16+

Безне ничек алдыйлар?

Барыбер җиңдек, иптәшләр! 31 декабрь – ял көне! Димәк, иркенләп камырларыгызны җәеп, токмачларыгыз­ны кисеп, пилмәннәрегезне бөгеп, ирләрегезне, балаларыгызны эт итеп сүгеп, көне буе мәш килер өчен туп-тулы бер көн барлыкка килде, Аллаһ боерса!

Барыбер җиңдек, иптәшләр! 31 декабрь – ял көне! Димәк, иркенләп камырларыгызны җәеп, токмачларыгыз­ны кисеп, пилмәннәрегезне бөгеп, ирләрегезне, балаларыгызны эт итеп сүгеп, көне буе мәш килер өчен туп-тулы бер көн барлыкка килде, Аллаһ боерса!

Ничек инде,  1 гыйнвар төне якынлаша, ә пилмәннәр бөгелмәгән, балалар юылмаган, бокаллар сөртелмәгән...

Бездә бит хәзер демократия, ә демократияле илдә бөтен нәрсә дә ярый, һәрнәрсәне халык хәл итә. Бездә дә шулай. Телисеңме хөррият берәр пот – тот! Телисеңме 31 декабрьдә ял – ал! Рәхәтен күр! Ләкин бер шимбәне эштә үткәрәсең була. Ньютон бабай, башына алма төшкәч, әйткән ди бит: бер җирдә бер әйбер бар булса, икенче җирдә шул ук әйбер юкка чыга, имеш. Гади тел белән аңлатканда, кемнеңдер кесәсендә бар булса, синең кесәңнән шул бер әйбердән җил исә. Ә кемнекенәдер галәмәт күп булып ишелеп төшсә, халыкныкы шыр ялан булып кала. Ниш­лисең бит, түзәбез.

Иң мөһиме, 31е ял бирсеннәр!

Акча дигәннән, кибетләрдә бүген бәйрәм алды мәхшәре. Халык, «пачкалап» акча туздыра! Ел буена кибет почмагында тузан җыеп яткан тауарларга башта ат бәясе куеп, аннары сыер бәясенә төшереп саталар. -40%, -70%, -90%! Халык, сөенеченнән чыелдый-чыелдый, әйбер җыя!.. Җыясыздыр бит?

Кибет тулы салат, ботыңны күтәр дә ят

Күпләр Яңа елны «салат бәйрәме» дип атый. Ел буена кулына суган да тотмаган хуҗабикәләр тырыша-тырыша чиләкләп салат ясый. Хәер, салатларны кибеттән генә сатып алучылар да шактый. Югыйсә, ник маникюр бозарга? Әнә бит «кайгыртучан» кибетләр үз киштәләренә корейскиен, цезарен, мимозасын, оливьесын чыгарып өеп куйганнар!
Ә хәзер туктагыз да күзегезне ачыгыз. «Кайгыртучан» кибет хуҗасы, чыннан да, синең бәйрәм өстәлеңне кайгырта микән соң? Салатка турап салынган краб таяк­чыклары, колбаса, йомырка, балык, майонез... Миңа пышылдауларына караганда, мондый салатларны, гадәттә, срогы чыгарга бер-ике көн калган ингредиентлардан ясыйлар. Дөрес, нигә акчаны сасытып түгәргә, ашыйлар бит...

Ашамый гына торсыннар әле!

Кызлар, салатларыгызны, иң яхшысы, өйдә ясагыз. Инде өйдә бәрәңгегә пычак үтмәсә, бәйрәм мизгелләрен тәрәзәсез бүлмәдә каршыларга туры килмәсен дисәгез, кибеттәге салатларның яраклылык срокларын игътибар белән тикшереп алыгыз. Хәер, имеш-мимешләргә караганда, күп кибетләрдә, борын белән генә иснәп карап, товарларны вакыт машинасы аша уздыручы белгечләр барлыгы да билгеле...

Колбасага кем ит куша инде?

Яхшы. Сроклары яраклы да булсын, ди. Шул ук колбасаны алыйк. «Кәкүй кесә – тәкүй кәлбәсә», – дияр иде минем керәшен әбием... Кибеттәге колбасаның 80-90 проценты арзанлы колбасалар рәтенә керә, чөнки сатып алучының кесәсе шундыйрак.
Югыйсә, ничек инде колбаса хәтле колбаса (ну, татарча «казылык» – хәтерлисездер) иттән дә арзан торсын ди? Әлбәттә, кибетнең сатып алучыга тагын бер «изгелеге» дип уйларсыз, бәлки? Иреннәрегезне карандашка чорнагыз, MedikForum (МэдикФорум) белгечләре ачыклаганча, «механик юл белән егылган мал» итеннән ясалган колбасага, гадәттә, сөяк, сеңер, тире, колак, койрык­тан башка әйбер сирәк салалар, ди. Алдыйм. Салалар. Соя оны, куерткычлар, төс-тәм керткечләр һәм Менделеев таблицасының башка элементларын. Белгечләр ассызыклавынча, мондый колбасалар Россиядәге иң зыянлы ашамлыкларның беренче өчлегенә керә. Зыянлы өчлектә тагын ярымфабрикатлар. Аларында да шул ук соя, итнең эмульсиясе, консервантлар, крахмал, ис һәм тәм көчәйт­кечләр һәм башкалар. Тагын бер зәһәрле продукт – балалар өчен сатыла торган чәйнәлгеч мармелад. Анда да химия.

МэдикФорум белгечләре шулай ук кибеттән маринадланган гөмбә алмаска киңәш итәләр, имеш, алган очракта, сез шылт итеп ачылган банкадан гөмбә белән беррәттән кашыклап-кашыклап уксус эчәргә мәҗбүр булачаксыз. Ә уксус эчүнең файда китермәгәнен беләсездер, шәт.

Хәер, шул ук белә торган белгечләр, составына тиз пешергеч L-цистеин атлы матдә салу мәслихәтенә була, хәтта ипине дә кибеттән алмаска киңәш итәләр. Ә L-цистеин, гадәттә, кеше чәченнән, кош-корт йоныннан яисә сыер мөгезеннән ясала.
Менә шушындыйрак өчпочмак, җәмәгать.
Дөнья – базар, Тукай әйтмешли...

Сезнең Әмир Исламов

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading