16+

Безнең заман герое Риф Әхмәтҗанов: «Минем өчен иң кадерлесе – авылдашларының рәхмәте, башкаларга ярдәм итүдән рәхәтлек алу»

Риф Әхмәтҗановны Зәйдә белмәгән кеше юк. Ярдәмчел, кайгыртучан, һәрчак шат күңелле, ачык, карашы, сүзе белән җанны җылыта, диләр аның турында. Халык арасында тагын бер исеме бар әле – Зәй герое дип йөртәләр аны, чын мәгънәсендә безнең заман герое шул ул.

Безнең заман герое Риф Әхмәтҗанов: «Минем өчен иң кадерлесе – авылдашларының рәхмәте, башкаларга ярдәм итүдән рәхәтлек алу»

Риф Әхмәтҗановны Зәйдә белмәгән кеше юк. Ярдәмчел, кайгыртучан, һәрчак шат күңелле, ачык, карашы, сүзе белән җанны җылыта, диләр аның турында. Халык арасында тагын бер исеме бар әле – Зәй герое дип йөртәләр аны, чын мәгънәсендә безнең заман герое шул ул.

Риф ага белән аның балачак, яшьлек еллары турында сөйләшәбез. Мәктәп, хәрби хезмәт, Зәй машина төзү техникумы – тормыш юлы башкаларныкыннан әллә ни аерылмый кебек. Озак еллар әңгәмәдәшем янгын куркынычсызлыгы сагында тора, ДОСААФта укучыларны машина йөртергә өйрәтә, инструктор булып эшли. Ә менә тормышка мөнәсәбәте, һәр нәрсәне күңеле аша үткәреп, башкаларга ярдәм итәргә алынуы аны олы йөрәкле итә.
Кечкенәдән яраткан шөгыле – аучылык. Ул туган ягының табигатен гел кайгырта, хайваннарны аулаудан бигрәк, аның өчен төрле кыргый җәнлекләрнең җитәрлек санда сакланып калуы мөһим.

– Сирәк очрый торган кыргый җәнлекләрне кешеләр читлектә күрергә тиеш түгел, аларны иректә, табигатьтә күзәтү мөмкинлеге булсын иде, – ди ул.
Хыялларын тормышка ашырыр өчен, ул «Карамалы» аучылык хуҗалыгын төзи. Риф аганың бу шәхси аучылык хуҗалыгы Татарстанда беренче, башкаларга үрнәк булып тора. «Урман эчендә урнашкан үзәккә килеп керүгә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең», – диләр монда булган кешеләр. Кыргый җәнлекләргә үрчү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә болан, кыр кәҗәсе, кабан, селәүсеннәрне дә күрергә мөмкин.

2010 елдан бирле Риф ага физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен максатчан программаны тормышка ашыруда ярдәм итә. Ул үзенең «Карамалы» аучылык хуҗалыгында инвалид балаларны җыеп, аларга тернәкләнү курслары оештыра. Үзе дә инвалид булгач, физик мөмкинлекләре чикле балаларның хәлен яхшы аңлый Риф ага. «Беркем дә җәмгыятьтән аерылып, үз эченә бикләнергә тиеш түгел. Балаларга шатлык өстәү минем күңелне күтәрә», – ди үзе. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина: «Менә инде сигез елдан бирле Риф ага белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Ел саен ул үзенең аучылык хуҗалыгында физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен чаралар уздырырга тәкъдим итә. Бик кешелекле, хезмәт сөючән Риф ага күпләргә үрнәк», – ди.

Биредә ял иткән балалар, аларның әти-әниләре дә бик канәгать. Балаларны волонтерлар йөртә, алар белән табиблар шөгыльләнә, сабыйлары куяннарны, аккошларны күзәткәндә, көймәдә йөзгәндә, квадрациклларда йөргәндә, әниләре табигать кочагында хозурлана. Чыбыклы авылыннан Әлфия Хөснетдинованың улы белән беренче генә тапкыр тернәкләнү узуы түгел. «Табигатьтә аралашу бөтенләй башка, бала да үзен яхшырак хис итә, активлаша», – ди Әлфия ханым. Улы белән аучылык хуҗалыгында булган Гөлшат Әһлиуллина да Зәйнең бу олы йөрәкле кешесенә рәхмәтле. Табигатьтә бар борчу-мәшәкатьләр онытыла, тән генә түгел, җан да ял итә, ди. Инвалид балалар өчен максатчан программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле, «Карамалы» аучылык хуҗалыгында 400 гаилә тернәкләнү узган.

Моннан тыш Риф Әхмәтҗанов «Социаль кафе» муниципаль программасына теләктәшлек күрсәтә. Аның ярдәмендә авыр хәлдәге, аз керемле гаиләдәге 25 бала «Социаль кафе»да бушлай туклана. Шулай ук ялгыз пенсионерлар, инвалидлар көненә бер тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Аларга елына ике тапкыр азык-төлек бирелә. Зәй шәһәрендә Риф аганың чәчәк сату нокталарыннан да кеше өзелми. Әнә шулай Әхмәтҗановлар гаиләсе башкаларга матурлык өләшә.

Риф Әхмәтҗанов хатыны өчен ышанычлы терәк, өч баласына хөрмәткә лаек әти, ике оныгы өчен яраткан дәү әти. Зәйдә хәйрияче буларак та беләләр аны. Ул республика бәйгеләрендә катнашып, «Ел хәйриячесе», «Олы йөрәкле кеше» исемнәренә лаек булган. Авыл җирлеге депутаты буларак, шактый кешегә ярдәм кулы сузган. Риф ага өчен иң кадерлесе – авылдашларының рәхмәте, башкаларга ярдәм итүдән рәхәтлек алу.

Зәй районы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading