16+

Рөстәм Миңнеханов: "Безнең көч – бердәмлектә!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, элеккеге еллардагы кебек үк, республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламадан аңлашылганча, республиканың алдагы елдагы сәясәте халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов: "Безнең көч – бердәмлектә!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, элеккеге еллардагы кебек үк, республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламадан аңлашылганча, республиканың алдагы елдагы сәясәте халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк.

"Элеккечә безнең төп максат— тормыш сыйфатын яхшырту. Бу – яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру, гражданнарның реаль керемнәре үсеше, торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм белем алу мөмкинлеге, уңайлы экологик хәл”, - диде ул.

Сакларга өйрәник!

Республикабыз күзгә күренеп үзгәрә. Инде авыл-район җирлекләрендә дә җәмәгать урыннары матурая, парклар, скверлар барлыкка килә. Ашарга ипие булмаган халык су буенда эскәмиядә табигать белән хозурлану турында уйлый алмый, билгеле. Шуңа да мондый урыннар барлыкка килү төбәкнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтә торган билгеләрнең берсе икәнен искәртми булмый.

"Җәмәгать урыннарында чисталык, тәртип саклау – муниципалитетларның турыдан-туры бурычы икәнен тагын бер кат искәртеп узам. Бу өлкәдә кайбер районнарның эшендә кимчелекләр булуы турында әйтеп киткән идек инде. Болар – Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары. Район җитәкчеләреннән, шулай ук халыкның үзеннән яңа төзелгән, уңайлы ял итү урыннарына сакчыл мөнәсәбәттә булуларын көтәбез.", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Төбәк лидеры республикада булган проблемаларга да күз йоммый. Юлламада шул хакта да сүз булды.

"Сүз дә юк, хәл ителәсе бурычлар байтак әле. Торак-коммуналь хуҗалык тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсе, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспортының эше, юлларның сыйфаты, зур шәһәрләрдә юлларны, җәяүлеләр өчен сукмакларны кардан чистарту, яңгыр, кар суларын агызу җайланмаларының тиешенчә эшләве, үсештәге шәһәр һәм шәһәр яны поселокларының инфраструктура белән тәэмин ителеше, чүп чыгаруның вакытында һәм тиешенчә башкарылмавы, халыкка медицина хезмәте күрсәтү эшенә шикаятьләр һәм башка шундый мәсьәләләр халыкны аеруча борчый. Эштәге кимчелекләрне, мөмкин булган барлык чараларны күреп, тиз арада хәл итү – хакимият органнарының бурычы", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Мәгариф

Киләсе елны Президент Цифрлаштыру елы дип игълан итте. Бу эш, беренче булып, мәгариф өлкәсеннән башланачак.

“Заманча уку-укыту контентыннан һәм технологияләреннән файдалануда мөмкинлекләрне арттыру максатында республиканың барлык мәктәпләрендә Интернет кертелде. Уку йортларын Wi-Fi га тоташтыру киләсе баскыч булачак.

Укучылар кибер-киңлекләрне үзләштерүдә хәтәр хәлләргә юлыкмаслык, алдакчы затларның «кармагына» капмаслык, кибер-буллингка бирешмәслек, мәгълүматларның яшеренлеге ни икәнен аңларлык булсын. Бу өлкәдә шулай ук укытучыларның, ата-аналарның да белемен арттырырга, аларны балага Интернетта янаган куркынычны күреп һәм аңлап алырга, бик тиз чара күрергә өйрәтергә кирәк", - дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

“Мәгариф системасындагы кыенлыкларның тагын берсе – кадрлар җитешмәү. Ел саен югары уку йортларын тәмамлап чыгучы 4 мең яшь белгечнең нибары өчтән бере генә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә эшкә килә. Соңгы 3 ел эчендә генә дә, өч ел да эшләмичә, 600 яшь укытучы мәгариф системасыннан китте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итү һәм яшь белгечләрнең мәктәпләрдә эшкә калуы мәсьәләләрен контрольгә алуны йөклим".

Президент мәгариф учреждениеләрендә террорчылыктан саклану чараларын булдыру, үсмерләр һәм балалар өчен психологик ярдәм күрсәтү хезмәтен көчәйтергә кирәклеген дә искәртте.

Медицина

Президент пандеми ятемасын да читләтеп үтмәде.

“Кызганыч, пандемия дәвам итә. Бүген дә безгә вирус куркынычы яный. Бу шартларда күмәк иммунитет булдыру гаять мөһим, ә аңа бары тик вакцинацияләү аша гына ирешеп була. Бу – пандемиягә каршы көрәшүнең бердәнбер юлы. Моны халкының күпчелеге прививка ясаткан башка илләрдәге вазгыять раслый. Актаныш, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнары медицина хезмәткәрләренең һәм район җитәкчелегенең бу эшкә җаваплы каравын билгеләп китәргә телим. Монда олы яшьтәге кешеләрнең 60 проценты вакцина ясатты. Вакцинацияләү буенча иң түбән күрсәткечләр – Буа, Питрәч һәм Кукмара районнарында", - дип шелтә белдерде Рөстәм Миңнеханов сәламәтлегенә салкын караучыларга.

"Казан «Санитар калкан» федераль проекты гамәлгә ашырылачак 9 зур шәһәр исемлегенә кертелде: бездә ПЦР-үзәкләр ачылачак, чик аша уздыру пунктлары – «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында санитар күзәтчелек көчәйтеләчәк. Бик аз вакыт эчендә бар эшләрне башкарырга һәм йогышлы куркыныч чирләр һәм вирусларның таралуын туктатырга кирәк".

Спорт

Киләсе елда Татарстанда 50 спорт бәйгесе, шул исәптән 15 халыкара ярыш үткәреләчәк. “Без аларны иң югары дәрәҗәдә оештырырга бурычлы. Шулай ук республикада зур спорт ярышларын уздыруга гаризалар бирү кампаниясен дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Президент.

Мәдәният

Президент Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасының кемнәргә тапшырылачагы хакында да хәбәр итте.

“Мәдәният тармагы инфраструктурасын киләчәктә дә камилләштерү өлкәсендә, хәзерге бинасын яшьләргә тапшырып, заманча яңа татар театрын төзү һәм шулай ук киләчәктә, уйлавымча, популяр җәмәгать мәйданчыгына әйләнәчәк тиңдәшсез архитектура истәлеге – Ушкова йортын реставрацияләү һәм кайбер башка күренекле объектларны төзекләндерү бурычы тора. Тулаем алганда, мәдәният учреждениеләре эшчәнлегендә иҗат берлекләренең мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк", - дигән йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Экология

“Барлык предприятиеләр җитәкчеләренә һавага һәм сулыкларга зыян китерүне булдырмау өчен калдыкларны эшкәртүнең алдынгы технологияләрен файдалануга кертү кирәклеген искәртәм.Хокук саклау һәм күзәтчелек органнарының бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алуларын сорыйм". Монда сүзләр артык шикелле.

Сәнәгать

Иң зур бурычлар сәнәгать өлкәсенә карагандыр, мөгаен. Чөнки бу өлкәдә уңышлар белән бергә, артта калу да сизелә. Шуңа да Президент һәр җитешсезлеккә аерым басым ясады.

“Беренчесе – нәтиҗәлелекне арттыру. Бу – шул исәптән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инновацияләр кертү, җитештерүне цифрлаштыру.  Әлеге мәсьәләләр күптән түгел булып узган Kazan Digital Week форумында бик җентекләп каралды. Тикшеренү йомгаклары буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: безнең предприятиеләрнең цифрлы нигездә эшләүгә күчү индексы биш баллы шкалада 2,7 баллны тәшкил итә, һәр дүртенче предприятиедә генә технологик инновацияләр кулланышка кертелә.

Икенчесе – экспортны арттыру. Беренче чиратта, химия, машина төзү тармакларының югары сыйфатлы эшкәртү сәнәгате продукциясен сатуны арттырырга кирәк. Хәләл-индустрия шулай ук зур мөмкинлекләргә ия.

Өченчесе – импортны алмаштыру. Бүгенге көндә импортның өчтән бер өлешен машина төзү тармагы продукциясе тәшкил итә. Бу өлкәгә нәкъ менә безнең машина төзү предприятиеләр күпләп инвестицияләр кертергә тиеш.

Дүртенчесе – сәнәгать куркынычсызлыгы. Соңгы елларда Татарстанның сәнәгать объектларында җәмәгатьчелектә көчле яңгыраш алган берничә вакыйга булды. Алар өчен оешма җитәкчеләре шәхсән җаваплы.

Бишенчесе – кадрлар белән тәэмин ителү. Әлеге мәсьәлә хәзергә республиканың бик күп компанияләрендә җитди борчылу тудыра.", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы

Хәзерге вакытта Татарстанда «хәләл» продукция җитештерүче 100 дән артык компания бар. Шуның 20се – экспортка эшли. Рөстәм Миңнеханов хәләл индустриясен үстерү, хәләл продукция экспортын киңәйтү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

"Дәүләт ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә соңгы елларда кече хуҗалык формаларының дәрәҗәсе бик нык үсте. Без, һичшиксез, әлеге эшне дәвам иттерәчәкбез.

Авыл хуҗалыгында куллану кооперативларын үстерү шулай ук актуаль бурычларның берсе булып кала. Кама Тамагы, Лаеш һәм Алабуга районнарында авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләүне оештыруда җитешсезлекләр бар. Чимал эшкәртү, продуктларны җитештерүчедән кулланучыга җиткерү өчен районнар арасында кооперацияне җайга салу эшен дәвам итәргә кирәк".

“Адым-адым – юл булыр, тамчы-тамчы – күл булыр», – ди халкыбыз. Нәкъ шулай, бары тик алга атлап, без бөтен планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Иң мөһиме – бу юлдан бергәләп барырга, үзгәрешләрдән курыкмаска! Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!", - дип чыгышын тәмамлады Президент.

 

Фото: ТР Президентының рәсми сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading