гына кирәк.

Статистик мәгълүматлар буенча, 2020 елда Татарстанда 14-35 яшьлек 1 млн 99 мең кеше яшәгән. Шуларның 190 599 се 14-18 яшьлек үсмерләр.

Студентлар өчен төзелеш отрядлары бар икәнен дә ишеткәнегез бардыр инде. Аларда үсмерләр дә акча эшләгән быел. Гомумән алганда 10 меңләп яшь кеше төзелеш өлкәсендә үзен сынап караган.

Тик башка төр оешмалар үсмерләрне эшкә алырга атлыгып тормый. Ни дисәң дә, бу өстәмә җаваплылык таләп итә. Төзелеш өлкәсен әйтеп тә торасы юк. Анда җәрәхәт алу мөмкинлеге бермә-бер арта бит.

Республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов үсмерләрне һәм яшьләрне эшкә алырга риза булган оешмаларга аерым шартлар тудырырга кирәк дип саный. Аның фикеренчә, үсмерләргә эш урыны биргән фирмаларга салымнар буенча ташламалар ясарга мөмкин.
– Яшьләрнең һөнәри ориентациясе, эшкә урнаштыру – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Университетны тәмамлагач, студентлардан, иң элек: “Нинди тәҗрибәгез бар?” – дип сорыйлар. Без берничә юнәлештә эш алып барабыз: беренчедән, төзелеш отрядлары. Берничә ел дәвамында бу эштә үсмерләр дә катнаша. Үсмерләрне җәйге вакытка эшкә урнаштыру юнәлеше дә бар. Әлбәттә, алар укудан буш вакытта гына эшли ала. Бала үз эше өчен җавап бирми, күбесенчә, әти-әнисе җавап бирә. Шул таләпләрне каплар өчен, эш тәкъдим иткән фирмага ниндидер яңа шартлар, ярдәм тудыру кирәк. Салымнар белән бәйле өстенлекләр һәм дәүләттән субсидия рәвешендә матди ярдәм дә булырга мөмкин, – ди Тимур әфәнде.

Тик министрлык бу өлкәдә әле тиешенчә эшләп бетерә диеп булмый. 190 мең үсмернең 10 меңен эш белән тәэмин итү күлдәге тамчы гына. Эшлисе килгәннәр дә вакытларын бушка уздырырга мәҗбүр.

Үзем язам, үзем уйлыйм. 14 яшьтән эшкә урнашуның мәгънәсе бармы икән? Бер уйлап карасаң, кеше бит гомер буе эшли. Кимендә пенсиягә чыкканчы. Икенче яктан, хезмәт иң яхшы тәрбия чарасы. Эшләп кеше үлми, ләбаса...

Һәр кешегә эш җитә
Биш бала әнисе Рәдифә Ногманова җәй айларында балалары белән берничә ел дәвамында себерке бәйләп саткан.
– Тырышкан кешегә җаен табып, эшләргә була. Үлән чәйләре киптереп тә акча эшлибез. Ике-өч ел элек Иван-чәй җыеп, киптереп саттык. Аның килосы 1 мең сум тора. Ул акчаны эшләр өчен ярты капчык үлән җыясы, әлбәттә. Мәтрүшкә, бөтнек белән дә кушып сатсаң, хәйран гына акча кертергә мөмкин, – ди күп балалы әни. Бу рәвешле акча эшләр өчен әти-әнинең дә тырышлыгы, баланы бераз юнәлтеп җибәрүе кирәктер, мөгаен.

Быел олы малай безнең сүзгә дә карамый, эш табам дип чыгып китте. Анда төртелгән, монда төртелгән, бөтен җирдә үз кешеләрен генә алалар. Мәшгульлек үзәге аша урнашсаң, түләве бик аз чыга дип анда барып та карамады. Ахыр чиктә листовкалар таратырга урнашты. Кичке якта эшләде. Фатир саен йөреп, таратырга кирәк иде. Әмма моның түләвенең очына чыга алмады бу. Ай ярым йөргән өчен 1,5 мең сум акчаны артыннан йөри-йөри генә алды.
 Моның белән ерак бармыйсың, әйдә себерке бәйлә, дим. Барыбыз бергә ким дигәндә 200-300 пар себерке бәйләдек. Бу эштә кем катнашкан, акчаны бөтенебезгә тигез итеп бүлдек. Машина белән алып барган өчен, бензин өчен әтисенә күбрәк түләдек. Мондый система буенча акчаның тәмен белсеннәр дип, махсус эшләдек.

Аннан соң малай төзелешкә шабашкага китте. Көненә 1 мең түләргә вәгъдә иткәннәр. Бу бит инде булачак музыкант. Бармакларым дорфалана дип, бәрәңге эшләгәндә дә “зарлана” иде. Монда түбә дә япканнар, башкасын да эшләгәннәр. 40-45 градус эсседә “рәхәтләнде” бу. Ярар, акчаның тәмен белерсең, эшкә өйрәнерсең дип хуплап кына тордык. Үзе эшләгән акчага үзе киенә башлады. Ул да файда. 30 мең сум тирәсе эшләгәндер. Хәзер аз-азлап музыкаль инструментларда уйнап, кайда – 500, кайда 1-5 мең эшли башлады. Җиңелрәк юл белән дә акча эшләргә булганын да аңлады.

12 яшьлек улыбыз себерке бәйләп сатуның иң отышлы юл икәнен аңлады. Анысы үзенә тигән файданы бик тиз исәпләп, алдан уйлап эшли торганы аның.
Кызым токмачны бик оста җәя. Килосы – 450 сумнан. Сораган кешегә үзем илтеп бирәм. Ул инде ел дәвамында эшли, – ди Рәдифә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading