16+

«Безнең пилмәннәрне кәстрүлгә салып, 7 минут пешерәсе генә кала»

Казан үзәгендә хәләл стандартларына туры килгән ярымфабрикатлар җитештерә торган предприятие эшләп килә. Аның хуҗасы Миндус Глухов, тумышы белән Чувашия ягыннан, биш ел элек әлеге бизнеска керешкән булган.

«Безнең пилмәннәрне кәстрүлгә салып, 7 минут пешерәсе генә кала»

Казан үзәгендә хәләл стандартларына туры килгән ярымфабрикатлар җитештерә торган предприятие эшләп килә. Аның хуҗасы Миндус Глухов, тумышы белән Чувашия ягыннан, биш ел элек әлеге бизнеска керешкән булган.

Аның белән очрашкач, иң элек эше түгел, ә исеме турында сораштым. Кызык мәгънәле бит. Баксаң, бабасының Миндус исемле бик таза мәһабәт гәүдәле дусты булган. Оныгының да шундый таза-сау, көчле кеше булып үсүен теләгән икән.

Кечкенә генә 10 квадрат метр мәйданда башланган бизнесы бүген тулы көченә эшли аның: 20 төрле ярымфабрикат җитештерелә – пилмән, самса, кәтлитләр, наггетслар, хинкали, манты, бәлешләр, өлеш, коймаклар һәм башкалар бар. Продукцияне өйгә китереп бирү дә каралган. Хәзер бөтен җирдә онлайн рәвештә эшләү күздә тотыла бит, ди Миндус үзе. Шулай ук Казанда – ике, ә Яшел Үзәндә бер фирма кибете дә бар, тагын ике партнеры белән эшли, анда да сатыла. Халык яратып ала, күрәсең: предприятие аена 5 тоннага якын ярымфабрикат җитештерә, складларының тулы торганы юк, бетеп тора икән.

Миндус үзенең эшчәнлеге белән таныштырып чыкты. Бинасы ике өлешкә бүленгән, берсендә бары тик пилмән генә ясыйлар, чөнки оешма нәкъ менә әлеге продукциягә игътибар юнәлтә, икенчесендә исә калган 19 төрен җитештерәләр. Аларны “шоклы туңдыру” технологиясе белән катыралар. Әлеге җиһаз бер-ике сәгать эчендә 30-40 килограмм товарны кирәкле халәткә җиткерә.

Миндус сүзләренчә, продукция никадәр тизрәк каткан саен үзлекләрен, файдалы элементларын яхшырак саклый икән. Шуңа күрә дә Яңа елга дигән пилмәннәрегезне яртышар көн туңдырмагыз, диясе килә. Әлеге җиһазда кирәкле халәткә җиткерелгән продукциянең куллану вакыты 1 елга кадәр икән, әмма монда аны ярты елдан арттырмыйлар.

– Сез итне каян аласыз? – дип сорыйм Миндустан.
– Чуашстанның Шыгырдан авылыннан ике кешедән, – ди эшмәкәр җавапка. – Алар безгә әзерләп китерә, предприятиедә иттарткычтан гына чыгарабыз, чөнки монда эшкәртеп йөрерлек мөмкинлекләр юк. Уңайлы да бит, фарш ясыйсың да, ярымфабрикатны эшләп тә куясың.

Җитештерү процессы белән таныша торгач, камыр җәя торган җиһазга юлыктым. Пилмән ясаучы хезмәткәрләр эшләрендә нәкъ менә шуны куллана икән. Вәт менә хатын-кызларга шәп нәрсә, дип уйлап кына куйган идем, Миндус аның нигә кирәклеген аңлатты. Баксаң, камырны кул белән басканда ул төрле калынлыкта килеп чыгарга мөмкин, ә пилмәннең тышлыгы берүк булырга тиеш, шуңа күрә дә монда эшне әлеге аппарат ярдәмендә башкаралар. Әйтеп узарга кирәктер, предприятиедә 12 кеше эшли.

20 төрле ярымфабрикатның һәрберсе диярлек берничә вариантта чыга башлаган. Моны мин складка күз салып та аңладым. Нинди генә продукция юк анда!
– Халык ни өчен ярымфабрикатларга кызыга башлады соң, ялкаулык галәмәтеме бу? – дим аптырап.
– Хикмәт ялкаулыкта түгел, бүген кеше өчен иң кыйммәтле әйбер – вакыт. Әйтик, пилмәнне пешерү өчен аның камырын, итен алырга, аларны эшкәртергә, ясарга, катырырга кирәк, ә монда бөтен нәрсә эшләнгән, кәстрүлгә салып, 7 минут пешерәсе генә кала. Без кешенең әлеге проблемасын хәл итәргә ярдәм итәбез дисәң дә була.

Алга таба әлеге юнәлеш үсеш кенә кичерәчәк, дип уйлый Миндус Глухов. Ни дисәң дә, хәзер интернет заманасы, пилмән белән кәтлитне дә телефон аша заказ биреп, өенә кайтартырга була. Шундый ярымфабрикатлар булганда вакыт әрәм итеп, камыр бөгәсе дә юк.

Рәсим Хаҗиев.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading