16+

«Безне кабат оныттылар»

Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге тарихи объектларны төзекләндерү эше белән танышты.

«Безне кабат оныттылар»

Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге тарихи объектларны төзекләндерү эше белән танышты.

Башта Президент Кави Нәҗми урамындагы данлыклы «СОлНЦе» урта белем интернат мәктәбенең 4нче каттагы янкормасын карады. Биредә төзелеш эшләре 2018 елның язында башланган.
– 2013 елда мәктәп ашыгып ачылды. Безгә Кави Нәҗми урамындагы бинаны бирделәр, ләкин ул дәресләр алып бару өчен яраксыз иде һәм безне яптылар. Бу гауга Президентка кадәр барып җитте. 2014 елның 29 маенда ул бу мәсьәләне хәл итәргә кушкан иде. Ләкин акча аз булу сәбәпле, капиталь ремонт эшләре дә озакка сузылды. Татар теле белән бәйле гауга башланганчы, безне кабат оныттылар, – дип сөйли бина проблемасы турында «СолНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков.

2017 елның 29 декабрендә Рөстәм Миңнеханов мәктәп янкормасын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 137 миллион сум акча бүлеп бирергә дигән карарга кул куйган. Проект буенча әлеге янкормада аш бүлмәсе һәм яңа уку кабинетлары булырга тиеш. Янкорма бу елның 31 декабрендә төзелеп бетәргә тиеш. Якын киләчәктә мәктәп спорт залы булдыру мәсьәләсен хәл итәчәкләр.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән Казан университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцина лицей бинасын зурайту проектын тәкъдим итте. Хәзерге вакытта лицей нибары 80-100 баланы кабул итә ала икән. Ләкин монда укырга теләүчеләрнең саны 1400гә җитә. Россиянең төп 100 лицее исемлегенә кергән уку йортының киңәясе килү сәбәпләре аңлашыла да. Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына бу тәкъдимне карарга һәм өйрәнергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты – «XVIII гасыр Дворяннар собраниесе кунакханәсе бинасы»нда (Рәхмәтуллин ур., 6/9) да булды. Биредә танылган революционер Николай Бауман туган. Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренчә, кунакханәне торгызу өчен өч ел вакыт бирелгән.
Казансу елгасы буендагы Түбән Елга аръягы дамбасын да карадылар. Хәзерге вакытта монда җәяүлеләр зонасы һәм шәһәр кешеләре өчен ял итү урыннары төзү проекты карала. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу территорияне үзләштерү һәм үстерү буенча комплекслы план эшләнергә тиеш.

Республика җитәкчесенә Бишбалта территориясендә Казан адмиралтиясенең 300 еллыгын бәйрәм итү чараларының планын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов планнарны хуплады, Кече Мәскәү урамындагы янгын каланчасын реконструкцияләү эшен башларга кушты.

Фото: president.tatarstan.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading